Марина Карпова: «Ходайга да, бумерангка да ышанам. Шул ышану миңа көч бирә»
Казан шәһәр филармониясе солисты, Татарстанның атказанган артисты Марина КАРПОВА белән әңгәмәдән өзек.
— Мәктәп тәмамлаганнан соң, артист булам дип, Питерга, Мәскәүгә чыгып киткәнсең, данлыклы Пятницкий хоры солисты да булдың.
— Кечкенәдән үк артист булырга хыялландым, урындыкка басып, кулыма микрофон урынына массажка алып җырлый идем. Иң зур фанатым әтием иде. Әти-әни мине «күпме эшләсәң, шуның кадәр уңышка ирешә алачаксың», «кызым, эшләргә кирәк» дип үстерделәр. Шуның өчен беркайчан да күктән килеп төшә торган уңыш турында хыялланмадым. Мәктәпне бетереп, аттестат алганда да укытучылар «нинди Питер, хәтта Чиләбегә дә керә алмыйсың» диделәр. Ә мин бардым, үземне сынап карадым һәм кердем. Чит кешенең «син булдыра алмыйсың» дигән сүзенә карап, тукталып калырга ярамый.
9 класстан соң шәһәребездәге музыка училищесына укырга кердем, шул ук вакытта бер ел эчендә 10нчы, 11нче классларны да тәмамладым. 1нче курстан соң, үземне сынап карау максатыннан, Санкт-Петербургтагы сәнгать институтына юл тоттым.
Бер урынга сигез кеше булган конкурстан узып, институтта укый башладым. 2нче курста укып йөргәндә, Мәскәүдән гастрольләргә М. Пятницкий исемендәге халык хоры килде. Шунда аларның югары профессионал дәрәҗәдә җырлавы нык тәэсир итте. Концертта без өч кыз идек, ләкин аларның берсе дә бер тапкыр да, үз тавышларын тыңлатып карау өчен, ул хорга бармады. Мин бу хорда җырларга нык теләдем һәм өч тапкыр бардым. Ниһаять, алдылар. Гаҗәеп вакытлар иде ул, дөньяның кайсы илендә генә чыгыш ясамадык…
Казанга кайтканда да мине беркем дә көтмәде. Тырышып, кояш астында үз урынымны таптым, хөкүмәт чараларында чыгыш ясыйм, Казан шәһәр филармониясендә эшлим. Болар барысы да — хезмәт һәм ныклык. Элек мин бар кешегә ярарга, охшарга тырыша идем. Ә хәзер — юк. Иҗатым кемгә ошый, шулар мине ярата һәм шул миңа рәхәтлек бирә. Мине тыңларга, күрергә теләгән аудитория алдында чыгыш ясыйм. Бар Татарстанны үземнең җырларым белән яулыйм дигән акылга сыймаслык амбицияләрем юк. Бөтен кешегә дә ошарга кирәкми.
— Халык җырлары, иҗаты киләчәк буынга кирәк булырмы?
— Халык җырлары — һәрвакыт кирәк һәм популяр. Донбаска барып, халык җырларын башкарганда, егетләр дә безгә кушылып җырлый. Ниндидер попса түгел, ә татар, рус халык җырларын җырлыйлар. Халык җырлары — халык күңеле. Син шундук өйгә кайткан кебек буласың. Болар барысы да безнең тамырларыбыз коды.
Һәрнәрсәне дә акыллы һәм матур итеп эшләсәң, яшьләр дә тартыла, кызыклы була. Мин үзем дә эзләнүдә. Аранжировка, репертуар — «русская рулетка» кебек. Менә-менә шәп әйбер килеп чыгачак, дип көтәсең, ә бернәрсә дә булмый. Кайвакыт уйламаганда да хит була. «Алайлар да була икән», «Керәшен кызлары» дигән җырларым халык арасында нык танылды. Безнең җырларның хит булмавы глобаль дөньяда трагик хата түгел. Беребез дә хаталарсыз түгел. Ә хаталарны хирурглар ясаса, менә анысы — аяныч…
— Халык артисты дигән исемгә омтыласыңмы, синең өчен мөһимме ул?
— Юк. Халык артистының иҗатына гашыйк халкы булырга, ул стадионнар җыярга тиеш. Мин бу максат артыннан бармыйм. Халык артисты булып, стадионнар җыймау — сәер. Минем өчен халык артистлары — Салават, Зәйнәп Фәрхетдинова, Хәния Фәрхи. Алар дәрәҗәсенә җитмичә, бу турыда сөйләшү дә ахмаклык.
— Марина тәкәббер, үзен әллә кемгә куя, бик күпне тели, диючеләр бар...
— Ә кем теләми? Мин бит аларның теләкләренә кысылмыйм. Беркем белми минем нәрсәләр аша узганымны. Тыштан шундый көчле булып күренсәм дә, кичләрен утырып елый алам, 9 ел бергә торганнан соң ирем белән дә аерылыштык... Болар барысы да җиңел нәрсә түгел. Әйтсеннәр! Кешене гаепләп сөйләргә һәм «беркайчан да аның кебек эшләмәчәкмен» дияргә ярамый. Чөнки, күпмедер вакыттан соң, Ходай сине шундый хәлгә куеп, һәм син шундый ук гамәл кылырга мәҗбүр булырга мөмкинсең.
— Ходайга ышанасыңмы?
— Ходайга да, бумерангка да ышанам. Шул ышану миңа көч бирә. Бер эш — ышану һәм сорау, икенче эш — шөкер итү. Кайвакыт төрле хәлләргә юлыкканда, бик күп соравымны аңлыйм. Аннары, «боларны биргәч, димәк, мин аңа лаек» дип тә уйлыйм. Булганы өчен барысына дә рәхмәт.
— Улың Суворов училищесына үз теләге белән укырга кердеме?
— Соңгы елларда ул самолётлар турында хыяллана. Без авиомодельләштерү, робот техникасы түгәрәкләренә йөрдек. Аның бу кызыксынуын конструкторлар сатып алып, очучылар турындагы фильмнар карап, тагын да үстерә бардым. 3нче класс ахырына «әйдә, сынап карыйк» дигән фикергә килеп, училищега керергә ныклап әзерләндек. Күпләр: «Син балаңны Суворов училищесына бирдеңме?!» — дип сорый. Баланы училище ишеге төбендә калдырып киттең дә, эшең бетте дип уйлыйлар, ахры. Ә чынында, анда укырга керү бик тә катлаулы. Математика, рус теле, йөгерү, физик чыдамлылык, турникта тартылу буенча экзаменнар. Идеаль сәламәтлек булырга тиеш, психологик тест та үтәсе. Россия Оборона министрлыгының Кузьманың укырга керүе турындагы приказын зур түземсезлек белән көттек. Керү бер хәл булса, укуы — икенче. Ата-ана теләге белән кергән балалар анда озакка калмый, чөнки бик тә катлаулы, дисциплина да булырга тиеш, ял көне китә, суббота кайта. Аларның анда телефоннары да юк. Көнгә 20 минут кына кнопкалы телефоннан шалтырата. Училищега атнага ике тапкыр гармун уйнарга өйрәтүче педагог та килә. Әллә нинди зур нәтиҗәләр кирәк булганга түгел, ә бу мавыгуын югалтмас өчен, чөнки Кузьма училищеда да төрле чараларда гармунда уйный, җырлый. Анда укуына сөенәм. Алган белеме бушка булмаячак.
— Улыңның артист булуын телисеңме, әллә хәрбиме?
— Кем булса да, бәхетле булсын. Артист булуы икеле. Миңа калса, ул хәзер ала торган хәрби ныклык ир-атка бик тә кирәкле нәрсә. Батырлык, намус төшенчәләрен белүнең һәр ир-атка киләчәктә кирәге чыгачак. Боларны — артистмы ул, хәрбиме — һәркем белергә тиеш! Бу гадәтләр, күнекмәләр бары тик яхшылыкка гына дип саныйм. Намус белән яшәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев