Зәй ягы керәшене, өч сугыш кичергән Куприян тормышы (башы)
Бу язма Кабан Бастырык авылыннан (Зәй районы) Куприян Ермаков, аның гаиләсе һәм балалары язмышы аша, гади халык, аның ныклыгы, батырлыгы турында сөйли.
Үзем хәтерләмәсәм дә...
Миллионнарча кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, хатыннарны тол калдырган сугышның утлы мәхшәре безнең Кабан Бастырык халкы җилкәсенә дә авыр хезмәт, ачы күз яшьләре булып төшкән. «Әти» сүзен әйтергә тилмереп үскән сабыйлар, ничә еллар буена олы юлдан күзен алмыйча, газиз улын көткән аналар, ирен көткән хатыннар, дәдәләрен көткән сеңелләр, сөйгән ярларын көткән кызлар... Бөек Ватан сугышында җиңүгә 79 ел тулса да, ул чор кешеләре фидакарьлеге, патриотлыгы күңелләрдә яши.
Минем бабам Куприян Парферьевич Ермаков өч сугышта катнашкан. Ул 1895 елның 8 октябрендә Уфа губернасының Минзәлә өязендәге Әхмәт волостена кергән Кабан Бастырык авылында (хәзерге Зәй районы) туган. Миңа 2 яшь чакта, 1960 елның 18 ноябрендә ул вафат булган.
Әнием Нина Денисова (1928 елгы) гомеренең соңгы көннәренә кадәр әтисе Куприян, әнисе Агафия һәм дәдәләре турында көн дә сөйли иде:«Безнең өйдән беркайчан да кеше өзелмәде. Кеше килеп керсә, якты йөз белән тизрәк самовар куя, өстәл янына утыртып сыйлый идек. Бер вакытта да кешесез ашаганыбыз булмады. Күп җирләрдә булган, дөньяның ачысын-төчесен татыган әтием янына киңәш сорап киләләр. Кая барып, кемгә мөрәҗәгать итәргә кирәклеген аңлата, кирәкле урыннарга үтенеч хаты язарга булыша. Башта — үзебезнең авылдагы чиркәү- приход мәктәбендә, аннан соң авыл хуҗалыгы белгечлегенә укыган әтием бик грамоталы иде. Үзен ул «мал врачы, агротехник» дип әйтә иде. «Бервакытта да артык нык борчылырга кирәк түгел», дип әйтәргә ярата, авыр хәлләрне үзе дә уен-көлке белән үткәреп җибәрергә тырыша, безне дә шуңа өйрәтте».
«Суфияңа өйләнәм»
1914 елның 15 сентябре. Ул көнне бөтен авыл халкы чиркәүгә келәүгә җыела. Чөнки бу көнне чиркәүдә гади генә келәү булмый, авыл халкы үзенең улларын сугышка озата. Сугышка баручылар ат арбасына утыргач, 18 яшьлек Куприян кырына 8 бала атасы, Исидор дәдәй утыра, атлар кузгалалар. Шул вакытта Исидор дәдәйнең олы кызы Марфа түтинең, башындагы яулыгын кулына тотып болгый-болгый, йөгергәнен күреп, атлар туктала...
Сулуы капкан Марфа: «Әтием, әни бәбиләде, кызы бар, нинди исем кушыйк?» — ди. Тугызынчы баласы туганын ишеткән Исидор дәдәй: «Әйбәт булган, бәхетле бала булсын. Суфия дип кушыгыз», —дип әйтүгә, атлар алга чаба.
Шунда яшь егет Куприян, уены-чыны белән бергә: «Сидар дәдәй, икебез дә сугыштан исән-сау әйләнеп кайтсак, Суфияңа үзем өйләнермен, бу кызыңны миңа кияүгә бирерсең», — ди. Барысы да дәррәү килеп, көләләр.
Ә бит ул сүзләр фәрештәләрнең: «Амин!» дигән чагына туры килә. 7 елдан соң сугыштан исән-сау кайта Куприян. Исидор дәдәй белән ике арадагы теге сөйләшүдән соң 29 ел үткәч, чыннан да Суфия аның хатыны була…
Җиде ел сугышта йөргәннән соң
«Әти беренче бөтендөнья сугышында кавалерист, унтер офицер була. Сугыштагы батырлыклары өчен ике Георгиевский кресты бар иде. Кечкенә чагымда, үземне белә башлаганда, бу ике Георгиевский крестының пожарда чүпрәкләре янган, кресты исән иде әле, без алар белән уйный идек, — дип сөйли иде әни. — Гражданнар сугышының башыннан азагына хәтле әти эскадрон командиры булып кызыллар ягында А. В. Колчакка каршы сугыша. «1917 елны окопта мине партиягә алдылар». Ул вакытта коммунистларның агитация-пропагандасы көчле булган. Берничә мәртәбә ул Л. Д. Троцкийның сөйләвен якыннан торып тыңлый».
Сугышчы Куприян каты яраланып, дәваланырга өенә кайтып килә. Яраларыннан савыккач, аны яңадан Кызыл Армия сафына алалар. Ул бу юлы да кавалерист, эскадрон командиры булып, махночылар һәм ак гвардиячеләргә каршы сугышларда катнаша. 1920 елда М. Н. Тухачевский җитәкчелегендәге гаскәрдә полякларга каршы көрәшә. Варшавага җитәләр. Анда барып җиткәч, «Гражданнар сугышы бетте» дигән хәбәр килә.
Җиде ел сугышта йөргән һәм өч мәртәбә контужен, дүрт мәртәбә ранен булып, җиде тапкыр үлемнән исән калган Куприян Ермаков 1921 елның язында туган авылына кайта. Гражданнар сугышыннан «Ермакову К. П. от С. М. Будённого» дип язылган исемле кылыч та алып кайта.
«Пожардан соң, сабы урынында штырь гына тырпаеп, кәкрәеп калган иде ул кылыч. Аны өй түбәсенә яшереп куйганнар иде. Бәләкәй чакта мине өй түбәсенә алып менеп, ул кылычны Җәгүр дәдәй күрсәтте: «Берәүгә дә әйтмә, моны әти качырып куйган». Бүрәнә башларын такта белән төреп куялар, кәрниз дип атала, менә шул кәрниздә, урам якта иде ул. Элек безнең йорт дүрт почмаклы булып, алдагысы өйалды гына иде, өй түбәсенә шуннан менә идек. Әтинең әле Беренче бөтендөнья сугышыннан алып кайткан һәм карават башына элеп куелган иңле «офицерский» каешы бар иде. Ул аның белән кырына торган пычагын үткенләде, — дип сөйләгәне дә хәтердә әнием Нинаның. — Аның бергә сугышта булган Мәкчем исемле иптәше бар иде. Ул безгә Таш Елга авылыннан төшә, Без аны «Рамай» дип йөртә идек. Чөнки Мәкчем дәдәй, төшешли, бер «ярты» алып керә, әти белән шул бер "ярты«ны әкрен генә эчәләр. Кочаклашып җылыйлар, һәрвакыт «Рамай» дигән җырны җырлыйлар иде. Шуңа күрә тәрәзәдән Мәкчем дәдәй килгәне күренсә, Җәгүр дәдәй белән без әтигә: «Әнә, Рамаең килә», — дип әйтә идек. Мәкчем дәдәй буйга әтидән кыскарак, әти кебек үк мыеклы, ә мыеге бик хәтәр, Чапайныкына охшап тора иде».
1921 ел һәм аннан соңгы тормыш
Белгәнебезчә, 1921 елда Идел буенда корылык, ачлык була. Дөнья күргән, утны-суны кичкән 25 яшьлек Куприян авылда калса, ачлыктан үләсен сизенә. Шуңа күрә ул Удмуртияның Можга шәһәренә китә. Ул анда тегермәндә икмәк ташучы булып эшли. Әтисе Парпим бабайны да үзе белән алып китә.
Парпим бабай: «Мин монда тора алмыйм», — дип авылга кайтып китеп, 1921 елны ачлыктан үлә. Беренче бөтендөнья сугышына бергә китеп, сугыштан исән-сау кайткан, 9 бала атасы Сидар бабай да 1922 елны ачлыктан үлә.
Куприян 1922 елны Можгадан туган авылга кайта. Кайткач, күрше Дүрт Мунча авылы крестьяннары Афанасий Васильевич белән Иулиания Илларионовна семьясында туып-үскән чибәр һәм тырыш Агафияга өйләнә. Бер-бер артлы биш балалары туа. 1923 елда иң олы уллары — Порферий, аннан соң, Александр (1925 елгы), минем әнием Нина (1928 елгы), Евдокия (1933 елгы), Татьяна (1937 елгы).
«Әтием бик матур җырлый иде. Безнең өйдә һәрчак кунаклар була иде. Ул борынгы керәшен җыруларын башлап җибәрә, калганнар аңа кушылалар. Безгә ашка килгән һәр кешегә атап җыр җырлый. Әтием җор телле, бик шаян һәм тапкыр, һәр туган проблеманы уен-көлке, шаян сүз белән уздырып җибәрергә тырыша иде. Төрле кызык хәлләрне исенә төшереп сөйли, кайбер чакта үзе дә уйлап табып мәзәкләр китереп чыгара. Аның сөйләгән сүзләрен авыл халкы кызык итеп сөйли иде. Сугышта булган вакыйгаларны да безгә күп сөйли. «Авыр чаклар, кыен хәлләрдә калган вакытлар күп булды, Ходай Үзе миңа ярдәм итте һәм хәзер дә ярдәм итә», дип әйтә иде. Нәрсә булса да, «Ходай язмаган эш булмас“, дип кабатларга яратты, Ходайның барлыгына ышанды. Олы кыз булгангадыр, әти миңа көн дә Евангелие китабын, изге кешеләр тормышы турындагы китапларны кычкырып укыттыра иде. Үзе дә китаплар укырга яратты. «Буыннан-буынга күчкән акыл, зиһен — китапларда, китапны яратыгыз, укыгыз», дип өйрәтте ул безне. Евангелиедәге притчалар, мәкаль, әйтемнәр белән сөйләште. Халык медицинасын да яхшы белә иде», — дип, әтисе Куприян бабайның үзләрен белемле итәргә тырышуы турында да искә алды әнием.
Китап укуга мәхәббәт кечкенәдән тәрбияләнгәнгәдер, әнием Нина үзе дә, аның сеңелләре Аудый, Татьяна, энеләре Александр, Егор, Михаил — барысы да укырга яраттылар. Почтальон булып та эшләгән әнием бик күп газета-журналларга язылды. «Казан утлары», «Азат хатын» журналларындагы бөтен романнарны, повестьларны ул, без кечкенә чакта, барыбызга да кичләрен кычкырып укыды. Район һәм республика газеталарын, «Яшь ленинчы», «Ялкын» журналларын, башта — «Керәшен сүзе»н, аннан соң «Туганайлар» газетасын яратып укыды. Кызыклы китаплар, әдәби әсәрләр уку әниемнең һәм сеңелләренең, энеләренең гомер буе иң яраткан шөгыльләреннән берсе булды. Әнием язучылар турында, аларның әсәрләре турында күп белә, ул әсәрләргә анализ ясый, үз фикерен әйтә иде. Гомумән, аның һәрнәрсәгә үз фикере бар иде. Бик катлаулы сорауларга да гади, аңлаешлы итеп, берничә сүз белән генә җавап әбирә һәм алар дөрес тә булып чыга иде.
Колхозлашу чоры авырлыклары
«Колхозлашу еллары башлангач, безнең Кабан Бастырык авылында «Ворошилов» колхозы төзелә. Әтиебез Куприян бөтен тапкан мал-мөлкәтен күмәк хуҗалыкка тапшырып, беренчеләрдән булып колхозга керә һәм авылның беренче колхоз председателенә һәрчак ярдәм итә. Аның белән гражданнар сугышында бергә сугышкан Күчтә дәдәй колхозга керми. Колхоз идарәсе аны раскулачивать итәргә дип карар чыгара. Әти төнлә белән бакча аркылы аларга бара һәм: «Күчтә, гариза яз, без килгәнне тәрәзәдән күрү белән, каршыга чык, „колхозга үзем добровольно керәм», дип әйт», дип, аны кисәтеп куя. Күчтә дәдәй гариза яза һәм колхозга керә. Колхоз идарәсендә эшләүче Махмуров, кич белән бер «ярты» күтәреп барып, шул Күчтә дәдәйне сөйләштерә: «Син колхозга керәсе түгел идең бит әле, ничек кисәк кенә фикереңне үзгәрттең, ничек колхозга керергә уйладың?». Күчтә дәдәй, «салган баштан»: «Куприян килеп кисәтте», ди. Ә Махмуров иртән Иске Зәйдәге НКВДга барып, барысын да сөйли. Икенче көне иртән НКВДдан килеп, әтине кулга алалар, — дип, колхозлашу чорында халык күргән авырлыклар турында да ачынып исә ала иде әни. — Күчтә дәдәйне дә, семьясы белән бергә, Себергә сөрәләр. Халык сөйләве буенча, Чаллыда иске аэропорт бинасы шушы Күчтә дәдәй өе булган булырга тиеш. Ул алты почмаклы бик зур, юан бүрәнәләрдән эшләнгән өй булган. «Аны Кабаннан сүтеп алып китеп, Чаллыга аэропорт итеп салып куйганнар», дип сөйли иде безнең әти дә. (Күчтә дәдәйнең планында — авыл советы, аннан соң медпункт булды, хәзер Клавдия Максимовалар тора — авт.).
«Подкулачник» дип, Куприян Ермаковның партбилетын алып, партиядән һәм колхоздан да чыгаралар «Авылдашын раскулачиваниедән коткарып калырга теләп, алдан барып кисәтте, нәрсә эшләргә, ничек сөйләшергә кирәклеген алдан барып аңлатты», дип, гаепләп, төрмәгә утырталар. Ул — бу статьяга туры килгән "җинаять"ләре өчен күп кенә кешеләрне аткан вакытлар әле.
Гражданнар сугышында күрсәткән батырлыкларын исәпкә алып, Куприянны исән калдыралар, 6 айдан соң төрмәдән чыгаралар. Ул төрмәдән кайткач, аларның гаиләсен яңадан тиз генә колхозга алмыйлар. 1939 елга кадәр бик нык рәнҗетәләр: көз көне бөтен уңышны алып чыгып китәләр, ачлы-туклы яшәрлек кенә калдыралар; өйләренә җиде тапкыр тентү керә һәм өйдә нәрсә бар — бер әйберне дә калдырмыйча, бөтенесен алып чыгып китәләр.
Ә 1939 елны ут чыгып, бер әйбер дә калмыйча, көлгә калып яналар. Ни кызганыч, янгын вакытында Куприян Ермаковның төенчеккә салып өй түбәсенә куелган документлары —Беренче Бөтендөнья сугышында, Гражданнар сугышында Кызыл Армия ягында сугышуы турындагы рәсми кәгазьләре, сугыштагы званиесе турындагы белешмәләре, сугышта бирелгән наградаларының — Георгиевский крестларның, медальләрнең документлары да, шулай ук, фотолары, хатлары янып бетә... Яңадан колхозга аларны 1939 елда гына кабул итәләр.
«Әти бәләкәй чагында бер тапкыр, тагын 1939 елны һәм 1953 елларны янгын чыгып, өйләре өч тапкыр яна. Шунда, янгын вакытында аның бөтен китаплары (дини китаплары да), документлары, Мактау кәгазьләре янып юкка чыга, Икенче Бөтендөнья сугышында алган наградалары, званиесе турындагы белешмәләр, фронттан килгән хатлар, Агафия әбинең, Порферий дәдәй белән Александр дәдәйнең «похоронка»лары (үлемнәре турындагы хатлар) — берсе дә калмыйча янып бетә. Икенче Бөтендөнья сугышында әти рядовой, пулемёт расчетының 1нче номерлы атучысы булып хезмәт иткән. «Өч тапкыр 2нче номерлы атучы үлде, мин каты яраландым, ризыгым бетмәгәч, исән калдым», дип әйтә иде әтием», — дип сөйләгәне дә булды әниемнең.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев