Артистлык каян килә дигәндә, каннан, урысча әйтсәк, геннардыр, мөгаен. Безнең керәшен халкы җырга, уенга оста
Безнең Әхмәт авылында мәчет тә, чиркәү дә бар иде. Чиркәү, агач булуы аркасында, череп ишелде, ә таш мәчетне яңарттылар. Авылның яртысы – керәшен, яртысы – татар. Ярдәмләшеп, кунакка йөрешеп яшәделәр.
***
Артистлык каян килә дигәндә, каннан, урысча әйтсәк, геннардыр, мөгаен. Безнең керәшен халкы җырга, уенга оста. Бездә рәт эчү дип йөртелә торган йола бар. Берничә гаилә берләшәләр дә көннәр буена берсеннән-берсенә “рәт эчеп” йөриләр. Бүген Метридә булса, иртәгә Иванда, аннан Микулайда... Озакка сузыла. Атна буена эчеп ничек юкка чыгып бетмиләрме? Юк, чөнки рәт эчү ул театрлаштырылган бер бәйрәм: бер тустаганны түгәрәк буенча йөртеп, кеше саен дүрт-бишәр җыр җырлап бирәләр. Тустаган түгәрәкне әйләнеп чыкканчы төш җитә (әгәр иртәдән үк утырсаң). Эчү үзе түгел, ә аралашу, җырлашу мөһимрәк. Әул бәйрәмнәрдә әни башлап җырлаучы була торганые. Апасы, сеңлесе белән өчәр тавышка да җырлыйлар иде.
Аннары безнең якның уеннары. Күрше авыллардагы яшьләр – Җәйләүләр, Бордылар, Бишавыллар килә иде кичке уеннарга. Һәр авылның үз көе була торганые.
Керәшеннәр совет бәйрәмен дә бәйрәм иттеләр, үз дини бәйрәмнәребезне дә ким-хур куймадылар. Әле тагын мәҗүсилектән үк калган бәйрәмнәр дә бар идею Мәсәлән, симет бәйрәме. Аны бездә Бишавыл (Түбән Биш) бәйрәме дип йөртәләр. Ул Троицынга, ягъни җапрак бәйрәменә туры килә – капкаларны яфраклар белән бизиләр, һәм авыл үзе бер бәйрәмне яратарак төшә: Мәләкәсләр – Питрауны, Әхмәтләр – Элҗенне (Ильин көн).
***
Арчак заманда үскәнгәме, бүтән сәбәптәнме – мин Пыкрау бәйрәмен (Покров) сагынып искә алам. Бу бәйрәмгә пыкрау тәкәсе суела иде. Әни берьюлы дүрт төрле бөккән (бездә аны тәкә диләр) пешерә: чөгендер кушылган киндер орлыгыннан, тары белән кабактан, ит белән эчәгедән, ә берсен иттән генә. Иң тәмле бәйрәм булып истә калган ул.
“Язмышым – театр” китабыннан
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев