Яңа Балыклы авылының үткәне, хәзергесе
«Керәшен сүзе» газетасында 1998 елны басылып чыккан бу язмада Башкортстанның Яңа Балыклы мәктәбе укытучысы Рәсимә Шәйдуллина шул авыл турында сөйли.
Бакалы районында яшәүче 35 меңгә якын кешенең 9 меңе — керәшеннәр. Танылган башкорт драматургы Нәҗип Асанбаев та (Николай Васильевич), 3 мең метрга йөгерү буенча рекордчы Светлана Ульмасова да, район администрациясе башлыгы Пётр Никитин да шушы төбәктә туып-үскән кешеләр.
Керәшеннәр 22 авылда яши: Ахман, Үмер, Яңа Илек, Боҗыр, Яңа Маты, Утар һ.б.
Шундый авылларның берсе — Яңа Балыклы. Сокланып туймаслык матур безнең яклар. Биредәге табигатьне оҗмах бакчаларына тиңләрлек. Кара урманнар, җырларда җырлана торган Сөн, Ык елагалры буйлап сузылган болынлыклар, әрәмәлекләр, зәңгәр күлләр — шушы матурлык беразга булса да күңелне бөтен дөнья авырлыкларыннан дәвалый.
Революциягә кадәр бу авыл Уфа губернасының Бәләбәй өязенә карган. Авыл урыны элек кара урман белән капланган булган, диләр. Беренчеләрдән булып, бирегә 1860 елларда 8 гаилә килеп урнашкан. Шул чагында ук үзләренең җырга осталыклары белән дан тотканнар Балыклы керәшеннәре. Такмаклары, озын көйләре йөрәккә үтә, һәрберсендә уйланырлык, изгелеккә, юньлелеккә өнди торган мәгьнә бар.
Авылыбызда бик күңелле итеп өмәләр үткәрә торган булганнар, эш арасында җыр, уен-көлке яңгырап торган. Сишәмбе һәм пәнҗешәмбе изге көннәр булып, зур эшләр башларга ярый торган вакыт булып исәпләнгән.
Яңа өй салып кергәндә почмак саен көмеш акча салып калдырганнар. Иң беренче булып яңа өйгә песи кергән. Ул кайда йокларга ятса, шул урында карават куйганнар.
Һәр милли бәйрәмгә безнең әбиләребез үзләренең кыз чагында суккан күлмәк, сүрәкә һәм алъяпкычын бәйләп чыга. Алар сокланып туймаслык матур.
Безнең мәктәп инде берничә ел керәшеннәрнең тарихын, йолаларын өйрәнү буенча эш алып бара. Мәктәптә музей ачып, күп кенә экспонат тупладык. Күзәтүләрдән чыгып, альбомнар төзибез, әбиләрнең йола, җыруларын видеотасмага төшерәбез. 6-7 борынгы милли кием вариантлары да бар.
Авылыбыз талантларга бай һәм керәшен җыруларын саклаган, оста итеп башкара белүче әбиләребез күп. Ул җырлар бернинди муызка коралсыз, берничә тавышка җырлана.
Кәтринбурда бөдрә тал
(Таисия Всильева һәм Мария Сурмашевадан язып алынды)
Кызарып та кояш чыгадыр
Мартин тауларының артыннан.
Инде җөгерсәк тә җитәлмәбез
Узган гомерләрнең артыннан.
Кушымта:
Кәтринбурд үскән бөдрә тал,
Җакшы адәмнән үрнәк ал.
Үтәдер гомерләр, көн дә үтәр,
Көн дә саен кем бәйрәм итәр,
Бу гомерләр көн дә бездән үтәр,
Татулыккайларга ни җитәр?!
Тауларга ла менсәк, тау биек,
Юлкайларга чыксак, юл кыек.
Безнең гомерләрнең үтүләре
Кыйблалардан исән җил кебек.
Озын көй
(Анастасия Каменевадан язып алынды)
Җирсидер атлар, җирсидер,
Карлар эреп, бозлар акканда.
Җамансу ла була шул чакларда,
— Чалгы җанап печән чапканда.
Җирсидер атлар, җирсидер,
Җирсегәне үлән утламас.
Җирсегән лә җегет атка менсә,
Җирләренә җитми туктамас.
Күпер башкайлары күкләр чәчкә, —
Җирән аткайларның курмысы.
Кычкырып торып ла җырлыйык, —
Шулар булыр җегет пурмысы.
Җибәрәек җырлап, китсен гөрләп,
Җул алмаган атлар җул алсын.
Бар моңлылар, бар моңсызы, —
Моңлылары җырлап уянсын.
Мин биредә ике генә җыр китердем. Солдат озатканда, яшьләр уенында, бәйрәмнәрдә, туйларда җырлана торган җыруларның исәбе юк.
Халыкның моң чишмәсе әле ачылмаган. Әйдәгез, дуслар, чишмәдән бер тамчы су эчкән кебек, бу җыруларны, көләрне өйрәник, яшь буынга өйрәтик.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев