Лариса Әхмәтшина: Безнең фотоларда семья тарихы гына түгел, авыл, ил үткәне саклана
Минзәлә районыннан Лариса Әхмәтшина кадерле мирас булган фотолар нигезендә гаиләсе турында сөйләде.
Калын фотоальбомнан сакланып калган берничә фото балачакның кадерле мирасы булып тора. Беренче фотоларда мин. Фотога ничек төшкәнемне, киемнәремнең төсләрен хәзер дә хәтерлим. Миңа 4-5 яшь тирәләредер. Яңа ел алдымы, декабрь аемы — бизәлгән чыршы истә калган. Чәчләремне сары май белән ялтыратып тигезләп тарап, кызыл ефәк тасма белән үреп куйды мама. Акка ал төстәге сызыклар төшкән бумази күлмәгемне кидерде (күлмәктәге ул бизәкләр ни өчендер миңа суыра торган барбарис конфетын хәтерләтә иде), караңгы яшел төстәге, түшенә ак бизәкләр төшкән бәйләм кофта (ул вакытта безнеңчә жимпыр) кидерделәр, муеныма бик матур төймә тактылар. Ул төймәнең матурлыгы! Ул үтә күренмәле, аксыл яшел төстә иде, бик ярата идем мин аны. Кемдер бүләк итеп биргән иде дип истә калган. Шуннан мине стенадагы боланнар төшкән чүпрәк ковер янына урындыкка бастырдылар. Карточкага төшерергә килгән абыйга нидер ошамады да, урындыкны алып, аның урынына өстәлне китереп куйдылар, мине шул өстәлгә утыртып фотога төшерделәр. Мин әле ул өстәлдә ничек утырып торганымны хәзер дә хәтерлим. Чып-чын, вспышкалы фотоаппарат белән төшергәннәрен, күземне йомганымны да хәтерлим.
Икенче фотода — мама. Ул Алабуга культура-агарту училищесын бетергәч, башта Иске Маҗын, аннан үзебезнең Яңа Мәлкән авыл клубларында завклуб булып эшли. Менә шунда эшләгәндә, аны Казанга ике айга белем күтәрү курсларына җибәрәләр. Әҗем мәчетендә укыдык, дип сөйләгәне истә калган. Фотоның артына «22.04. Казан, Маяковская урамы, Люда белән» дип язылган.
Өченче фотода — безнең семья, дәдәй белән без юк әле. Дөресрәге, мин юк. Мама дәдәй белән авырлы. Үзебезнең урыс капка алдында төшкәннәр. Тута (Купчакова Нина, бабайның сеңлесе, озак еллар почтальон булып эшләгән, ире сугышта үлгән, бердәнбер кызы Люся сугыр эчәгесе шартлаудан үлә, ялгызы яшәде), папа (армиядән кайтуына әлләни күп тә түгел, хәрби диңгез флотында хезмәт иткән җирдән, уң кулының баш бармагын өздереп кайта, хәрби киеменнән дә күренә), безнең бәбүтә (Сизова Евдокия Николаевна, авылда дүрт класс, Минзәлә кызлар мәктәбендә өч класс, аннан агрономнар мәктәбе бетерә, искиткеч акыллы, күп сөйләшмәс, уңган-булган, сабыр, озак еллар яшелчә бакчасы бригадиры булып эшләгән, бик күп кайгылар күреп тә сынмаган-сыгылмаган әбиебез безнең), мама (Сизова Валерия Ивановна, озак еллар, соңгы көннәренә чаклы мәктәп интернатында тәрбияче булып эшләде, оста чигүче, гаять кунакчыл, ачык йөзле, шат күңелле әниебез).
Дүртенче фотода — инде дәдәй мама алдында әлләкем булып утыра. Папа Калинин Михаил Васильевич — укытучы, зоотехник, бик белемле ветврач, авылның иң оста гармунчыларының берсе. Фотода да кулында гармун. «Көйне бер генә тыңлау җитә, шунда ук ота идем, мунчада уйнарга өйрәндем»-, дип сөйли иде.
Бишенче фотода — маманың бертуган апасы Сания апа (Сизова Александра Ивановна, бар гомерен балалар укытуга багышлады, Актаныш районы Түбән Яхшый авылында яшәде, шул авыл уртасында аңа мемориаль куелган) үзенең иң якын дусты Упаева Анна белән. Педучилищеның дүртенче курс студентлары. Авыр сугыш елларында да укуларын өзмәгән кызлар бу фотога диплом алган көнне төшкәннәр. Алар белән бер группада булачак шагыйрә Гөлшат Зәйнәшева, Минзәлә районында билгеле шәхес, озак еллар завроно булып эшләгән Хәниф Гыйзетдинович Хөсәенов та укый.
Ә алтынчы фотоның тарихын мин мама сөйләве буенча беләм. Ул әле Мәлкән клубында завклуб булып эшләгәндә, китапханә мөдире булып Назарова Алемпиада апа эшли. 1958-1959 елларда алар җитәкчелегендә Мәлкән үзешчәннәре район смотр концертында беренче урынны алалар. Мин үскәндә, маманың шул беренче урын өчен бирелгән капрон сары косынкасы да бар иде әле. Бу фотога шул концерттан соң төшелгән. Фотосурәттә — озак еллар авыл китапханәсендә эшләгән, бик акыллы, зыялы, интеллегент Алемпиада апа (аны бөтен авыл бик хөрмәт итте) һәм бик данлыклы, белемле укытучы Архипова Мария апа (Сиргән Марҗасы, пенсиягә чыккач Казанга бердәнбер улы янына күчеп китте). «Алар башкарган биюгә барысы да шаккатты», — дип сөйләгәне истә маманың.
Җиденче фотода мама белән сельсоветта бик озак еллар секретарь булып эшләгән Орлова Софья апа (авыл халкы өчен — Долгов Супиясы, секретарь Супия). «Бу фотога сайлау көнне, исемлек тутырганда төшереп алдылар», — дигәне истә маманың. Фотоларда бер семья тарихы гына түгел, авыл, ил тарихы да саклана.
Лариса Әхмәтшина, Минзәлә районы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев