Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер-хатирә

Исемеңне кемнәр куйган?

Зәй районының Түбән Биш авылы мәктәбендә укытучы булып эшләгән Василий Зингаровның 1993 елның 31 маенда басылган “Керәшен сүзе” газетасындагы язма.

...Башка ят телдән кергән сүзләр, исемнәр, атамалар керәшендә фонетик яктан үзгәртелеп төркиләштерелә, әйтүгә яраклаштырыла. Моның сәбәпләре шактый. Әйтик, татар теленә ислам йогынтысында килеп кергән ф, в, х, һ авазлары керәшеннәрдә бөтенләй юк. Әнә шуңа күрә алар “файда” сүзен – “пайда”, “хач”ны – “кач”, “дәфтәр”не – “дәптәр”, “һәм”не – “әм”, “һава”ны “ауа” дип сөйлиләр. Шулай ук, бездә р авазыннан яки ст дип башланып китә торган сүзләр дә сөйләм теленә яраклаштырылып, “рәхәт” урынына – “эрәкәть”, “рам” урынына – “ырам”, “стакан” урынына “ыстакан” дип әйтелә.

Мондый җайлаштырулар кеше исемен әйткәндә аеруча нык сизелә. Кайчагында алар нечкә әйтелә, кайчагында – киресенчә.

Әйтик, безнең телдә Максим – Мәкчемгә, Матвей – Мәтбейгә, Матрена – Мәтрүнәгә, Ульяна – Үлҗәнәгә, Дарья – Дарҗага һ.б. әйләнә. Кайчакта -ук, -үк, -ка, -кә кебек кушымчалар (күп очракта бу, иркәләп әйтү буларак, хатын-кыз исемнәрендә кулланыла) өстәлә: Дарья – Дарҗук, Мария – Машук. Ир-ат исемнәреннән: Василий – Бәчинкә, Бәчкә; Степан – Степка, Чтупка...

Гадәттә, бер авылда бер үк исемдәге кешеләр берничә була. Бу вакытта аларны тәгәен аеру өчен аерым исем тагыла: Көҗмә, Көҗәй. Афанасий булса, аның берсе – Апанас, икенчесе Әппин һ.б. була. Анастасияләрнең берсенә – Начтый, икенчесенә Начтук диләр.

Бер үк исем ике һәм аннан да күбрәк кешегә бирелгәндә дә керәшеннәр аптырап калмый. Әйтик, Александра дигән исем йөртүчеләрнең берсен – Әләксандра, икенчесен – Лаксандра, өченчесен – Сандыра, дүртенчесен – Санук, бишенчесен – Әпәч, алтынчысын Сандырый диләр.

Кайбер семьяларда баланың туган берсе үлеп барса, яңа туган баланы исән калдыру өчен, “сатып алу” йоласы кулланылган. Элек керәшен хатыннары баланы, гадәттә, мунчада таба торган булган. Мондый очракта баланы өйгә кендек әбисе алып кайта да хуҗа өе тәрәзәсенә килеп:

– Бала сатам, сезгә бала кирәк түгелме, – дип сорый. Хуҗалар акча биреп, баланы тәрәзәдән алалар. Бу очракта, баланың үз исеменә өстәп, кыз баланы – Сатукай, ир баланы Сатый дип йөртәләр. Ә тәнендә миңе булган балага Миңнәш дип кушалар.

Шулай ук, авылларда бер исемдәге кешеләрне аеру өчен, төп исемгә кушаматлар да тагыла. Әйтик, Туңылҗа авылында дистәләгән Иваннар бар. Аларны аеру өчен, Пумала Ибан, Чүмеч Ибан, Бүкән Ибан һ.б. дип йөртәләр. Кушаматлар кешегә төрлечә – кыяфәтенә, гадәтенә, холкына, һөнәренә һ.б. сыйфатларына карап тагыла: Кайнар Сатый, Аю Гәрәч, Кисмәк Питер, Кигәвен Гүри, Хөсни Бәчели, Төлке Симун, Зәңгәр Әндери, Черки Ычтапан, Чегән Пидыр... Әнә шуңа күрә дә башка җирдән килгән кеше әгәр дә: “Миңа Әндери кирәк иде”, – дисә, аңардан: “Кайсы Әндери соң ул”, – дип сораячаклар.

Бу – Сарсаз-Баграж, Югары һәм Түбән Баграж, Түбән Биш, Әхмәт, Кадер, Зичәбаш, Кабан-Бастырык һ.б. авылларда шулай.

Безнең авылда Калай Гәрәч дигән кеше бар иде. Аларга кушамат тагылуның хикмәте шунда: бу нәселнең бабалары 25 ел патша хезмәтендә булып, түшенә бик күп медальләр тагып кайткан булган. Шуннан соң, аңа авылдашлары “Калай” кушаматы таккан. Бу атама аның улларына, оныкларына да күчеп калган. Калай Бәчели, Калай Гәрәч, калайныкылар заты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев