Туганайлар

Татарстан

18+
Интервью

Георгий Ибушев: «Миңа язмыш гел ярдәм итеп торды»

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев белән әңгәмә.

— Үзенчәлекле тавыш, җыр-моңга тартылуыгыз кемнән килә?
— Бу сәләтем әтидән күчкәндер. Әтиемнең тавышы бик матур иде, ул гармунда да өздереп уйнады. Абыйларым, апам да җырлый. Әле безнең Михаил исемле туганыбыз да, бик шәп тавышлы булган. Ул композитор Әнвәр Бакиров белән якын аралашкан. Нәселебездә сәләтле кешеләр күп, иҗатка тартылуым да гаиләдән килә.

— Гаиләгез белән дә якыннан танышыйк әле.
— Без гаиләдә 5 бала. Мин — иң төпчеге. Әнинең: «Аллаһка шөкер, дүрт балам бар. Бүтән бала тапмамын инде дип уйлаган идем. 47 яшьне узгач сине таптым. Оятымны кайда куярга белмәдем», — дип искә алганын хәтерлим. Мин Казанга киткәч, әни: «Эх, тагын бер бала табасы калган икән», — дип әйтә иде (көлә). Оҗмахта үстем мин. Апа-абыйлар үз канатлары астына алдылар, алар җиткән егет-кызлар иде инде. Миңа бармак белән чиртеп караган кеше дә булмады. Әтиебез генә озын гомерле булмады. Миңа 12 яшь булганда бакыйлыкка күчте. Әти миңа Евгений дип исем кушасы булган. Ул «Евгений Онегин«ның татарчасын яратып укыган. Туган-тумачалар белән җыелышып миңа исем сайлаганда, әтигә: «Бу исем буламы инде», — дигәннәр. Шулай итеп, Георгий булганмын.

— Әти-әниләрегез дә сезнең кебек тыйнак кешеләр идеме?
— Әти бик хисчән кеше иде. Яз көне сыерчыклар бала чыгаргач безне урамга алып чыгып: «Карагыз, балалар, сыерчыклар да балаларын ничек яраталар», — дип әйтә иде. Ул басулар белән дә сөйләшә иде, җиләк җыйганда: «Кая качасың», — дип сөйләшә-сөйләшә җыйганнары исемдә. Әтине сугышка алмаганнар. Балачагында аны чак кына ат арбасы таптамаган, соңгы мизгелләрдә арба астыннан кулыннан тартып алганнар. Зур зыяны булмаса да, әтинең бер кулы зәгыйфьрәк, көчсезрәк иде. Ул бригадир да иде, соңыннан кулы авырта башлагач, эшләмәде инде. Әтинең кулы ялкынсынып сызлады, мин аны жәлләп үкси-үкси елый идем. Әни бик тыйнак, йомшак холыклы кеше иде. Ул беркайчан да кеше сөйләп, сүз куертмады. Белсә дә, белмәсә дә: «Әнекәем, кит аннан!» — гына дип җавап бирде. Менә шул сүзе миңа да йокты. Бер-бер хәл була калса, мин дә «кит аннан», — дим.

— Георгий дәдәй, табигатькә гашыйк кеше булуыгызны да беләм. Бу кызыксыну кайчан уянды соң?
— Әти гел: «Георгийга күз колак булыгыз», — дип әйтә иде. Табигатьтә йөрергә яраткач, бераз читкә дә киткәнем булгалады. Миннән: «Кызлар булдың инде», — дип көләләр иде. Үзем генә авылның матур урыннарына йөри идем. Табигать кочагы, аның гүзәллеген тоеп үсү, шигырьләр язарга этәргәндер дә инде. Хәзер дә табигатькә сокланып карыйм. Урман-кырлар буенча йөргәч, еш кына ялгыз агачларны күрәм. Нишләптер алар миңа бик нык тәэсир итәләр. Ялгыз агачка да дус кирәк кебек тоела. Берсендә шул хәлне авылдашларга да сөйләгән идем. Берникадәр вакыттан соң: «Георгий, борчылма. Ул агач ялгыз түгел инде, янәшәсендә балалары үсеп чыкты», — диделәр. Миңа шулкадәр рәхәт булып китте.

— Әтиегез вафатыннан соң тормыш авырлыклары да арткандыр?
— Әти урын өстендә бик авыр хәлдә иде. Берсендә абыйлар белән клубка кино карарга киттек. Шулвакыт әти тәрәзә төбенә таянып, безнең киткәнне күзәтеп елаган. Ул әнигә: «Мин китәм инде», — дип әйткән. Әти вафатыннан соң авырлык сиздем дип зарлана алмыйм. Абыйлар эшлиләр иде, алар мине сыйныфташларым көнләшерлек итеп киендереп тордылар. Костюм, чалбар, күлмәкләрем гел чиста, ипле булды. Үзем дә тавыш күтәреп, сугышып йөрергә яратмадым.

— Әниегез дә вафат дип беләм...
— Әни безнең фәрештәбез булды. Бер генә дә тик тормый, гел хәрәкәттә, эштә иде ул. Без икебез дә йолдызнамә буенча «кыз»лар. Әни: «Безгә тик утырырга ярамый», — дия иде. Мин дә аның кебек гел хәрәкәттә. Эшне хатын-кызныкы, ир-атныкына бүлмим. Теләгән ризыкны пешереп ашыйм, өйдә идәннәрне дә юып чыга алам. Без моңа балачактан күнегеп үстек, әни гел эштә булгач, үзебезгә камыр куярга да, өйне чисталыкта тотарга да өйрәтте. Гөбәдиядән кала, барлык камыр ризыгын да әзерли алам, бер авырлыгын да күрмим. Ашарга әзерләгәндә күңелем ял итә.

Әни бакыйлыкка күчкәндә Казанда идем. 89 яшендә китеп барды. Ул вакытта авылда туксанга җиткән егермеләп кеше бар иде, бик каты грипп чыкты. Әни дә йөткерә башлаган, абый: «Бу яхшыга түгел, ятып тор әле», — дигән. «Кемнәр генә йөткерми соң?» — дип әйткән дә йөргән инде. Температурасы күтәрелгәч кенә урын өстенә яткан. Соңгы көннәренә кадәр үзен-үзе карады. Абый әнигә чәй эчертеп, түшәккә яткырган. Әни йокыга киткән, шуннан бүтән уянмаган. Төнге икедә миңа телеграмма килеп төште, авылга кайтып киттем.

— Нигәдер тормыштан зарланырга яратабыз. Нигә икән, Георгий абый?
— Кешегә гомер буе нәрсәдер җитми. Заман да, үзебез дә бик нык үзгәрдек. Кешелеклелек турында оныта башладык. Безне акча, мал колына әйләндерделәр. Кеше бер-берсеннән көнләшеп, берсеннән-берсе уздырып яшәргә тырыша башлады. Хәзер мәхәббәт дигән әйбер дә бетте. «Синең фатирың, машинаң бармы?» — беренче сораулар шушы. Чын-чынлап яратучылар юк дип әйтмим, әмма акча өстенлек ала. Без бит оҗмахта, җәмәгать. Эшләгән, тырышкан кеше рәхәтләнеп яши. Урам себерүче бер дустым бар. Берничә ноктада җыештыра, аена 70-80 мең сум хезмәт хакы ала. Ә кешеләр урам себерүче дип кимсетеп сөйлиләр. Яшьләр заводка эшкә килми, диләр. Эшкә килгәч үк 100 мең хезмәт хакы түләмиләр инде. Башта тәҗрибә җыярга, бераз түзәргә кирәк. Филармониягә эшкә килгәндә бер концерт өчен 8 сум 50 тиен акча ала идем. Аена шул 120 сум җыелгандыр. Аннан мине Краснодарга бәйгегә җибәрделәр. Яхшылап әзерләнергә җитешмәдем, шулай да лауреат булдым. Кайтып төштем, хезмәт хакын 150 сумга күтәргәннәр, шаккаттым.

— Сез бер аягыгыз белән консерваториядә булып та, армиягә китеп барасыз. Ни өчен?
— Мин бит консерваториягә керер өчен имтихан бирергә кирәклеген белмәдем, шуңа күрә соңарып килдем. Нәҗип Җиһанов тыңлап карады да: «Бу егетне алабыз, бер елга урын табып торырга кирәк», — диде. Тулай тораклар тулы иде. Миңгол абыйдан чемоданымны урладым да, кайтып киттем, армиядә хезмәт иттем. Анда да рәхәтләнеп җырладым, гөр килә идек. Армиядән соң Түбән Камада заводка эшкә кердем. Абый да шунда эшли иде. Эшем бик шәп, хезмәт хакы да яхшы. Өч елдан фатир бирәбез, өйләнсәң ике бүлмәле була, диделәр. Телеграмма килде: «7 июль имтиханнар. Казанга кил», — дип язылган иде. Эшне ташлап киттем.

— Үкенмисезме?
— Язмышымнан канәгать. Гаҗәеп шәхесләр белән аралаштым. Гап-гади авыл малае ниндидер дәрәҗәгә ирешә алды. Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Вафирә Гыйззәтулина, Хәйдәр Бигичев, Азат Аббасов белән бергә эшләдек. Берсендә «Безнең ил» дигән җырымны башкардым. Шуннан соң, Илһам абый йөгереп килеп: «Бу бит чиста классика!» — диде. Илһам абый мине якын күрде. Озаклап сөйләшеп утырырга ярата идек.

— Элек филармония җырчылары иң затлылар, иң дәрәҗәлеләр иде. Ә хәзер филармония эшчәнлеге икенче планга күчә кебек.
— Тамашачыны җиңел җырга, такмакка, билдән түбән мәзәкләргә ияләндердек, моңа тамашачы гаепле түгел. Сәхнәгә бернинди әзерлеге булмаган җырчылар килде. Хәзер тавышны көчәйтеп, матурлап була. Авыррак җырларны сәхнәдә сикерә-сикерә җырлап булмый. Булмаган тавышны яшерер өчен бии башладылар. Аннан бөтенләй авыз ачып торуга күчтеләр. Җыр өчен борчылу бетте, аның урынына каш, чәч, күлмәк кайгысы беренче урынга чыкты. «Мин авырыйм, ничек җырларга икән?» — дип тә уйламыйлар. Әгәр сәхнәдә авыз ачып селкенеп торуны тыйсалар, безнең җырчыларның күбесе бер ай эчендә качып бетәр иде.

— Сезне Язучылар берлегенә кабул иткәннәр икән...
— Мин — җырчы, төп хезмәтем ул. Аңа 47 ел гомеремне багышладым. Дөресен әйткәндә, язучылар берлегенә алганнарын очраклы гына белдем. Шигырьләр язу — ул җан азыгы. Балачакта «Яшь ленинчы»га шигырьләр җибәрә идем. Миңа редакциядән хат килде: «Каләмең бар, язуны ташлама», — дигәннәр. Бервакыт «Әтиләр» дигән шигыремне «Яшь ленинчы»ның беренче битенә бастырып чыгардылар.

— Тормыш иптәшегез Әдилә ханым — скрипкачы. Сез беренче караштан гашыйк булдыгызмы?
— Горький урамында репетиция залыбыз бар иде. Анда мәрхүмә Мөнирә Хәбибуллина эшләде. Без филармония артистлары бөтенебез шунда җыела идек. Мөнирә Хәбибуллина, Люция Исмәгыйлева һәм тормыш иптәшем Әдилә трио буларак та эшләп алды. Алар белән «Алтын фонд»ымны яздырдым. Менә шул вакытларда Әдиләгә күз сала башладым. Ул бик тыйнак, аз сүзле иде. Берникадәр вакыт очрашып йөргәч, гаилә кордык. Беләсезме, миңа язмыш гел ярдәм итеп торды. «Кирәк» дип уйлап кына куя идем, теләгем чынга ашып торды. Мактаулы исем, фатирлар сорап хатлар да язмадым. Әле Татарстанның атказанган артисты исемен алуны да бер атнадан соң гына белдем. Котлыйлар да котлыйлар, ә мин телевидениедә концертымны күрсәткәнгә котлыйлар дип уйладым. Рәхмәт әйттем дә, оныттым. Бер атнадан соң, мактаулы исем алуымны белеп шаккаттым.

— Тормыш иптәшегез белән холыкларыгыз охшашмы?
— Без бергәләп чәй эчкәндә сөйләшеп, серләшеп алабыз. Ә болай бер-беребезнең эшенә аңлап карыйбыз. Әдиләгә тынычлык кирәк булганда аны борчымыйм. Ул да шулай ук. Бер-беребезне аңлап яшибез, шөкер. Тормыш булгач, тәлинкә дә ватыла. Әмма аңа карап дөнья бетми бит, без тәлинкәне себереп чүплеккә генә атабыз.

— Балаларыгыз нинди өлкәдә эшлиләр?
— Улларым бер-бер артлы тудылар. Балаларны бергә тәрбияләдек, Әдиләнең әнисе дә безгә бик ярдәм итте. Улларым 4-5 яшьтән үк консерватория каршындагы музыка мәктәбендә укый башладылар. Бик шәп скрипкачылар иде. Өйдә өч скрипкачы репетиция ясый башлагач, тиз генә аш бүлмәсенә кереп кача идем (көлә). Мин аларны консерваториягә укырга керүенә 100 процент ышандым. Улларым: «Әти без башка университетка кердек», — дип әйткәч, шаккаттым. Әмма аларның үз тормышы бит, шуңа күрә каршы килмәдем. Бер улым сатып-алу өлкәсендә эшли, икенчесе — видеокүзәтү, компьютерлар белән шөгыльләнә. Иң мөһиме — үзләре эшләреннән канәгать.

— Георгий дәдәй, сез керәшен егете — православие диндә, тормыш иптәшегез Әдилә ханым — ислам динендә. Ә балаларыгыз кайсы динне сайлады?
— Без дин темасына беркайчан да берьяклап кына сөйләшмәдек. Без ике диннең дә бәйрәмнәрен үткәреп бардык. Бу мәсьәләдә беркайчан тавыш чыкмады, чөнки Аллаһ — бер ул. Дингә карата үзеңнекен тот, башканыкын хөрмәт ит принцибы иң кулаедыр. Дин белән бик сак эш итәргә кирәк. Ул халыкны берләштерә дә, шул ук вакытта аера да ала. Аек акыл белән аңлап эшләсәң, дин яктылыкка илтә. Кешенең күңелендә кешелеклелек, изгелек, иман булырга тиеш. Менә шуннан да олы әйбер юк.

Шәһри Казан, Илгизә Галиуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев