Зәй ягы керәшене, өч сугыш кичергән Куприян тормышы (дәвамы)
Бу язма Кабан Бастырык авылыннан (Зәй районы) Куприян Ермаков, аның гаиләсе һәм балалары язмышы аша, гади халык, аның ныклыгы, батырлыгы турында сөйли.
Соңгы сулышкача
Сугыш башлануга фронтка киткән Куприян бабай 1945 елның январь аенда Варшава янында соңгы тапкыр яралана. Аны үлгән дип уйлап, кабергә ташлыйлар. Күмә башлагач, бер солдат аның кулын кымшатып куйганын күрә һәм аны яу кырына алып чыгалар.
Куприян бабай 1946 елга хәтле госпитальләрдә дәвалана. Әбиебез сөйләвенчә, 1946 елның январь аенда ике солдат Куприян бабйны носилка белән кертеп, караватка салалар.«Әле тагын бер алты ай торыр», — дип әйтәләр.
Куприян бабай шуннан соң да 14 ел яшәп, 1960 елның 18 ноябрендә иртәнге сәгать дүрттә, әнием Нина күз алдында үлә.
«Иртәнге 3 иде., әтинең хәле авырайды, идәнгә ауды, аңын җуйды, әни Җәгүр дәдәйне врач Симун дәдәйләргә йөгертте. Арьяк урамыннан Симун дәдәй килеп җиткәндә, үлгән иде инде. Әтинең бик күп орденнары, медальләре бар иде, исемнәрен мин белмим, кечкенә чакта без аның белән уйный идек. Ул медальләр юкка чыктылар. Элек ишектә йозак булмый иде, бикләүче кеше юк иде. Кем тели, шул керә иде, — дип сөйләгән иде Михаил дәдәй безнең Куприян бабай һәм аның сугышчан бүләлкәре турында соравыбызга җавап итеп. — Әти үзен ветврач һәм агротехник дип әйтә иде. Авылдашлар, күрше Дүрт Мунча, Зичәбаш, Кызыл Таң, Ильич, Таш Елга авыллары кешеләре, маллары чирләсә дә, сыерлары бозаулый, кәҗәләре, сарыклары бәрәнли алмаса да, мал печәргә, чалырга кирәк булса да, әти янына ярдәм сорап килделәр. Җәгүр дәдәй белән без аның кайтуын түземсезлек белән көтеп торабыз, ул я ярты буханка ипи, я ике йомырка, я мал чалгандагы чалуын алып кайта. Әти яз көне орлыкларның тишелешен тикшерә иде, аны колхоз председателе, агрономнар безнең өйгә килеп атка утыртып алып китәләр. Язгы чәчү алдыннан — чәчүлек җирләрен карарга, ә көз җитәрәк, башакларның өлгергәнме-юкмы икәнлеген, уңышны кайчан җыеп алырга кирәклеген бергә киңәшләшеп ачыклар өчен, әтине атка утыртып алып китәләр иде. Аның өйдә башакларны, бөртекләрне тикшерә торган приборлары бар иде. Әти үлгәч, колхоз председателе безгә кереп: «Суфия түти, бу приборлар сезгә кирәк түгел инде, колхозга бирегез», — дип, әнидән сорап, аларны алып чыгып китте…
Куприян бабай турында аның улы Михаил сөйләгәннәр дә гаҗәпкә калырлык: «Без бәләкәй чакта авыл советы председателе Пауал дәдәй Волков, Иван дәдәй Ермаков; безгә каршы якта торучы ап-ак сакаллы Мирун бабай; Пушкин бабай (Григорий Пушкинга авылда исеме белән эндәшүче юк, бөтенесе Пушкин бабай дип йөрттеләр); Җәгүр дәдәй Брицов; Ион дәдәй Батаев; Җәрмүш дәдәй Клементьев һәм башкалар безгә җыелалар иде. Ә Җәгүр дәдәй белән без, һәрвакыт сүндәрәдә ятабыз. Алар, идәнгә ятып, тәмәке тарталар.
Әти трубка тартты, соңгы ике елны тәмәке тартуын ташласа да, трубкасын һәрвакыт авызына кабып йөрде. «Балалар, минем трубка кая киткән, кая куйдым икән», — дип бездән сорый, ә үзенең трубкасы авызында була иде. Безгә кызык,»әти, трубкаң авызыңда», дип көләбез. Әтинең азакы яралануында сул як күкрәгендә ядрә, снаряд кыйлпылчыклары калган, ул яктагы күкрәге асылынып тора иде, менә шул кыйпылчыклар йөрәгенә бәреп, ул шуның белән үлеп тә китте. Мунчага кергәч, «улым, сыртны ышкы әле», дип әйтә иде. Аның сыртын күзне йомып ышкый идем, чөнки аркасында яра өстендә яра иде. «Варшавага ике тапкыр барып җиттем, беренчесендә — атка атланып, икенчесендә — пулемётны сыртка асып», дип сөйли иде. «Ленинның сөйләвен ике тапкыр кырында ук басып торып тыңладым, Л. Д. Троцкий белән өч тапкыр кул биреп күрештек, С. М. Будённыйны якыннан белә идем», дип сөйли иде әтием».
Сугышның беренче көннәреннән
Сугышның беренче көннәреннән үк, Куприян бабай фронтка китә. Аның артыннан олы улы Порферий да китә. Сирәк кенә булса да, бабайдан да, Порфирий дәдәйдән дә хатлар килә. Ә бер көнне, 1942 елны, өчпочмаклы хат килә, анда Сталинград өчен барган каты сугышларда Порферий дәдәйнең хәбәрсез югалуы турында язылган була.
1943 елда «Суворов» стратегик һөҗүм операциясенең Смоленск өчен барган сугышында ул үзенең улы Александр белән бергә сугышкан була, ләкин ул чагында үзе бу хакта белми. 1942 елның сентябрендә, ягъни 17 яше тулганчы ук, Александр үзе теләп сугышка китә. Яшен арттырып күрсәтеп, сугышчылар сафына баскан Александрны башта Мәскәү янындагы полк мәктәбендә укыталар һәм отделение командиры итеп, Смоленск өчен барган сугышка җибәрәләр.
Кече сержант Александр Ермаков 22нче укчы дивизиясенең 62нче полкында үзебезнең районның Түбән Биш авылыннан Галимҗан абый Нәгыймуллин белән бергә сугышалар. Александр пулемет расчётының 1нче номерлы пулеметчысы була. Алар артиллериядә хезмәт итәләр. Фашистларның котын алган «Катюшалар»дан дошман өстенә реактив снарядлар оча. Каты яраланып, Александр 1943 елның 14 октябрендә, үзенә 18 яшь тулган көнне яу кырында ятып кала.
Сугыш беткәннән соң, Галимҗан абый Кабан Бастырыкка, әниләргә килә. Александр дәдәйнең сугышта батырларча һаләк булуын әйтә. Смоленск өлкәсенең Красный районындагы Арвязино авылы җирлегендәге туганнар каберлегенә, башка сугышчылар белән бергә, аны үз куллары белән җирләвен сөйли...
Бик күп сугышчыларның гомере өзелгән, бу канкойгыч сугышта Куприян бабай да каты яралана, контузия ала. Алты ай госпитальләрдә ятып дәваланганнан соң, аңа авылга кайтып килергә рөхсәт итәләр. Ә авылда, үз гаиләсендәге хәлләр сугыштагыдан бер дә ким булмый...
Олы улы, пулемётчы Порферийның 1942 елны Сталинград өчен барган канкойгыч сугышта хәбәрсез югалуын; кече улы Александрның 18 яше тулган көнне яу кырында ятып калуын; хатыны Агафиянең 1942 елның декабрь суыгында төрмәдән кайтканда юлда туңып үлүен; сабый балалары Нина, Евдокия, Татьянаның өйдә үзләре генә калуын Куприян бабай госпитальдән чыгар алдыннан гына белә…
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев