Игорь Дмитриев: «Җырлый гына башлаганда, «бу нинди урыс» дип гаҗәпләнделәр»
Эстрада җырчысы Игорь Дмитриев белән әңгәмәдән өзек.
— Гадәттә, җырчылар, бәләкәйдән сәхнәдә үстем диләр. Синең ничегрәк булды?
— Мәктәптә укыганда хоккей, туризм белән кызыксындым. Бераз хорга да йөреп алдым. Ләкин, музыка белән шөгыльләнмәдем, сәнгать мәктәбенә йөрмәдем, конкурсларда катнашмадым. Шулай да, тавышым, җырга сәләтем бар икәнен сизә идем. Әбием, җыручы Анна заманында туйлар алып барган. Бәлки аннан да күчкәндер сәләт. 8нче класста укыганда, туризм буенча республика ярышына бардык. Анда җырларга да кирәк иде. Винера Ганиева реперутарыннан «Яратыгыз» җырын башкардым. Питрәчтән килгән кунаклар минем җырлаганны ишеткәч: «Нинди көчле тавышлы егет, ник аны яшереп яттыгыз?!» дип гаҗәпләнделәр.
Әлеге ярыштан соң, җыр буенча районда узган ниндидер конкурска бардым. Көтмәгәндә, беренче урынны алдым. Шуннан соң, төрле концертларга, конкурсларга чакыра башладылар. Ләкин, җырлап йөрсәм дә, 11 класстан соң, спорт буенча китәрмен дип уйлый идем. Гаиләдәгеләр дә «физкультура укытучысы белгечлегенә укы» диделәр.
— Нәрсә туктатып калды?
— Физкультура буенча экзаменнарга әзерләнә башладым. Район исәбеннән уку өчен, юллама сорарга дип, ул вакыттагы Питрәч башлыгы Шәйхулла Галимуллович янына бардык. Ул карап торды да: «Нинди спорт ул?! Бары тик музыка!» — дип кырт кисте. Менә шул бер очрашу барысын да хәл итте. Казан мәдәният институтына укырга кердем. «Этник мәдәният үзәге җитәкчесе» белгечлеге алып чыктым. Әле шундый хәл булды: II курста бер кыз белән «Созвездие-Йолдызлык» конкурсында бергә җырладык. Чыгыш ясап бетергәч, жюрида утыручылар: «Сезне Мәскәүдә, ГИТИСта күрергә телибез, экзамен бирергә килегез», — дип чакырдылар. Без шок хәлендә калдык. Тик, әти-әниләр каршы төште. Хәзерге акылым булса, әлбәттә, барган булыр идем.
— Эстрада сәхнәсенә юлың?
— Укырга керүгә, эш эзли башладым. «Кольцо» сәүдә үзәгендәге узган яңа ел тамашасында алып баручы Булат Бәйрәмов күреп алды да, үзе белән банкетларга йөрергә чакырды. Ләйсән Гимаева, Габделфәт Сафин белән гастрольләрдә йөрдем, Әлфия Афзалова белән дә эшләргә өлгердем. Укып бетергәч, 1 ел Питрәчтә музыка мәктәбе директоры булдым. Ләкин Казан белән Питрәч арасында көн саен йөрү авыр була башлагач, киттем. Җырлар яздырта башладым, әмма бик озак вакыт бер урында таптанып тордым. Җырларым сыйфатлы, кеше тыңлый, ошата. Ләкин, аларны радио, телевидение тапшыруларында чыгару артык чыгымлы була. Шуңа да, иҗат итүем банкетларда җырлап йөрү дәрәҗәсендә генә калды.
Җырчы булу — минем тормыш рәвешем. Иҗат итәргә яратам, хәзер сәхнәсез үземне күз алдына китерә алмыйм.
— Тәнкыйтьне ничек кабул итәсең? Хейтерларың да бардыр.
— Бик тыныч карыйм. Әле җырлый гына башлаганда, «бу нинди урыс тагын» дип гаҗәпләнәләр иде. Әллә керәшеннәрне белмәгән инде алар... Хәзер андыйларга игътибар да итмим. Әгәр мәгънәле сүз сөйләсәләр, колак салам.
— Битеңдәге шрамга күз төшми калмый. Ул нәрсә нәтиҗәсе?
— Әлеге шрам 2нче курста, 20 яшемдә барлыкка килде. Чират бүлешә алмау нәтиҗәсе. Көтмәгәндә булды ул. Сөйләшеп торганда берсе килеп бутылка белән сугып, шундый яра калды. Бу сорауны еш бирә иделәр. «Батыр ярасыз булмы» бит (көлә).
«Туганайлар»
Фото: Алиса Ахметшина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев