Вера Минкина истәлегенә
Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Вера Минкина турында хезмәттәше Фирдәвес Хәйруллина язган истәлекләр.
Һинд хатын-кызлары матурлыкларын, яшьлекләрен саклау серләрен беркемгә сөйләмиләр дә, күрсәтмиләр дә икән. Бөек художник Рерих улының хатыны, һинд кинолары йолдызы, кияүгә чыккач, артистлык хезмәте белән хушлаша. Ә менә гүзәллеге тамчы да кимеми, киресенчә, артканнан-арта бара. Россиядән килгән кунаклар бу могҗизаның серенә төшенер өчен хатынны көн буена күздән югалтмаска тырышалар, ләкин ул һәрвакыт көннең бер вакытында юкка чыга торган була. Бикләнеп ялгыз кала. Һәрчак формада, акыллы, сабыр хатынның, ялгыз гына калып, нинди күнегүләр эшләгәнен беркем дә белми, белә дә алмый.
Менә безнең Вера апа да шундый. Һиндстаннан бик ерак – Чистай районының гади бер авылында туып, йога белән шөгыльләнмәсә дә, әйтерсең лә ул кеше табигатенең картаймас, яшьлек эликсиры серләрен үзенә иңдергән. Ул безнең феноменаль, уникаль шәхес. Тормышта да, сәхнәдә дә. Табигатьнең бөеклеген, көчен, кодрәтен Вера апада күреп була. Хәзер аңа, сөбханалла, 83 яшь. Әмма бу яшьне аңа беркем берничек бирә алмый.
Менә мәзәккә охшаган бер мисал. Больницага тешен тикшертергә бара ул. Теш врачы тешләренә инструменты белән сугып-сугып карый да:
Да, шәп эшләнгән протез! — ди.
Вера апа:
— Юк, протез түгел, бөтен тешләрем дә үземнеке, — дигәч, врач телсез кала. Ышанмыйча кат-кат инструмент белән сугып карый. Бөтен тешләренең үзенеке һәм сәламәт икәненә инанып шакката.
Шаккатмаслык та түгел шул.
Вера апаның физик сәламәтлегенең серен аңладым кебек. Ул аның рухи яктан сәламәт, чиста күңелле булуыннан килә: көнләшми, гайбәт сөйләми. Ходай биргәненә шөкер итә, кеше өчен шатлана белә, матурлыкка сөенә, үзен рәнҗеткәннәрне кичерә ала.
Театр шундый катлаулы организм инде ул. Һәркемнең хезмәте коллектив белән бәйләнгән. Һәр рольне диярлек ике кеше башкара, берсе уйнаса, икенчесе буш кала. (Гүя ул да бу спектакльдә шул ук рольне уйнаса да.) Мәскәүгә барганда, чит илгә барганда берсе калырга тиеш. Билгеле, аның да барасы килүе шиксез. Вера апа андый очракларда үзен кулга ала белә, кемдер, бәлки, тавыш чыгарып, үзенең хаклыгын исбатлап, хуҗаларга керер, йөрер, булмаса, елар иде. Ул сабыр гына, йөзенә эчке халәтен чыгармыйча, зирәк акылын кушып, түзеп кала ала. Вакланмый, гомумән, үз-үзен саклау чараларын белә. Үзе белән гармониядә яши. Үзен ярата. Хатын-кыз үзен яратырга тиеш тә. Шулай булганда гына сине тирә-юньдәгеләр дә ярата. Вера апа, гомумән, халык мәхәббәтен яулаган артистка.
Ә тормыш юлы аның да катлаулы була. Өстенә ябырылып килгән кайгы-хәсрәтләрне, авырлыкларны сабыр кичерә алуының әҗерен менә хәзер күрә дә.
Бүген дә кызлар кебек тупырдап тора. Хәзер дә сәламәт, безнең белән бер сафта. Моңа, билгеле, үлемсез «Әлдермештән Әлмәндәр»нең булуы, «Гөргөри кияүләре»нең сәхнәдән төшмәве дә сәбәпче. Иң мөһиме — балаларының бәхетен күрүгә иреште. Ә бу җиңел генә булмый. Ире үлеп, ике баланы ялгызы аякка бастыра, сеңелләренә ярдәм итә.
Иҗат юлын ул Күчмә театрда башлый. Зур талантын күреп, Академия театрына алалар. Балалары да тәүфыйклы булып, аңа хәсрәт китермичә үсәләр. Хәзер инде аның оныкларының балалары бар. Искиткеч бәхетле ана, әби. Бу инде бәхетләргә бәхет.
Театрның кадерле, зур артисткасы... Кайсы гына спектакльне алсак та, ул, бриллиант кебек, сәхнәне бизәп тора. Минкина — күпкырлы, киң диапазонлы артистка. Малай рольләреннән алып, кызлар, әбиләр — барысы да аның иҗатының байлыгы. «Зәңгәр шәл»дәге малае, "Чаткылар"дагы карчыгы, тарихка кереп, артистканың иҗатын бәяләүче рольләр.
Соңрак «Әлдермештән Әлмәндәр»дәге Хәмдебануы, «Моңлы бер җыр»дагы Ана образы. Бу рольләр артистканың лирик, тирән кичерешләр аша образны баета алуы турында сөйли. Вера апа сәхнәдә искиткеч партнер. Беркемгә комачауламый, киресенчә, ярдәм итә. Һәрчак автор сүзен генә сөйләр. Сәхнәдә шулкадәр дөрес, тормышчан булыр. Аның өчен күңелдә шатлык, горурлык хисләре туа.
Вера апа артыннан күпме күзәтеп килсәм дә, сер сандыгын ачып бетерә алганым юк. Мөмкин дә түгел. Сәхнәдә дә, тормышта да ул тышкы яктан бик гади. Гримны аз йә бөтенләй кулланмый. Һәрчак сәхнәгә үз йөзе белән чыга. Әйтерсең лә аны бары тик эчтәлек кенә кызыксындырган кебек. Һәрчак чама белә, кирәкмәгәнгә чыгырыннан чыкмый. Йөзенә карасаң, селкенми дә, күзе дә ачылмый кебек. Үзе генә сизә, үзе генә интуитив тоя, кирәк урыннарда гына акцент ясый. Тавышы да үзгәрә, күзе дә яна, җаны да тула. Менә шул мизгелләрдә ул очкыннар очыра ала.
Кеше буларак аның бик матур сыйфаты бар. Ул үзе белән эшли торган иптәшләренең уңышларына ихлас шатлана, чын күңелдән шакката белә, матурлыкка мөкиббән, кешеләргә игътибарлы, яңа кием кисәң, ул килеп комплимент әйтмичә үтми.
Һәр яңа туган көнгә шатлана, кадерен белә.
Бу язма — Вера апаның серләр йомгагын сүтәргә тырышып караганда туган уйлар, фикерләр генә.
Вера апа, һичшиксез, театр таҗын бизәп торучы асылташларның иң кыйммәтлеләреннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев