Колхозның ныклы чаклары
Мамадыш ягындагы Түбән Әрнәш авылында 1930 елда туган Николай Тимофеев истәлекләреннән.
Атлар абзары
Авылның конюшня тыкрыгыннан барганда, бәрәңге бакчаларын үтеп бераз китүгә, юлның сул ягында атлар конюшнясы урнашкан. Имән баганалар утыртып, бүрәнәләрдән койма ясап эшләнгән зур гына каралты иде ул. Түбәсе яхшылап салам белән ябылган, әйбәт такталардан түшәм җәелгән. Ике башында як-якка ачылмалы зур ишекләр, урта бер җирендә тагын шундый ук ян ишеге бар. Бу корылманың иңе — 8 метр чамасы, ә озынлыгы 70-80 метрлар булгандыр. Моны инде хәзерге заманның балта тота белүчеләре генә түгел, ә элекке балта осталары җиренә җтикереп, яхшы итеп эшләгәннәр.
Конюшня эченә, урта бер җиренннән буйдан-буйга, җигүле ат белән иркенләп йөри алырлык итеп таштан юл түшәлгән. Ике яклап, буеннан-буена, атлар тоту өчен араталар ясалган. Атка солы салу өчен һәрбер аратада — улак, печән салу өчен утлыклар ясап куелган.
Конюшняның ике башында да, почмакта такта белән бүлеп складлар ясалган, болары сбруйлар һәм башка кирәк-ярак корал кую өчен хезмәт итә. Монда һәр ат үзенең аратасында тора. Бу конюшняга ничә ат сыйгандыр, анысын төгәл әйтә алмыйм, ләкин 60-70 баштан да ким түгел.
Конюшняның югары башында — карда (атларны прогулкага чыгару өчен), шунда ук тагын берничә кечкенәрәк сарай, алары — яшь тайлар өчен. Конюшня артында тагын зур карда һәм өсте ябулы, алды ачык сарайлар тезелгән, болары — ат арбалары һәм чаналары кую өчен.
Конюшняның алгы башында — престенкалап эшләнгән ат караучылар өе, ике-өч амбар.
Минем уемча, бу конюшня 1929-1930 елларда салынган булырга тиеш. Чөнки колхозлашу шул елларда башланган. Колхоз төзеп, хуҗалыклардан атларны җыеп алу өчен башта аларны урнаштырырлык урын кирәк бит. Шуңа күрә алдан хәзерлек алып барылган булырга тиеш, башкача мөмкин түгел.
Подвал
Конюшня тыкрыгын чыккач уң якта, Дариваннар бакчасы башында колхозның зур гына подвалы бар. Бу подвал җиргә казып, бик яхшылап эшләнгән, ике кат ишекле. Мин кечкенә вакытта анда сепарат белән сөт аерту урыны иде. Ул вакытларда кешеләрдә аерым сепараторлар юк, ә колхозның зур сепараторы бар, ул бер кешегә беркетелгән. Кемнең сыеры бар, сөт аертырга теләсә, шушы сепараторга йөри.
Сөтне шушында килеп аертасың да, сөт өсте шунда кала. Берәр атна йөреп аертканнан соң, савытың тулгач, аерым билгеләнгән көнне әниләр килеп май яза. Ә без бала-чага, әниләргә ияреп, сөт өсте савытын сыпырырга, яларга киләбез, май суы эчәбез. Шул сепараторда сөт аерткан өчен монда ничә йөз граммдыр майны алып калалар — анысы колхоз файдасына, ягъни сепаратордан файдаланган өчен түләү.
Бәрәңге базлары
Подвал белән рәттән, зур-зур итеп казылган бәрәңге базлары китә. Монда, чама белән, 10-12ләп бәрәңге базы бар иде.
Болары да кохозныкы булып, ул базларда колхоз бәрәңгесе сакланды.
Ындыр табагы
Конюшня каршысында, юлның уң ягында, өсте салам белән ябылган зур гына ындыр табагы бар. Анда ат көче белән әйләндерелә торган ашлык сугу җайланмасы урнашкан. Югары чирәм янындагы ындыр табагында да шундый ук җайланма тора.
Ашлык амбарлары
Колхозның ашлык саклана торган амбарларына да чират җитте, аларны да күз алдыннан үткәрәм. Алары да шушы ашлык сугу лапасыннан ерак урнашмаган. Ике яклап, рәт-рәт итеп, алтышар амбар тезелгән — барылгы 12 амбар. Алар агач амбарлар булып, түбәләре салам белән ябылган. Бу амбарларны колхозлашу елларында хуҗалыклардан тартып алып, шушында китереп салганнар.
Уртадагы мәйдан ашлык чистарту өчен ындыр табагы булып хезмәт итә. Монда кул белән әйләндереп эшли торган 5-6 ашлык чистарту машиналары һәм башка кирәк-ярак тора. Бер башта кечерәк каравылчы өе дә бар. Анда көндез дә, төнлә дә каравылчы була. Амбарларның баш-башлары киртә белән тотып алынган, кереп-чыгып йөрү өчен ике башта да капкасы бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев