Туганайлар

Татарстан

16+
Интервью

Оксана Дмитриева: «Мин — шәм астында туган романтик»

Түбән Кама кызы, керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле солисты, Татарстанның атказанган артисты, бәллүр тавышлы Оксана ДМИТРИЕВА — редакциябез кунагы.

«Врач буласым килгән иде» 

— Оксана, сәхнәгә беренче тапкыр чыккан көнеңне хәтерлисеңме?
— Түбән Каманың Халык иҗаты йортындагы концертта укытучым белән чыгыш ясадым. Ул вакытта миңа 7 яшь иде. Юньләп репетиция дә булмады. Зур сәхнә, утлар, тамашачыны күргәч шаккаттым! Җырлап чыктым чыгуын, ә күзләр гаҗәпләнүдән шар булган иде.

— Ул вакытта җырчы булу турында уйлаган идеңме?
— Мин ахырга кадәр кайда укырга керәсемне белмәдем. Түбән Камадагы музыка мәктәбенең фортепиано классында укыдым, хорга йөрдем. 9нчы класстан соң шул юнәлеш буенча китү уе булса да, туктап калдым. Югары классларда укыганда врач булу турында уйлана башладым. Физиологияне өйрәнү ошый иде, махсус медицина классында укыдым. Больницага практикага йөргән вакытлар да булды. 

— Бер-берсеннән ерак һөнәрләр арасында сайлау авыр булдымы? 
— Мәктәп тәмамлагач, Казанга китәсемне төгәл белдем. Миндә үҗәтлек көчле. Кеше сүзенә карамыйм. Казан дигәч Казан. 5 уку йортына документларны бирдем. Ул вакытта укырга экзамен биреп керәләр иде. Сайлаган уку йортларым арасында мәдәният институты һәм медицина институты бар иде. Керү имтиханнарын бирү вакыты ике институтның да бер үк көнгә, бер үк вакытка туры килде. Медицинада уку өчен бик күп акча кирәге сер түгел, ә бюджет урыннары аз иде. Уйладым да, мәдәният институтына киттем. Винера Ганиева кафедрасында укыдым.

— Соңыннан үкенмәдеңме?
— Юк. Икесе дә яраткан шөгыль. Бер яктан, без җырчылар да врачлар кебек (елмая). Җырларыбыз белән үзебезне дә, халык күңелен дә дәвалыйбыз. Күп кеше җыр тыңлап юана, җырның сүзләре канатландырып, савыктырып җибәрә. Тормышның кайсыдыр вакыйгаларын искә төшерә. Еллар узгач кына, «врач булсам, ничек булыр иде икән» дип уйлаган вакытлар булгалады.

— Музыкаль үсешеңә кемнәр ярдәм итте?
— Остазым Клавдия Щербинина (ул инде мәрхүм) шундый төпле укытучы иде, җырлаганда сулышны яхшы куя белде. Җырчыга нинди сыйфатлар кирәк, барысына да өйрәтте. Анда укуым белән миңа «повезло». Шулай да теләгең булса укыйсың, теләмәсәң, әллә нинди шәп укытучы булса да берни дә барып чыкмый. Миндә уку теләге көчле булды. «Пара»ларны калдырмадым. Винера Әхәтовна да үзеннән зур өлеш кертте, киңәшләрен бирде. Нәкъ менә ул керәшен, татар җырларына басым ясады.

— Сине «бәллүр» тавышлы җырчы, диләр. Үзеңә дә моны әйткәннәре бармы?
— Үз тавышыма бик игътибар бирми идем. Мәктәптә укыганда, укытучым җырлаганны ишеткәч «ах» дип шаккатты. Мәдәният институтында укыганда, Венера Шәмиева да «чишмә кебек челтерәп ага тавышың» дип әйткән инде.

«Бәрмәнчек»тә — 18 ел эшлим»

— Геннадий Макаров белән танышуың, аның тырышлыгы белән «Бәрмәнчек»кә нигез салыну чоры турында сөйлә әле.
— Геннадий Макаров белән 1нче курста укыганда таныштым. "Бәрмәнчек"нең дә башлангычы шунда булды. Геннадий Михайлович берничә егет һәм кызны җыеп, укудан соң, кичке якта, керәшен җырулары өйрәтте, керәшен ансамбленә нигез әзерләде. Ул вакытта костюмнар да әллә ни юк. Шулай да, төрле концертларда, җыелышларда чыгыш ясадык. Иртәнге 5тә телевидениегә барып, тапшыруларда думбраларда уйнап җырлаган вакытлар да булды. Кыскасы, Геннадий Михайлович безгә ул чыгышларны табып кына торды (елмая). "Бәрмәнчек"тә эшләвемә дә 18 ел булды, ансамбльнең иң беренче артистларыннан берсе мин. 

— Ни өчен сольный карьераны түгел, ә ансамбльдә эшләүне сайладың?
— Ансамбльгә эшкә кергәч, бер үк вакытта үзем генә дә чыгыш ясап йөрдем, күп кенә җырлар яздырдым. "Йолдызлар фабрикасы«нда катнаштым. Өч җиңүченең берсе мин булдым. Бүләккә — сольный альбом яздыру, җырларны радиода «әйләндерү». Тик ансамбль бар вакытымны алды, ялгызым гына чыгыш ясап йөрергә өлгерә алмый башладым. Халык җырулары үзеңнеке икәнне тоя башлыйсың. Мин ул җыруларны киләчәккә калдыра алам икән, бу — иң зур әйбер. Ул җырлар, бәлки, нәкъ менә шул яшьләр аша популяр булыр. Әлбәттә, әле дә үз җырларымны яздырып торам.

«Җырның мәгънәле булуы мөһим»

— Репертуарыңа килгәндә, халык җырларына өстенлек бирәсең кебек?
— Эстрада җырларым да бар, тик алар күп түгел. Эстрада җыры — 1-2 көнлек, ә халык җырлары искерми. Аларны әби-бабайларыбыз җырлаган, без дә, хәтта бәләкәй балалар да шул ук җыруны көйли. Миңа җырларның мәгънәле булуы мөһим. Бәлки, ансамбльдә эшләгәнгә дә халык җырлары якынрактыр. Халык ишетмәгән керәшен җыруларын яздыру теләге бар. Мамага, туганнарга да «яңа керәшен җыруы ишетсәгез, язып алыгыз» дип әйтеп куйдым.

— Ә үзең нинди музыка тыңларга яратасың?
— Бер жанрны гына аерып әйтә алмыйм. Күңел халәтенә дә бәйле. Мин туганда роддомда ут сүнгән, шуңа да, шәм астында туганмын. Мама көлеп: «Син — романтик, тыңлаган җырларың да шундый», — дип әйтә. 

— Нәселеңдә иҗатка якын кешеләр бармы?
— Папа ягыннан бабай гармунчы булган. Ансыз туйлар, бәйрәмнәр узмаган. Папа да үзлегеннән гармунда уйный, мама бик матур җырлый. Папа белән мама 2ел элек Кәвәл авылына күченеп кайттылар. Мама хәзер шундагы ансамбльгә йөри.

— Әти-әниең кайсы яктан?
— Мама — Питрәч районының Кәвәл авылы, папа Мамадыш районының Албай ягы керәшене. Беләсезме, алар икесе ике төрле. Керәшеннәр яклары белән нык аерыла. Җырлау буенча түгел, ә характер белән дә. Питрәч ягы керәшеннәре фейрверк кебек, бик җиңел, бәйрәмчә, ачык күңелле. Мамадыш районындагы карендәшләр — басынкы, тыйнак, аристократлык та бар.

— Ә син кайсы якка охшагансың?
— Мин үземдә ике якка да хас сыйфатларны тоям. Питрәчлеләр кебек күңелемдә очкын яши, мамадышлылар кебек – тыйнак. Кызып китү, тавыш күтәрү миңа хас түгел. Уртага салып, кеше белән сөйләшә белү мөһим. Нервыңны бетерү нигә кирәк соң?! Тынычлыкны, табигатьне, аеруча су буен үлеп яратам.... Эштә дә төрле чаклар була, әмма үземне тыныч тотам. Кирәк икән, әкрен генә үз фикеремне әйтәм.

— Әти-әниеңнең туган авылларына кайтасыңмы соң?
— Бала вакытта Кәвәлгә еш кайтылды. Питрауга ел да Албайга кайта идек. Мин әле ул вакытта мәктәп баласы. Бәйрәмгә дип бөтен туган-тумача җыела идек. Башта, Питрауга кадәр җиләккә барабыз, аннары аны әбиләр үзара сөйләшә-сөйләшә чистарта. Шундый күңелле вакытлар... Өйдә әти-әтиләр, туганнар, балалар гөр килә. Питрау — туганнар белән бергә җыелу да иде. Ул вакытта һәр кешедә дә машина юк бит әле, төрелесе төрле шәһәрдә, районда. Айга 1 булса да җыела идек. Кызганыч, хәзер еш җыелып булмый.

«Туй күлмәген сәхнә күлмәгенә үзгәрттем»

— Сәхнә киемнәрен тегү сенең өчен башка һөнәрме, әллә иҗатның тагын бер өлешеме?
— Үземә кирәк булгач, шөгыльләнә башладым. Махсус техникумда укыдым. Диплом эше итеп, үземә Питрауда кию өчен заманча керәшен күлмәге тектем. Хәзер дә сәхнә киемнәре тегәм. Хәтта, туй күлмәгемне дә керәшен күлмәгенә үзгәрттем (елмая).
Тамаксаларны элгәреге үрнәк буенча да, көн дә тага алырлык итеп заманчалаштырып да ясыйм. Чын тәңкәләрдән һәм ялтырап торган шома тәңкәләрдән ясалганы да бар. 

— Кияүгә чыккканыңны белми дә калдык...
— Шуның өчен дә шәхси тормыш бит инде ул. Ирем — Балтач ягыннан, керәшен егете. Ул миңа ВКонтактеда 2016 елда, аннары 2019 елда язган булган, ә мин күрмәдем. Соңгы тапкыр социаль челтәрдә язгач, җавап бирдем, бик җиңел аралашып киттек. 2 елга якын очрашып йөргәч, узган ел өйләнештек. Ул иҗаттан бик ерак, башка өлкәдә эшли. 

— Кияүдәге Оксана үзгәрдеме?
— Ничек яшәдем, хәзер дә шулай. Үзгәрмәдем (елмая). Ирем дә мине аңлый, иҗатымны хөрмәт итә. 

— Хатын-кызга артист булу авырмы?
— Ир-егет артист булса авыррак, дип уйлыйм. Иремнең дә артист булуын теләмәс идем.

— Бүген ниләр белән янып яшисең?
— Иҗатка килгәндә, чиратта 2 керәшен җыруы бар. Аларны яздырырга кирәк. Үз йортыбызга күчтек. Мин интерьер дизайнеры буенча курслар узган идем. Бөтен чертежларын сызып, үз өебезнең эчке ягын ясыйбыз. 

 

Блиц-сораштыру
— Яраткан ризыгың?
— Виктория җиләге.
— Дәвам ит: тылсымчы булсам...
— .... гел җәй ясар идем.
— Тормышыңны нәрсәдән башка күз алдына китермисең?
— Диннән башка.
— Кешеләрдә яраткан сыйфат?
— Кешелеклелек, ихласлылык, игелек.
— Көтеп алган бәйрәм?
— Питрау.

Фотоларны Оксана Дмитриева «Туганайлар» редакциясенә тәкъдим итте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев