Туганайлар

Татарстан

18+
Интервью

Язучы Зинаида Захарова: «Ике гомер яшәгән кебек: башта — укытучы, лаеклы ялда — язучы

Күптән түгел 70 яшьлек юбилеен каршылаган асыл карендәшебез Татарстан язучылар союзы члены Зинаида ЗАХАРОВА белән тормышында булган онытылмас мизгелләре, иҗаты, гаиләсе турында әңгәмә кордык.

Кемдер яшьтән үк иҗат итеп, язучы буларак таныла, ә кемгәдер «шагыйрь» дигән исем көтмәгәндә килә. Сүзем, гомер буе математика укытып, үзе дә сизмәстән иҗат юлыннан китүче Зинаида ЗАХАРОВА турында. Аның шигырьләре, хикәяләре төрлелеге белән аерылып тора: алар тәрбияви дә, шаян да, маҗаралы да, мавыктыргыч та. Әңгәмәбез шул хакта.

— Зинаида Кирилловна, кулыгызга каләм алырга нәрсә этәрде? Бу бәләкәйдән бирелгән сәләтме? 
— Әти шигырь җанлы булды. Һади Такташ шигырьләрен, үзе әкиятләр уйлап чыгарып безгә сөйли иде. Мин дә аңа карап, 4нче классларда укыганда, шигырь язып карарга булдым. Бу сәләт аннан да килгәндер дип уйлыйм. Шигырьләремне бер дәфтәргә тупладым да, укытучыга күрсәттем, ә ул миңа «әле болар өстендә эшлисең бар, пешеп бетмәгән» дип кенә әйтә иде. Концертларда, линейкаларда да үз шигырьләремне сөйлисем килгән иде, ләкин чыгармадылар. Күңел төште инде... Ә 9-10 классларда укыганда татар теле укытучым, киресенчә, мактап «сиңа татар теле белгечлегенә укырга кирәк» дип әйтте. Мин язган иншаларны да бөтен класс алдында кычкырып укый иде.

— Ә сез иҗаттан ерак булган башка юл сайлагансыз... 
— 7нче-8нче классларда укыганда өстемә капка авып, травма алдым. Больницаларда ятып, тернәкләнер өчен, бик озак мәктәпкә йөрмәдем. Укытучылар үзләре яныма килеп, укыттылар. Математика укытучысы Федосия Федотовна еш килде. Аның тәэсире дә булгандыр, математиканы сайладым. Яраттым, ул фән җиңел бирелде. Мәктәптә гел «5»ле билгеләренә генә укыдым. 

— Укытканда иҗат итә алдыгызмы? 
— Күп язучыларда шундый сүз бар: «Балачагында ниндидер фаҗигале хәл булган кеше кулына каләм ала». Минем дә шулайрак булды. Ике гомер яшәгән кебек: башта мәктәптә укытсам, лаеклы ялга чыккач иҗатка кереп киттем. Мәктәптә эшләгәндә дә язудан туктамадым, күңел өчен гел яза идем. Ләкин мәктәп эше белән вакыт җитмәде. Мәктәптә эшләгәндә үзебезнең татар теле укытучысы Әлфия Солтанова шигырьләр дәфтәремне күрде дә, гаҗәпләнеп: «Болар синекеме?» — дип сорады. Әлмәттә «Кызыл каурыйлар» әдәби түгәрәге барлыгын әйтеп, шунда барырга киңәш итте. Мин анда 2000 елларда йөри башладым, ул түгәрәкне язучы Ләйсән Кәшфи җитәкли иде. Аңа күрсәткәч, ул: «Шигырьләр күңелеңнән чыга. Син безнең арада булырга тиеш», — дип әйтте.

— Беренче китабыгыз кайчан чыкты? 
— 30 елдан артык мәктәптә укытып лаеклы ялга чыккач, ныклап торып иҗат итә башладым. 2010 елда беренче китабым дөнья күрде. Бер елны Әлмәткә балалар язучысы Рафис Корбанов килгәч, «Кызыл каурыйлар» язучыларын аның белән очрашуга җыйдылар. Аңа китапларымны күрсәткәч, ул: «Сиңа язучылар берлегенә керергә кирәк», — диде. Рафис Корбанов үзе һәм, шулай ук, шагыйрьләр Клара Булатова, Әсгать Сәләхов миңа рекомендация биреп, 2014 елда Татарстан язучылар союзы члены булдым.

— Язучылар союзына керү максатыгыз идеме? 
— Анда керү турында, гомумән, башыма да килмәде. Ходайдан шулай язгандыр инде. Бу — бер горурлык. Сер түгел, күп кеше керә дә алмый бит әле. Анда булу — минем өчен зур «плюс». Үземә үсү өчен дә әйбәт, каләмдәшләрем белән дә аралашып яшибез. Сине башкалар да язучы буларак белә, хөрмәт итә. 

— Иҗатыгызда төп урынны нинди жанр алып тора?
— Шигырьдән генә башласам да, хәзер инде төрле жанрларда язам: хикәя, әкият, поэма, пьесса. Ә шулай да, беренче урында — шигырь. Балалар өчен дә, зурлар өчен дә язам. Хикәяләргә күчү дә һич тә уйламаганда, очраклы булды. Яза башласаң, вакытны да сизмисең, йокы да килми. Язганда ниндидер бер рәхәтлек кичерәм. Минем өчен бу — яшәү рәвеше. Үземне бәхетле язучы дип саныйм. Язган бар әсәрем, шигырьләрем матбугатта чыгып тора, Аллага шөкер. Ел саен диярлек яңа китапларымны кулга алам. 10лап шигыремә Людмила Аланлы көй язды, анысы да сөенеч. 

— Язучылар күп, ә балалар язучылары бармак белән генә санарлык.
— Балалар өчен язуы бик авыр, диләр. Фантастиканы хисле, хыялый кеше яза. Минем күңелдә балалык көчледер, шуңа да әкиятләр язу җиңел бирелә. Уйлап чыгаруга мин «мастер» (көлә). Фикер тирәнлеге булган, зур фантазияле язучыларга сокланам. Хикәяләремне әллә ни сырлап язмыйм, гади, аңлаешлы. Ул — керәшенлек инде. Башкалар да сезнең телегездә аерма бар, диләр. 

— Гадәттә, кайсы вакытта иҗат итәсез? Язудан арыган вакытлар буламы?
— Дулкын-дулкын килә ул иҗат. Иң мөһиме, янда кәгазь белән ручка булсын. Уйлар яшен тизлеге белән килә дә, шулай ук тиз китеп тә бара. Җәй айларында инде бернәрсә дә язмыйм дисәң дә була. Анда иҗатым бакчага күчә (көлә). Кәефтән, күңел халәтеннән тора. Китапны нәшрияткә тапшыргач, көтеп яши башлыйм. Бәлки башка язмам дип уйлыйм да, кулыма яңа чыккан китабым килеп кергәч, күңел үсеп китә. Тагын язам. Мәктәпләргә, балалар бакчасына очрашуларга йөрим, балалар шигырьләремне сөйлиләр дә, ярый әле язганмын, дип сөенеп кайтам.

— Язгач та, шигырь һәм хикәяләрегезне башта кемгә дә булса күрсәтәсезме?
— Балалар өчен язылганын күрсәтмим. Үзем кат-кат укып, төзәтмәләр кертәм. Ә зурлар өчен язганны редакторга алып барам, аеруча, конкурска җибәрәсе булса. 

— Кызганыч, хәзер балалар телефон, телевизорга өстенлек бирә...
— Бернәрсә дә эшләп булмый. Авыл балалары да «здравствуйте» дип исәнләшә бит хәзер. Туган телләрен белмиләр.... Без үзебезчә тырышабыз инде. Татарча матур һәм балаларга аңлаешлы китаплар чыгарабыз. Өлкәннәр дә яратып укый.

— Якын арада яңа китаплар көтеләме? 
— Яңа гына «Җирсөяр» дигән шигырьләр җыентыгым чыкты. Әле күптән түгел тагын бер китабымны типографиягә җибәрдем, анысы — зурлар өчен «Хыял канатында» дигән шигырьләр җыентыгы. Ул ике бүлектән тора: «Сез яшисез йөрәк түремдә» дигән беренче бүлегендә әти-әни истәлегенә багышланган шигырьләрем урын алды, ә икенчесе — «Туган телем дөньяларның ямен ачты». Китапларымны интернет киңлекләрендә электрон вариантта да табарга була. Төрле газета, журналларда да басылалар.

— Яшь язучыларга карашыгыз? 
— Ак көнләшү белән карыйм. Сокланам. Безгә алмашка искитмәле талантлы яшь язучылар үсеп килә. Әдәбиятның киләчәге — талантлы яшьләр кулында. «Кара әле, ничек шулай оста язган» дип үзалдыма сөйләнә-сөйләнә, барысын да күзәтеп, укып барам.

Блиц-сораштыру:
— Гомерне яңадан башлап булса... 
— Шул ук юлны сайлар идем.
— Иң яраткан ел фасылы?
— Алтын көз.
— Кешеләрдә яраткан сыйфат?
— Гаделлек, тугрылык.
— Иң зур җитешсезлегегез?
— Үз-үземнән канәгатьсезлек.
— 3 яраткан язучы, шагыйрь.
— Аяз Гыйләҗев, Әмирхан Еники, Һади Такташ.

Зинаида Захарова Әлмәт районының Кәләй авылында 1955 елның 13 январенда туа. Хезмәт юлын Чистай районының Чаллы Башы мәктәбендә башлый. Соңыннан — Әлмәт шәһәренең 3нче мәктәбендә математика укыта. 2014 елдан — Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Бүгенге көндә туган авылында яшәп иҗат итә. Ире Селивестр белән ике бала үстерәләр: уллары Игорь, кызлары Юлия. Бүгенге көндә 5 оныклары бар: Виктория, Егор, Роман, Герман, Кристина. 

Зинаида Захарованың 14 китабы бар: 
— Зурлар өчен шигырьләр җыентыгы: «Сине генә сөям», «Сагыш төсе сары диләр», «Күңелемә җылы эзлим», «Нурлы җиһан» (олылар, балалар өчен);
— Зурлар өчен хикәя китабы: «Бәхетем син минем»;
— Балалар өчен хикәя китаплары: «Олы көн», «Маҗаралы хәлләр»;
— Балалар өчен шигырьләр җыентыгы: «Кем бәхетле?», «Тылсымлы сарай», «Зирәк Куян», «Күрше әби алмасы», «Җил малайлары», «Җирсөяр»
— Авыл китабы: «Кәләй авылы асыл җир икән»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев