Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер-хатирә

«Иске Йортның барлык ир-атларын урамга алып чыгып тезеп куйганнар һәм ...»

Александр Долговның «Көлкәмәр» китабында тупланылган истәлекләренең берсе.

Язганыбызча, безнең нәселнең, чын фамилиясе Далматов. Нәселебез башында торучы Василий Далматович (ул озын буйлы булганга аны Озын Бачка дип йөрткәннәр. Аннан соң, килгән буынны да "озынныкылар" дип атаганнар) турында безнен семьяда бер истәлек сакланып калган.

Менә ул: Василий Казаннан җәяү кайтып килә икән. Иске Йорт авылына җиткәндә кич булган, караңгы төшә башлаган, өйләрдә утлар алганнар. Аның аркасында котомкасы-капчыгы булган. Иске Йорт урамыннан узганда аны күреп калганнар булса кирәк. Авылны чыгып, бер ярты чакырым чамасы җир үткәч, 4 кеше, ир-атлар, аның артыннан куып җиткәннәр, кыйнарга һәм таларга тотынганнар. Ул: "Талыйлар!", "Караул!" дип кычкыра башлаган. Василий озын буйлы, таза, бик көчле кеше була, Казаннан авылга көнен кайтып җитә алган. Ул арттан күсәк белән суга башлагач, аркасындагы капчыгын ташлап, һөҗүм итүчеләрдән ычкынган hәм авылга кайтып җиткән. Иртәгәсен власть кешеләренә хәбәр иткән. Эшне тикшерү өчен аны Иске Йортка алып барганнар. Кич, караңгы төшкәч, талаган җиргә алып барып, аны яңадан "караул", "талыйлар" дип кычкыртканнар, а тавышы ишетелә микән дип, тикшерүчелар өйләргә кереп тыңлап торганнар. Тавышы ишетелгән. Шуннан соң, Иске Йортның барлык ир-атларын урамга алып чыгып тезеп куйганнар һәм һәр 10 нчы кешене камчы белән суктырганнар. Авылның ике башына кара багана утыртканнар. Ул баганалар юлда йөрүчеләргә кисәтү билгесе булган: бу авылда куркыныч, сак булыгыз! дигәнне аңлаткан. Ә Василий үзе: "Алдан һөҗүм итүчеләргә ирек бирмәдем, арттан күсәк белән сугучыларга каршы торып булмады", - дип сөйләгән.

Василийның оныгы Михаил Данилович та бик көчле кеше була. Егет чакта жыенда (Сабантуйда) җәяүле йөгерешкә барган, алдан беренче булып килгән, майданга килеп җиткәч, оялып, сөлгеләр элгән багана янына бармыйча, кешеләр арасына кереп киткән. Ул гомер буе оялчан кеше булган. Минем бабай: "Мин аның кунак булып йөргәнен белмим, өйдә әби кунак җыйганда да, ул кайда булса да, я сәндәрәдә качып ята торган иде", - ди. Ул бик оста печән чабучы булган, 10 сотый норма урынына 40-50 сотый чапкан. Сугыштан соң күршесе Леонтьев Григорий Михайлович белән колхозда бер көнга 1әр гектар карабодай чапканнар. Ә аңа инде бу вакытта 70 яшь булган. Михаил Данилович герман сугышына (1914-1918) алынган. Рига шәһәрендә хезмәт иткән. Сугышка кергәнен сөйләгәне булмаган. Ә хуҗалык эшләрендә катнашкан. Бервакыт тимер юл вагонына балчык төярга кушканнар. Инженер эшне күрсәткән дә киткән. Бабай совковый көрәк белән вагонга балчык төягән. Төшке аш алдыннан инженер эшләрен тикшерергә тагын килеп чыккан. Бабай көрәген тотып вагонга сөялеп утыра икән. Инженер балчык төялгән вагонны күреп гаҗәпләнгән дә: "Кем белән төядең, кем булышты?" - дип сораган. Ә ул инженерга көрәген күрсәткән. Русча "С кем погрузил, кто помогал?", дигәнне "Нәрсә белән тутырдың, кем булышты", - дип аңлаган. Иптәшләре вагоннарын кичкә кадәр дә төяп бетерә алмаганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев