Туганайлар

Татарстан

16+
Интервью

Олег Фазылҗанов: «Бармакларымны өздерер алдыннан гына бер сәер төш күрдем»

Татарстанның халык артисты Олег Фазылҗановны күпләр белә. Аның «Шәһри Казан» газетасына биргән интервьюсын сезгә дә тәкъдим итәбез.

— Олег дәдәй, кызыклы гына кушаматларыгыз бар диләр. Алар турында сөйләп үтегез әле.
— Минем кушаматлар күп инде. Театрда бер төрле, авылда бер төрле. Мәктәптә укыганда авылда бердәнбер татар фамилияле кеше булгач, әтинең исеме белән Фаррух дип йөртәләр иде. Әниләр ягыннан кушаматның тарихы бераз аянычлы. Бабакаебыз арба астында калган булган, шунда эчендә нәрсәдер өзелгәндер инде. Шул сәбәпле бабай астына җибәргәләгән. Авыл кешесе ачы телле бит, аңа «тычкак» дип әйтә башлаганнар. Абый мәрхүмгә күбрәк әйтәләр иде бу кушаматны. Тычкак Иваны диләр иде аңа. Миңа алай әйтмәделәр. Аннан «каз ашады» кушаматы ябышты. Безнең авылда яңа елда бал-маскарад оештыралар иде. Анда гел шигырь конкурсы үткәрделәр. Укытучым Шәүкәт Галиевның «Каз ашады башымны» шигырен ятларга биргәннәр иде. Анда 24 куплет. Ә мин шигырьләрне бик авыр өйрәнәм, әмма аларның һәрберсен әле дә хәтерлим. Укытучым: «Бу шигырьне беркайда да сөйләмә», — дигән иде. Җыр укытучысы ничектер ул шигырьне мәктәптә сөйләттерде. Бөтен халык егыла-егыла көлде. Менә шуннан «каз ашады» булдым инде. Артист булып китүнең сәбәбе дә шушы шигырьләр. Ел саен яңа ел киченә шаян шигырьләр ятлый идем. Бернинди курку да, оялып тору да булмады. Сәхнәдә үземне бик иркен хис иттем. 

— Сез әтисез үскәнсез. Аңа ачу калмадымы?
— Миңа 6 яшь булганда әти гаиләдән китте. Янәдән гаилә корды. Мин берсен дә гаепләмим, шулай булырга тиештер. Әни әтидән 20 яшькә өлкәнрәк иде. Әни бик чибәр булган, әле мине тапканда да курчак кебек чагы. Мин бик шук бала булып үстем. Берсендә күрше малай белән сугышып, елап, өйгә кайтып килә идем. Әти: «Җиңәрлек булмагач, ник сугышасың?» — дип әйтте. Әгәр сугышасың икән, димәк җиңәргә кирәк. Аның белән бәйле күңелдә иң нык уелып калган хатирәм шушыдыр. Әти күптән вафат инде, 46 яшендә үлде. Ул электрик иде, үлеме дә һөнәре белән бәйле. Әти багана башында калды... Урыны оҗмахта булсын инде. Әтинең кызлары, сеңелләрем Кариев театрында эшлиләр, туганнар белән бик матур йөрешеп яшибез. 

— Әниегезгә бер үзенә генә тормыш арбасын тарту кыен булгандыр?
— Әнинең язмышы кечкенәдән үк җиңелләрдән булмаган. Ул бик чибәр, моңлы тавышлы иде. Кайсы гына җиргә барса да, аны гел җырлата торган булганнар. Чибәрлекнең дә бер начар ягы бар: «Мине яратып йөргән кешеләргә исем китмәде», — дип әйтә иде әни. Гомумән, әни һәм әбинең язмышлары бик охшаган, икесенә бер язмыш диярлек. Икесенә дә ирдән аерылырга туры килә. Әнинең башына төшкән сынауларны сөйли башласаң, бер китап та аз булыр. Үзе үлгәнче ике баласын җирләде, гомер буе авыру апасын карады. Әле сеңлесе 9 айда баласын калдырып та китә. Ул бала коклюш (бума ютәл) белән авырган була, ә әнинең сеңлесен эш буенча чакырып алалар. Ул: «Бала юлда үлсә, нишләрмен? Яз көне кайтып алырмын» — дип баланы әнигә калдыра. Юк заманнар бит, әни бөтен авыл буйлап, баланың ашатырга сөт эзләп йөргән. Инде җылытырга сөте булмагач, әни үз имиен каптырган. Шул мәлне күкрәгенә сөт төшкән. Бер могҗиза, Аллаһының кодрәте! Бу бала — Иван абыем инде. Мин аны бертуган абыем дип уйлап үстем.

— Әниегез дә вафат дип беләм. Соңгы көннәрендә янәшәсендә була алдыгызмы?
— Әни гомеренең соңгы 3 елын минем белән яшәде. Ул 90 яшькә җитте. Әни үз аягында йөргәндә бирешмәде. Оча-бот буынын сындырып, аяксыз калгач, гел урын өстендә ятты. Башта аны күтәреп ваннага алып кереп юындыра идек. Гел урын өстендә ята башлагач, тиресе тишелде. Аннан ул себер язвасына әйләнде. Әни, җаным бу сызлануларга ничек түзде икән? Коточкыч әйбер бит ул. Әни соңгы көннәренә хәтле үз аңында иде, күзгә карап череде, бәгърем. Мин әнинең яраларын ачып чистарта идем. Андый авыртуга түзәргә... Тимәсәң, бәлки, хәерлерәк тә булыр иде. Әмма 90да булса да, яшәтәсе килә бит. Аннан яралар әнинең бөтен тәненә чыкты. Үлеменә 15 көн кала, ни өчендер аягына бастырырга кушты. Кычкыра, сызлана үзе. Элек шулай аякка бастыргач идәнгә су салдырта иде. Аягын шудыртып: «Менә! Йөри бит», — дип куанды. Ә соңгы тапкыр күтәреп бастыргач аякларын кымшата алмады. Өмете өзелде. Әни биреште, шул көннән авызына бер әйбер дә капмады. 2017 елның мартында әни үлде, шул елның маенда улым да туды. Аллаһка шөкер, әнине үзем озата алдым. Аның истәлегенә төп нигездә йорт салдым. Әни аның турында бик хыялланган иде.

— Бармаксыз калуның тарихы да әни белән бәйлеме?
— Әнинең бер тапкыр да төшемә кергәне булмады. Шул бармакларымны өздерер алдыннан гына бер сәер төш күрдем. Әни, әти, абый, апа — барысы да яңа йорт янында йөриләр. «Ник төшкә керделәр икән?» — дип уйланган идем. Ә алар борчылып кергәннәр шул. Өйне төзеп бетергәннәр иде инде. Веранданы ясарга агач кисә башладым. Циркуляр пычкыны кабызып җибәрдем. Үзеннән-үзе кисеп бара иде, бераз кырыйга киткәч, төзәтеп җибәрергә кирәк дип үрелдем. Бармакларым юк! Кычкырып җибәрдем. Әле аяк та эләккән иде, ярый анысын төзәтеп булды. Әни: «Әбиегез төшкә керсә, начар әйбер була», — дип әйткәне исемдә. Абый үлгәндә дә, әни төштә әбине күргән. Гел юлда йөргәч, әни миңа куркыныч яный дип юраган. Ә бу төш абыйның үлеме турында кисәткән икән. Абый 23 яшендә тычкан лихорадкасыннан вафат булды. 

— Театр колледжына укырга кергән чакларыгызны да искә алыйк әле. 
— Театр колледжына: «Мине 100 процент укырга алачаклар», — дигән фикер белән килдем. Керә алмасам, хирург булам дип уйладым. Дөрес, абыйның зур шәһәргә җибәрәсе килмәде: «Шәһәр бандитларына эләксә, юк була», — дигән иде. Әни дә минем белән ияреп йөри алмый иде, шуңа колледжга укырга керергә бер үзем бардым. Колледжның адресын гына белә идем. Авылдан автобуска утырып, аны тапканчы шактый вакыт узды. Мин килеп җиткәндә инде имтиханнар тапшырып бетергән булганнар. Остазлар бүлмәдән чыгып килгән мәлгә туры килдем. Ярый әле тыңлап карарга ризалаштылар. Колледжга килгәндә буем да кечкенә иде, шуңа сәхнә теле укытучым алырга да теләмәде. Кереш имтиханында исерекләр турында шигырь сөйләдем. Бүлмәдән чыгып киткәндә Марсель абый Сәлимҗановның: «Бу малайны алабыз», — дигәнен ишетеп калдым. Марсель Хәкимович миндә актерлык сәләтен тоеп алган, күрәсең. 1 курстан ук Камал театрында рольләр уйнадым.

— Шулай да укып бетергәч тә, Камал театрына эшкә урнашмагансыз. Ни өчен?
— Уку дәверендә Камал театрында спектакльләрдә уйнагач, үземне бер аягым белән Камал театрында дип уйлаган идем. Әмма миңа анда чакыру килмәде. Өстемә кайнар су сипкән шикелле булды. «Бернинди театрга да бармыйм, авылга кайтып мәдәният йортында эшли башлыйм», — дип карар кылдым. Театрга бармагач, диплом бирмибез дигәннәр иде. Ә мин: «Авылда эшләр өчен диплом кирәкми», — дип дуамаллап чыгып киттем. Шул вакытта ук бик үзсүзле, турысын әйтә торган, бунтарь идем. Минзәлә, Әлмәт театрлары да үзләренә эшкә чакырдылар. Ә ул вакытта Казаннан бер дә китәсе килмәгән иде. Шулай да Рөстәм абый Абдуллаев мине Әлмәт театрына үгетләде, ризалаштым. Килеп төштем, ә ул вакытта Әлмәт шәһәр түгел, бер авыл кебек кенә иде. Дөресен әйтәм, сагынуыма түзә алмадым, күңел биреп эшләмәдем, шуңа үз районыма кайтып киттем. Армия яшем дә җиткән иде, шуңа хәрби хезмәткә барырга уйладым. Армиягә бару шундый шатлыклы хәбәр бит. Безнең заманда хезмәт итмәгән кеше — егет түгел иде. Шөкер, исән-сау гына хезмәт итеп кайттым. Шуннан соң Тинчурин театрына эшкә урнашасы идем инде, әни җибәрмәде. «Безне ташлап китәсең, бүтәннәр авылда кала бит. Сиңа нәрсә җитми?» — дип елады, мәрхүм. Аның күз яшьләренә түзә алмадым, бер ел авыл мәдәният йортында эшләдем. Бөтен шартларны тудырдылар, ә минем күңел һаман каядыр ашкына: «Шуның өчен укыдыммы мин?» — дип уйлана идем. Берсендә көзге янында гармун тартып, җырлап утырганда әни: «Китсәң, кит инде», — диде. Ул вакытта Түбән Кама театры ачылырга тора иде, группадашым Рөстәм Галиев театрга труппа җыеп йөргән чагы. Мине искә төшереп, Казанга барган юлыннан кунакка керде, мине театрда эшләргә чакырды. Түбән Кама театрына эшкә килгәч декорацияләр дә урнаштырдык, өстәмә эшләр дә алдык, акча җитми иде. Безнең заманга бик күп үзгәрешләр туры килде. Бәлки, шуңа да без чыныгып, сыналып үскәнбездер. Җиңел булмады, әмма тормышның матур якларын күрергә тырышып яшәдек. Түбән Кама театрында һәр спектакльдә диярлек төп рольләрдә идем. Җир җимертеп, күңел биреп эшләдек. Белмим, язмыштыр инде ул. Көллияттә укыган чакта да, Чаллы, Түбән Кама якларына баручы автобусларны күргәч, йөрәк «жу» итә иде. Ә инде Камал театрына эләкмәгәч: «Бер кайтырмын әле монда», — дип карап китә идем.

— Марсель Сәлимҗановка үпкә калмадымы?
— Яшь чакта булды инде. Әмма мин үпкә сакламыйм, димәк шулай булырга тиеш. Миңа ныгып, сынаулар үтеп килергә кирәк булган. Камал театрына эшкә Фәрит Бикчәнтәев чакырды. Без ул вакытта Казанда гастрольләрдә идек. Театрга очрашуга чакырдылар. Фәрит Рифкатович бер пьеса бирде, шуны укып чыгарга кушты. Икенче көнне: «Ошадымы? Бу әсәрдә кайсы рольне уйнар идең», — ди. «Шәп әсәр. Бөтен рольләре дә әйбәт», — дим. «Шул рольне бирсәм, уйный аласыңмы?», — ди режиссер. Гомер буе театрда эшләгәч, ике дә уйламыйча «уйный алам», — дидем. Килеп уйнарга гына чакыралардыр дигән фикердә идем. Ә Фәрит Рифкатович: «Юк, без сине Камалга алабыз», — диде. Бу Зөлфәт Хәкимнең «Телсез күке» спектакле иде. Беренче җавабым, «юк» булды, чөнки Түбән Кама театрын ташлап китеп, аларны авыр хәлдә калдыра алмадым. Шуңа спектальләргә башка актерларны кертеп, эшне җайга салыр өчен бер ел вакыт бирделәр. Мин Фәрит Рифкатовичка бик рәхмәтле. «Телсез күке» спектакле белән күке Зарифы булып танылдым. Әлбәттә, яңа коллективка килгәндә күңелдә шом булды бераз. Чөнки Туфан ага Миңнуллин да: «Бүреләр янына киләсең», — дип кисәтте. Дөрес, кыен мизгелләр булды, әмма ул озакка сузылмады. Менә 20 елдан артык Камал театрында инде, гомер бер мизгел кебек үтте дә китте. Татарстанның әйдәп баручы театрында эшләвем белән горурланам. 

— Олег дәдәй, ике тапкыр гаилә коргансыз. Кызганыч, гаиләләрегез таркалган. Кем ялгышты? 
— Икебез дә ялгышканбыздыр. Беркемне дә гаепләп калдырасы килми. Беренче тормыш иптәшем белән аралашмыйбыз, икенчесе белән хәзер дә элемтәдә торабыз. Кайтып, күрешеп, ярдәмләшеп яшибез. Кызым да, улларым да үзара аралаша. Ир белән хатын арасында булган каршылыклар балаларга кагылырга тиеш түгел. Алда мине нәрсә көткәнен белмим, тик үткәннәргә рәхмәтле булырга кирәктер. Үзем әтисез үскәч, балаларым әти җылысын, игътибарын тоеп яшәсеннәр дип тырышам. Балаларның башыннан сыйпап, сөеп кенә тормыйм, билгеле. Кечкенәдән мөстәкыйльлеккә өйрәтеп үстердек. Үз юлларын үзләре сайласыннар. Хәзер яшьләргә яшәү кыен. Без иртәгәге көн өчен көенеп яшәмәдек. Укып бетергәч, «распределение» була иде. Тормыш үзгәрде, балаларым нык, көчле кешеләр булсын дип тырыштым. Йөземә кызыллык китергәннәре юк, шөкер. Олы улым минем белән яши, укырга керде. Моннан тыш эшли дә. Кызым Мәскәүдә, ике оныгым бар.

— Ә хәзер сөйгән ярыгыз бармы?
— Әйе, йөрәгем буш түгел. Барыбер ир-атка бер үзенә генә яшәү кыен ул. «Моңа кадәр бер ир-атка да игътибар итми идем. Башкалар мине җиңә алмадылар, ә син җиңәсең», — ди сөйгәнем. Бик көчле рухлы, уңган хатын-кыз. Гүзәл затларга да бит таяныч булырдай киң ирләр җилкәсе кирәк. Күз тимәсен, бер-беребезне аңлап бик матур яшибез. Язмышым җиңелләрдән түгел, әмма минем беркайчан да аңа зарланганым булмады. Ходай биргән сәләтемнән, сәламәтлектән аермасын. 

Илгизә Галиуллина, Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев