Яр Чаллыдагы кан үзәгенең баш табибы Пётр КУРКИН: «Елга 12 мең литрга якын кан эшкәртәбез»
15 июнь – Медицина хезмәткәрләре көне. Карендәшләребез арасында да зур ихтирамга лаек әлеге һөнәр ияләре бар. Әңгәмәдәшебез, 50 елга якын якын медицина өлкәсендә хезмәт куючы, Татарстанның атказанган табибы, Яр Чаллы шәһәре буенча «Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгының Республика кан үзәге» баш табибы Пётр КУРКИН белән һөнәренең үзенчәлекләре һәм кан тапшыру процессы турында сөйләштек.
Пётр Куркин Мамадыш районының Кумырык авылыннан. Әтисе — балта остасы булган, әнисе — фермада маллар караган. Гаиләдәге 2 малай 1 кыз арасында Пётр иң олы бала була. Хатыны белән 2 бала үстерәләр. Кызлары Альбина әтисе юлын сайлаган, Тукай районында табиб-кардиолог, уллары Вадим — инженер-төзүче. Өч оныклары бар. Бүгенге көндә үз янында 92 яшьлек әнисе Татьяна яши.
Хезмәт башы — «ашыгыч ярдәм»нән
— Пётр Александрович, ни өчен нәкъ менә медицина?
— Кечкенәдән үк минем өчен, медицина өлкәсендә эшләүчедән дә олырак кеше юк иде. Мәктәп директоры, колхоз рәисе дә түгел, нәкъ менә авылдагы фельдшерны Ходай яныннан төшкән кеше дип кабул итә идем. Әтинең энесе Василий дәдәй, Караганда шәһәрендә медицина институты тәмамлап, нейрохирург була. Ул безнең өчен үрнәк иде инде. Озак уйлап тормадым, шул юлдан киттем. 1972 елны Алабуга медицина училищесына укырга кердем. Алга йөгереп шунысын әйтәм, анда танышкан кешеләр белән һаман да якын дуслар.
— Хезмәт юлыгызны кайда башладыгыз?
— Укып бетергәч, армиягә киттем. Ерак Көнчыгыш ягында хезмәт иттем, чик сакчысы. Аннан кайткач, без биш дус, Казан медицина институтына укырга кердек. Әти-әнидән акча көтеп яту килешмәс дип, "ашыгыч ярдәм"дә эшли башладым. Студент вакытында булачак хатыным Фаягөл белән таныштык. 1нче курстан ук очрашып йөреп, 6нчы курс ахырында гаилә кордык. Укудан соң, Самара өлкәсенең Новокуйбышевск шәһәренә эшкә җибәрделәр. Мин — эпидемиология бүлеге мөдире, баш эпидемиолог, ә хатыным табиб-паразитолог булып эшләде. Новокуйбышевск шәһәре өчен абруйлы һәм кирәкле белгечләр идек. Ләкин, Татарстан сагындырды. Шуңа күрә, 1993 елда Яр Чаллыга күченеп кайттык. Өч ай 1нче номерлы роддомда эшләгәч, Тукай районының үзәк хастаханәсенең ул вакыттагы баш табибы Зиннур Закиров үзенең урынбасары итеп эшкә чакырды. Беренче көннән үк хастаханәнең яңа бинасын төзүдә актив катнаштым, заманча җиһазлар комплектлау мәсьәләләре белән җитәкчелек иттем.
2012 елда Республика кан үзәге җитәкчесе Рамил Тураев Яр Чаллыдагы кан үзәгенең баш табибы урынын тәкъдим итте. 19 ел буе эшләгән коллективны калдырып китү авыр булды. 2013 елда шунда эшли башладым. Анда килгәч тә, ремонт эшләре башланды. Ел ярымнан соң заманча, барлык таләпләргә туры килгән яңа кан үзәге барлыкка килде. Хәзер шушында эшлим.
Донорлык — йөрәк эше
— Ел дәвамында кан бирүчеләр, донорлар күпме? Ничә литр кан әзерләнә?
— Елына уртача 16 мең кан бирүче теркәлә, донорлар 6-7 мең тирәсе үтә. Елга 12 мең литрга якын кан эшкәртәбез. Аннан 10 төрле кан препаратлары ясыйбыз. Аларның берсе дә аптекада сатылмый.
— Канның саклану срогы күпме?
— Канда тере матдәләр бар. Аларның яшәү дәвере бик кыска, эритроцитлар (канның кызыл өлеше) 45 көнгә кадәр яши, тромбоцитлар — 5 көн. Минус 40 градуста катырылган плазма гына 5 ел саклана, минус 80 градуста 10 елга кадәр сакларга була. Кан шул вакыт эчендә кулланылырга тиеш. 17 тонна плазма сыярлык суыткыч камераларыбыз бар. Кан белән дәвалауны, башка дару белән алыштырып булмый. Ясалма кан да юк.
— Теләсә кем донор була алмый. Төп критерийлары?
— Кан бирергә теләүчеләр 18 яшьтән олырак һәм 50 килограмнан артык авырлыкта булырга тиеш. Больницада учётта тормаса, йогышлы авырулары булмаса, андый кешеләрне көтеп калабыз. Кан бирергә килүчеләр иртән җиңелчә генә ашарга тиеш (суда гына пешкән ботка, баллы чәй). Майлы шулпа, ит ярамый. Шулай ук, кан бирәсе көнгә кадәр 2 көн алдан спиртлы эчемлекләрдән тыелу мөһим. Кан биргән көнне организмга нагрузкалар ярамый, шуңа күрә, ял бирелә.
Донорларны сайлап, тикшереп кенә алабыз. Бездә ил буенча йогышлы авырулары булган кешеләрнең списогы көн дә яңартылып тора.
— Кемнәр күбрәк донор була: ир-атлар яки хатын-кызлар?
— Якынча 60-65 процент ир-атлар тәшкил итә. Хатын-кызның организмында бала тапканнан соң физиологик үзгәрешләр күзәтелә, антитәнчекләр барлыкка килә, ә ул күп авыруларга ярамаска мөмкин.
— Елына ничә тапкыр кан бирергә ярый?
— Физиологик күренешләрне исәпкә алып, ирләргә — 5, хатын-кызга 4 тапкыр кан бирергә була. Бер кеше каны бер доза дип атала. Ул бер кеше өчен генә кулланыла. Аны бүлеп, берничә кешегә салырга ярамый.
— Беренче тапкыр кан бирүчеләр өчен ниндидер бүләк каралганмы?
— Донорлык ул — йөрәк эше. Кан бирү бөтен илдә дә бушка, мохтаҗларга, авыруларга ярдәм итү теләге белән эшләнелә. Кан биргән кеше ашарга тиеш, шуның өчен генә дәүләттән акча каралган. Бүген ул 1 мең сумнан артык, квартал саен үзгәреп тора. Яшь донорлар өчен кечкенә генә бүләкләр ручка, блокнот, футболка, кепка бирәләр.
— Кайсы кан төркеменә ихтыяҗ зур?
— Универсаль кан төркеме — беренче тискәре. Кешенең үз төркеменә килешердәй кан табылмаса, тиз арада шуннан башлыйлар. Кан алгач, аны яхшылап тикшереп, фенотипларны бүләләр. Кан саласы авыруныкын да тикшерәләр. Шулар килешсә генә, кан салу процедурасын үткәрәләр. Сирәк очрый торган фенотиплы кешеләр безнең картотекада теркәлеп бара. Кирәкле кан пакетын компьютер эзли.
— Билгеле бер кан төркеме сездә булмаса?
— Әлмәт, Түбән Кама шәһәрләрендәге филиалларыбызга мөрәҗәгать итәбез. Бер доза кирәк булса да, шуннан барып алабыз. Хәзер безнең шәһәр дәваханәсендә дә, элек Мәскәүдә генә эшләнә торган операцияләр башкарыла. Хәтта, БСМПда (Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсе) йөрәк күчерү операцияләре ясыйлар. Бала тапканда, төрле травмалар кан салу белән бәйләнгән. Кыскасы, барысы да безнең препаратларга мохтаҗ.
Күпне күрдек, ял тимәде
— Эштән арып, китәсе килгән вакытлар да булдымы?
— Авыр вакытлар күп булды, аеруча «ашыгыч ярдәм»дә эшләгәндә. Нәрсә генә күрмәдек инде. Ял бик тимәде, гаиләмә дә игътибарым җитмәгәндер. Хатыным үзе табиб булгач, аңлый иде инде. Нинди генә очрак булса да, «эштән туйдым» дип әйтмәдем.
— Буш вакытыгызны ничек уздырасыз?
— Инде 3 ел шәһәр читендә үз йортым белән яшим, ә анда эш бетми. Иң яраткан һөнәрем — балык тоту, тик вакыт кына җитми. Табиб кешенең эше өйгә дә кайта бит. Ә җитәкче булгач, ял көннәрендә дә гел элемтәдә булырга кирәк…
— Җавапларыгыз өчен рәхмәт, Пётр Александрович!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев