Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер-хатирә

Май базары, Май чабу, чуман озату

Гомер-гомергә Әхмәт волосте крестьяннары, безнең әби-бабайларыбыз, Түбән Биш авылына май базарына барганнар.

Бу әле, совет власте урнашкач, утызынчы елларда да дәвам иткән. Май базары төрле елларда төрле вакытка туры килә, күп вакытта февраль аенда, сирәк кенә март башында үткәрелә.

Ләкин һәр елны атнакич (пәнҗешәмбе) көнне башлана. 1991 елны май базары атнакичкә, 14 февральгә туры килә. Әгәр халык искечә яшәгән булса, бу тирәдәге керәшен авыллары 11-16 февральдә Май чабу бәйрәме үткәрер иде. Көтеп алган бу көнне янәшә-тирә авыллардан һәм ерак-ераклардан да товар төягән сатучылар, яшьләр-кызлар, яңарак кына өйләнешкән парлар – сүрәкә-чигәчәләр таккан киленнәр һәм асыл киемнәр кигән кияүләр кошевой чаналарга җигелгән, киендерелгән көр атларга утырып, базарга киләләр. Монда юырту буенча тирә-юньдә дан казанган атлар белән килүчеләр дә була.

Май базарын оештыруга волость (олыс) тарафыннан җаваплы кешеләр билгеләнә, тәртип саклау өчен милиция чакырыла.

Базарның зурлыгына чик-чама юк. Һәркайда гармун тавышлары, җыру-бию, түгәрәк уеннар, танышулар, шатлыклы көлүләр. Ат юырттырулар башлана. Күбесенчә, юртак  атлар чабышы авыл аша үтүче данлыклы каенлы юлда, Куш Елга авылы яныннан башланып китә.

Базар чиктән тыш бай, анда нәрсә генә юк. Сатуда, җаның ни тели, барысы да бар. Егетләр сөйгән кызларына, май базары истәлеге итеп, көзге, беләзек, йөзек кебек әйберләр алып бирәләр. Аннары, базар ахырындарак, адарынып (нәзер әйтеп) килгән кешеләр Түбән Биш авылыннан Куш Елгага таба бара торган каенлы юлның уң ягында наратлар төбендәге борынгы изге каберлек өстенә утыртылган ташка кулъяулык элгәннәр, акча салганнар.

Май базарыннан кайткач, шимбә көннәрендә авылларда май чапканнар. Май чабу алдыннан, крестьян үзенең атын ныклап туйдырган, көн саен солы, тәмле итеп башак биргән. Чөнки балаларның ябык ат җигелгән чанага утырасылары килмәгән. Мәсәлән, җомга көнне Кадер авылында май чабу башланган. Анда атларга кыңгырау, чөлдерләр тагып, чигелгән бистәрләр элеп, гармун көенә җырлашып, урам буйлап мәчет очына кадәр төшкәннәр дә яңадан керәшен очына таба борылганнар. Шимбә көнне май чабуга Әхмәт авылына барганнар.

Якшәмбе көне чуман озату булган. Аның өчен урамда иркенрәк урынны кардан тазартып, түгәрәк ясаганнар, үзәгенә казык какканнар, кичтән су сибеп катырганнар да, арба тәгәрмәче кигертеп, озын, нык колга беркеткәннәр, очына чана таккканнар. Чанага утыручы егет һәм кызларны бик зур тизлек белән тәгәрмәчкә казык тагып әйләндерә башлаганнар. Күпләр мондый кызу хәрәкәткә түзә алмыйча егылалар, көлешәләр, елаучылар да була.

Кичкә таба бу урынга яше-карты җыелып, учаклар якканнар, биешкәннәр, җырлашканнар. Гаиләләр кунакка йөрешкән. Мондый күңел ачулар кешеләргә хезмәткә дәрт, яшәүгә омтылыш биргән.

Василий ЗИНГАРОВ.

(“Туганайлар” газетасы, 8 март, 2003 ел).

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев