Олег Фазылҗанов студент еллары турында: «Театр колледжына «100 процент укырга алачаклар» дип килдем»
Татарстанның халык артисты Олег Фазылҗанов белән интеврьюдан өзек.
— Театр колледжына укырга кергән чакларыгызны да искә алыйк әле.
— Театр колледжына: «Мине 100 процент укырга алачаклар», — дигән фикер белән килдем. Керә алмасам, хирург булам дип уйладым. Дөрес, абыйның зур шәһәргә җибәрәсе килмәде: «Шәһәр бандитларына эләксә, юк була», — дигән иде. Әни дә минем белән ияреп йөри алмый иде, шуңа колледжга укырга керергә бер үзем бардым. Колледжның адресын гына белә идем. Авылдан автобуска утырып, аны тапканчы шактый вакыт узды. Мин килеп җиткәндә инде имтиханнар тапшырып бетергән булганнар. Остазлар бүлмәдән чыгып килгән мәлгә туры килдем. Ярый әле тыңлап карарга ризалаштылар. Колледжга килгәндә буем да кечкенә иде, шуңа сәхнә теле укытучым алырга да теләмәде. Кереш имтиханында исерекләр турында шигырь сөйләдем. Бүлмәдән чыгып киткәндә Марсель абый Сәлимҗановның: «Бу малайны алабыз», — дигәнен ишетеп калдым. Марсель Хәкимович миндә актерлык сәләтен тоеп алган, күрәсең. 1 курстан ук Камал театрында рольләр уйнадым.
— Шулай да укып бетергәч тә, Камал театрына эшкә урнашмагансыз. Ни өчен?
— Уку дәверендә Камал театрында спектакльләрдә уйнагач, үземне бер аягым белән Камал театрында дип уйлаган идем. Әмма миңа анда чакыру килмәде. Өстемә кайнар су сипкән шикелле булды. «Бернинди театрга да бармыйм, авылга кайтып мәдәният йортында эшли башлыйм», — дип карар кылдым. Театрга бармагач, диплом бирмибез дигәннәр иде. Ә мин: «Авылда эшләр өчен диплом кирәкми», — дип дуамаллап чыгып киттем. Шул вакытта ук бик үзсүзле, турысын әйтә торган, бунтарь идем. Минзәлә, Әлмәт театрлары да үзләренә эшкә чакырдылар. Ә ул вакытта Казаннан бер дә китәсе килмәгән иде. Шулай да Рөстәм абый Абдуллаев мине Әлмәт театрына үгетләде, ризалаштым. Килеп төштем, ә ул вакытта Әлмәт шәһәр түгел, бер авыл кебек кенә иде. Дөресен әйтәм, сагынуыма түзә алмадым, күңел биреп эшләмәдем, шуңа үз районыма кайтып киттем. Армия яшем дә җиткән иде, шуңа хәрби хезмәткә барырга уйладым. Армиягә бару шундый шатлыклы хәбәр бит. Безнең заманда хезмәт итмәгән кеше — егет түгел иде. Шөкер, исән-сау гына хезмәт итеп кайттым. Шуннан соң Тинчурин театрына эшкә урнашасы идем инде, әни җибәрмәде. «Безне ташлап китәсең, бүтәннәр авылда кала бит. Сиңа нәрсә җитми?» — дип елады, мәрхүм. Аның күз яшьләренә түзә алмадым, бер ел авыл мәдәният йортында эшләдем. Бөтен шартларны тудырдылар, ә минем күңел һаман каядыр ашкына: «Шуның өчен укыдыммы мин?» — дип уйлана идем. Берсендә көзге янында гармун тартып, җырлап утырганда әни: «Китсәң, кит инде», — диде. Ул вакытта Түбән Кама театры ачылырга тора иде, группадашым Рөстәм Галиев театрга труппа җыеп йөргән чагы. Мине искә төшереп, Казанга барган юлыннан кунакка керде, мине театрда эшләргә чакырды. Түбән Кама театрына эшкә килгәч декорацияләр дә урнаштырдык, өстәмә эшләр дә алдык, акча җитми иде. Безнең заманга бик күп үзгәрешләр туры килде. Бәлки, шуңа да без чыныгып, сыналып үскәнбездер. Җиңел булмады, әмма тормышның матур якларын күрергә тырышып яшәдек. Түбән Кама театрында һәр спектакльдә диярлек төп рольләрдә идем. Җир җимертеп, күңел биреп эшләдек. Белмим, язмыштыр инде ул. Көллияттә укыган чакта да, Чаллы, Түбән Кама якларына баручы автобусларны күргәч, йөрәк «жу» итә иде. Ә инде Камал театрына эләкмәгәч: «Бер кайтырмын әле монда», — дип карап китә идем.
Камал театрына эшкә Фәрит Бикчәнтәев чакырды. Без ул вакытта Казанда гастрольләрдә идек. Театрга очрашуга чакырдылар. Фәрит Рифкатович бер пьеса бирде, шуны укып чыгарга кушты. Икенче көнне: «Ошадымы? Бу әсәрдә кайсы рольне уйнар идең», — ди. «Шәп әсәр. Бөтен рольләре дә әйбәт», — дим. «Шул рольне бирсәм, уйный аласыңмы?», — ди режиссер. Гомер буе театрда эшләгәч, ике дә уйламыйча «уйный алам», — дидем. Килеп уйнарга гына чакыралардыр дигән фикердә идем. Ә Фәрит Рифкатович: «Юк, без сине Камалга алабыз», — диде. Бу Зөлфәт Хәкимнең «Телсез күке» спектакле иде. Беренче җавабым, «юк» булды, чөнки Түбән Кама театрын ташлап китеп, аларны авыр хәлдә калдыра алмадым. Шуңа спектальләргә башка актерларны кертеп, эшне җайга салыр өчен бер ел вакыт бирделәр. Мин Фәрит Рифкатовичка бик рәхмәтле. «Телсез күке» спектакле белән күке Зарифы булып танылдым. Әлбәттә, яңа коллективка килгәндә күңелдә шом булды бераз. Чөнки Туфан ага Миңнуллин да: «Бүреләр янына киләсең», — дип кисәтте. Дөрес, кыен мизгелләр булды, әмма ул озакка сузылмады. Менә 20 елдан артык Камал театрында инде, гомер бер мизгел кебек үтте дә китте. Татарстанның әйдәп баручы театрында эшләвем белән горурланам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев