Түбән Чыршылыдан Лидия Карпова әнисе турында: авыруы аркасында үзе бер ризык каба алмаса да, безгә дурычмак, көлчә, коймак пешерә иде
Ульяна Ивановна Данилова 1937 елда Сарман районының Владимировка авылында туа
Минем әнием Ульяна Ивановна Данилова 1937 елда Сарман районының Владимировка авылында туа. Әтисе Иван Малов Бөек Ватан сугышында үлә. Балачаклары сугыш вакытына туры килгән балаларның тормышлары бик жиңел булмый. Балачагы, мәктәп еллары Ворошилов районының (хәзерге Тукай районы) Теләнче-Тамак авылында уза. Мәктәпне тәмамлагач, Минзәләдә педагогия училищесында укып чыга. Иске Имән авылында ике ел башлангыч класс укучыларына белем бирә. Аннары Түбән Чыршылыга укытучы булып килә. Укытуда аның остазы – үз җырак дәдәсе, әбием Анна Кирилловнаның бертуган дәдәсе РСФСРнын атказанган укытучысы Иван Кириллович Тумреев була.
Балачакта исемдә калганнарны да язам. Мәктәпнең бер класс бүлмәсендә 3 рәт парталар тора һәм бер класста 1нче, 2нче, 3нче класс укучылары укый иде. Такта артындагы электр плитәсендә 5 литрлы оло чәйнектә су кайный утыра. Без олы тәнәфестә кайнар чәй эчә идек. Аннары әни балаларга төшке кайнар аш әзерләүне оештырды. Натук түти безгә тәмле итеп аш пешерә иде. Кыш көне физкультура дәресендә чаңгы, чана шуа идек.
Ә Яңа ел бәйрәмнәре күңелле була иде. Урманнан олы чыршы алып кайтып класс бүлмәсенә куялар. Ул бик матур итеп бизәлә, очына кызыл йолдоз куела. Дәфтәр битеннән кар бөртекләре кисеп, класс бүлмәсен бизибез. Натук түти, я әти Кыш бабай була, ә Кар кызы – олы класстагы берәр кыз. Бәйрәмгә бөтен халык килә. Авыл кешеләре өчен дә олы бәйрәм була иде ул көн.
Әни мәктәптән кайткач өй эшләрен карап, безнең белән дәрес әзерләп, безне йоклатып, кич белән укучыларның дәфтәрләрен тикшереп, иртәгеге көнге дәрескә план язып, соң гына ята иде.
Әтием Алексей Ефимович Данилов белән 25 ел бик тату гаилә булып яшәделәр. Бакча эшләрен бик ярата иде,жирдә эшләүне. Бакчада алмагач, кызыл, кара карлыган, крыжовник, чия, кура жиләге, яшелчәнең бар төре үсә иде. Җәй көне төрле үлән жыябыз, кыш көне үлән чәе эчәбез. Теләнче-Тамак урманыннан, Пачулкы урманыннан җиләк, гөмбә, шомырт, камыр җиләге, эт борыны жыябыз. Олы кәстрүлләргә яшелчә, гөмбә тозлаб куя идек. Әни чәчәкләр ярата иде. Бакчада георгин, астра, цинияләр үсте. Аларга карап, әни: “Балалар да бит чәчкәләргә охшаган. Чәчәкләрне вакытында су сибеп, ашлап тәрбияләсәң яхшы үсәләр. Балалар да шулай”, – дип әйтә иде. Авыл халкы өчен ул олы хәрефләр белән языла торган Укытыучы апа булып калды.
Ул вакытта бәләкәй авыллардагы мәктәпләрне ябу турында закон чыгып, 1974 елда безнең мәктәпне дә ябалар. Әни аны бик авыр кичерде. Үзе эшсез калам дип түгел, балалар мәктәпсез калалар дип, борчылды. Хәзер авылда бер укучы бала булса да, аны мәктәп автобусы килеп алып, дәресләр беткәч китерә .
Ул заманда без күрше авыл мәктәбенә җәяү йөрдек. Кар яуса да, яңгыр койса да барырга туры килә иде.
Әнием 1974 елдан 1981 елга хәтле Югары Чыршылы авыл советы секретаре булып эшләде. Ул чорны, әниемне бар авыл халкы жылы итеп искә ала. Күршеләр, авыл халкы белән дус булып яшәде әни. Күп кеше киңәш сорап керә, әни яхшы сүзен әйтеп, барысын да юатып чыгара иде. Дәдәм Виталий белән безгәдә яхшы әни булды.
Чиста, пөхтә иде ул. Каты авырганда да эшсез утырмады, бик тынгысыз иде. Безгә носкилар, бияләйләр бәйләде. Авыру аркасында үзе бер ризык та каба алмаса да, безне иртән пешкән кайнар тәмле дурычмак, көлчә, коймак көтә иде.
Мин Түбән Кама медицина училищесын акушерка белгечлегенә тәмамлап, дипломымны алып кайтып күрсәткәч, әни мине кочаклап елады.
– Кызым, син дөрес профессия сайладың, кешеләргә хезмәт күрсәтү – бик олы, изге эш ул, – диде. Әнкәйнең сүзләрен бик күп еллар узгач, үзем акушерка булып эшләп пенсиягә чыккач аңладым. Кешеләргә, балаларга чын күңелеңнән, эчкерсез хезмәт күрсәтү Ходайга хезмәт итүгә тиң икән ул.
Әниемнән истәлек булып, гомеренең соңгы көзендә – 1985 елны үз кулы белән язган шигыре калды:
Менә бүген 1нче сентябрь,
Хыялымда – мин дә мәктәптә,
Күз алдымда – белем алган укучылар,
Барысы да язылганнар минем йөрәктә.
Көзге сары яфрак жиргә коела,
Кыр казлары китәр вакыт җитә.
Күзләремнән кайнар яшьләр тама,
Минем дә китәр вакытым җитә.
Алла миңа чикле гомер биргән,
Язмышларны булмый үзгәртеп...
Миннән сезгә шул бәхиллек, –
Тормыш кадерен белегез, балалар.
Лидия КАРПОВА.
Сарман районының Түбән Чыршылы авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев