Никифор дәдәй дәвасы
Әлеге язманы безгә Мария МАРТЫНОВА юллаган иде ( «Туганайлар» газетасы, 2005 ел, 29 декабрь).
Ул әбине Чаллының 38нче-39нчы бистә кешеләре барысы да таныйдыр. Кышын да, җәен дә аягында җылы оекбаш белән галош булыр, башында — керәшен әбиләре яратып бәйли торган йон яулык…
Җәен ситсы күлмәк, аның өстеннән инде үз гомерендә шактый хатирәләр саклаган иске кофта киеп куя, кышын ярыйсы гына таушалган соры пальтодан йөри. Тагын бер аерылып торган ягы — һәр кеше белән туганы я булмаса, күптәнге танышы кебек ачылып сөйләшә. Көн дә кибет тирәсеннән ураса да, сатып алган әйбере күренми.
Көннәрдән беркөнне юлларыбыз бер уңайга туры килеп, сөйләшеп киттек. Әби Анна Пимановна Егорова икән. Чыгышы белән Зәй районының Туңылҗа авылыннан. Ничә яшьтә икәнен сорагач, еллар исәбен бер-бер артлы башыннан үткәргәндәй, шактый гына пауза ясап торды. Аннан инде үзенең 1918 елгы булуын әйтеп, хатирәләр йомгагын әкрен генә сүтә башлады.
Гаиләдә өч бала булалар. 1921 елгы ачлык вакытында ике туганы да үлә. Өч яшьлек Аннаны әтисе үлем тырнагыннан алып кала. Кая барса да, үзе белән йөртә. Калдырып китсә, кайтуына кызы исән булмас дип курка. Шуның аркасында Анна укымыйча да кала. Туңылҗадан дүрт чакрым ераклыкта урнашкан Федот авылына иптәшләре белән йөри алмый. Әтисе ачлык тырнагыннан йолып кала алса да, авыру тырнагыннан йола алмый.
Бервакыт Аннаның аяклары тезгә хәтле гөбе кебек шешә, аннан чиләнеп ага башлый. Район больницасына алып барсалар, аякларда гангрена башланган, кисәргә кирәк, диләр. 16-17 яшьлек кыз, күрә торып, аяксыз калсынмы?! Үлемем, язмышым шушыдыр, дип, арбага кадәр көчкә сөйрәлеп чыгып, әтисе белән авылга кайтып китәләр.
Көн елый, төн елый кыз, яшьлегең бөреләнеп кенә килгән вакытат кара гүрләргә кереп ятарга җыен инде. Җитмәсә, ул аякның сызлавына түзәрлек түгел…
Бер иртәне алар өенә Никифор дәдәй килеп керә. Мал врачы булып эшләүче бу кеше урамда очраганда да, ничектер, Анна куркып, шикләнеп үтә торган була. Ә монда берьялгызы ятканда шул усал кеше килеп керсен әле.
— Кая, аягыңны күрсәт, — дип эндәшкәч, тәннәре куырылып, чымырдап китә. Янәшәдә ярдәм итүче берәү дә юк, ичмаса. Авыру кызның ай-ваена карамыйча, Никифор дәдәй юрганны йолкып ала, чи яраларга бармагы белән баскалап карый.
— Мин хәзер әйләнеп киләм, — ди дә, чыгып китә.
Аннаның күзләренә яшь тыгыла, үзенең шундый хәлдә ятуына да, ир-ат алдында оялуыннан, читенсенүеннән дә ага ул яшьләр.
Никифор дәдәй, чыннан да, бераздан кире әйләнеп керә. Кулына банка белән ниндидер мазь, кәгазьгә төрелгән кара порошок тоткан. Кыздан рөхсәт-ни сорамыйча, яраларны актарыпмы-актара…
Бу көннәрдән соң 70 ел узган. Бер кеше гомере... Өр-яңадан аякка басу, йөрергә өйрәнү, җир җимертеп эшләү... Никифор дәдәй Аннаның аяклары тәмам төзәлеп беткәч, аңа ялтырап торган яңа галошлар бүләк итә.
— Рәхәтләнеп ки, рәхәтләнеп бие, моннан соң аякларың беркайчан да авыртмаячак, — ди ул.
Маҗарага охшаган мондый хикәяне тыңлагач, ышанырга да, ышанмаска да белмичә тордым. Мал врачы булып эшләүче Никифор дәдәй 70 ел элек нинди дәва кулланды икән? Әллә Ходайдан аңа берәр кодрәт бирелгән булганмы?…
Ә Анна түти гомер буе галошлар кигән. Никифор дәдәйнең төсе итеп тә, яңадан «туган» аякларына бүләк итеп тә... Матур чүәкләр, җылы итекләр заманы җитсә дә, үзе әйткәнчә, ул Никифор галошларын кия. 87 яшен тутырган Анна әбинең башыннан ниләр генә үтмәгән дә, сөйлисе вакыйгалары күпме әле... Киләчәктә очрашырга вәгъдә итеп, үз юлымнан киттем.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев