Гәрәч дәдәй
Гомерен укытучылык һөнәренә багышлаган Анна Бутяеваның 1995 елның 30 июнендә “Керәшен хәбәре” газетасында басылган истәлекләреннән.
Безнең әти балта эшенә оста иде. Үз гомерендә өч йорт салган, өй эчендәге барлык әйбер аның кулы белән эшләнгән. Өстәлләрне күпме ясагандыр ул?! Күрше-күлән: “Гәрәч дәдәй, суккалап, каккалап кына бирсәнә, – дип кергәндә дә берәүне дә кире бормады. Эш кораллары, хәтта кыш көне дә өйдә торыр иде. Тәрәзә рамнарын ул кич утырып ясады.
Мин бу йортка килен булып төшкәч тә, әти миңа нарат тактадан матур зур өстәл ясап бирде. Ул вакытта бу өстәл китап шкафын алыштырды. Чигүле ак ашъяулыгымны җәеп, китап-дәфтәрләремне шунда урнаштырдым. Каенсеңелем Соня белән Нинага да урын булды – уку-язу әйберләрен тәртипләп куйдылар. Бу йортта дәрес хәзерләргә үз урыным булганга мин бик сөендем. Өйдә һәр әйбернең, һәрнәрсәнең үз урыны бар иде.
Әти, бәлки, минем укытучылык хезмәтем тәртипле барсын, балалары да, җиңгәләренә ияреп, шул һөнәрне сайласыннар, дип уйлагандыр.
Аның нәрсә уйлаганын, уй-кичерешләрен тиз генә аңлавы читен, чөнки ул аз сүзле, көчле ихтыярлы, бик тә түзем кеше. Авырлыклар аны төрлечә сынаган. Үтеп китә торганнарына ул “тормышның сикәләтәле юллары” дип кенә карый. Ә менә хатынын – балаларының анасын югалтып ялгыз калуны, ике күзе йомылганчы “төтенсез яну”га санады.
Әти ике сугыш кичергән. 1941 елгы Бөек Ватан сугышына киткәндә аңа 26 яшь булган. Мәскәү янында барган сугышта ул әсирлеккә төшә. Кая алып барганнарын да аңламаган солдатлар, этләр өере астында көн-төн баралар. Аннан соң аларны лагерьларга бүлеп, баракларга тутыралар.
Кызыл Армиянең якынлашуыннан котлары алынган фашистлар әсирләрне яңадан күчерә башлыйлар. Шулай бер көнне, әсирләр колоннасы бәрәңге җире аша үтә. Ачлыктан гәүдәләре атынып атлаучы әсирләрнең яшәү нуры беткән күзләре җир өстендәге бәрәңгедән аерылмый. Фашистлар бәрәңгегә үрелергә ярамаганлыкны искәртеп, этләрен котыртып, тизрәк атлауны таләп итәләр. Мескен әсирләрнең күбесе, тамак ялгауны алга куеп, шул бәрәңге җирендә мәңгелеккә ятып кала.
Әти дә аяк астына ук диярлек тәгәрәгән бәрәңгегә үрелә. Шул вакытта ату тавышы яңгырый. Бәхетенә, әти исән кала, пуля аның бот сөягенә керә. Билгеләнгән урынга ул, иптәшләре ярдәме белән, көчкә барып җитә. Ярасы да акрынлап йомыла. Аннан соң да аларга байтак җирләр үтәргә, Герман җирендә пычкы чүбе кушылган ипигә охшаган күмәч, юынтык судан торган аш ашарга туры килә.
“Илеңә кайткач, сине асачаклар”, “сиңа мәңгелек төрмә” дип янаулар да әтине куркытмый. Әсир киемен алыштырып, туган җиргә бер аяк басуны ул гомеренең иң куанычлы көне дип саный иде.
Әти сугыш турында сөйләргә яратмый, бары тик күңеле әрнегән вакытларда гына әйтеп куя:
– Әй, килен, сугыш сугыш инде, ул бәйрәм түгел, аны кабат кичерергә Ходай язмасын, нәсел-җәптеңә туры килмәсен.
– Шулай шул, әти, синең белән килешәм, – дия идем. – Әтисез үсүе дә рәхәт түгел бит. Үз атам Гурийны менә ничә еллар эзлим бит. Ул миңа һаман да исәндер, сугыштан кайтып җитмәгәндер төсле тоела. Ул да Мәскәү янында әсирлеккә эләккән...
Тирән итеп көрсенгәннән соң, яшьле күзләрен сөртеп, тамак төбенә килгән төенне йотып, ул салмак кына әйтеп куя:
– Әсирлеккә теләп бармыйлар. Анда руслар, татарлар, чувашлар, авылдашлар, туганнар дип, кеше бүлү юк. Син –илеңне саткан солдат. Күкрәгеңә таккан номерлы тактаң, шул номер астында, очарга азапланган күбәләктәй, тере җаның гына бар. Сагышны үлчәрдәй бизмәннәр булса иде... Чит илдә син – тузан бөртеге, кол. Шулай булгач, килен, меңләгән әсирләр арасыннан якташларны ничек аерасың?! Күңелеңә авыр алма, исән булса, кайтыр иде. Күп сулар акты бит, хәбәрсез югалган инде. Шулай дип уйла...
Сугыш китергән әрнүләр кешенең гомере буена онытылмый, дөреслекне ачыклау да озак елларга сузыла. Сугыш тәмамланганга да 50 ел вакыт үтте, ә ветераннар күңеле һаман борчыла, кайберләре шулай акланмаган килеш теге дөньяга китеп барды. Күпме кимсенүләр, ачыкланмаган язмышлар...
Әти дә шул “әсирләр өстәле”н кичерә алмады. Бик озак газапланды ул. “Нигә һаман шул өстәл янына утырталар”, – дип еш кына елый иде. Дөрес, хаклык җиңде, озак еллардан соң булса да... Кайбер җиңел акыллы кешеләрнең рәнҗетүле сүзләренә (“син – пленный, синең бер хакың да юк, сине күптән атарга кирәк) дә түзде ул. Ачу сакламады, үзен рәнҗеткән кешеләргә дә ярдәм итте.
Соңгы елларда аңа аяксыз калу куркынычы яный башлады. Бигрәк тә мунчадан соң тәнендәге пуля җәфалый иде. Көзән җыерудан газаплануларын үз әрнүем шикелле кичереп, аягын уарга тотынган вакытларым да аз булмады. Бик тә кызгана идем, бала шикелле тилмереп кычкырулары үзәккә үтә иде. Бу өянәктән үләсе килгән чаклары да күп булды аның.
– Операция ясап пулясын алсак, чыдамас, өстәлдә үлүе мөмкин, – диделәр табиблар. Алар фикере белән килешергә туры килде.
Биш бала үстереп, аларны укытып кеше иткән, тормышын җайларга тырышкан. әтинең дә гомере үтә торды.
Әти язларны көтеп ала иде. Кояш туры карый башлагач, ул дәртләнеп китә, идән ярыгыннан базга асылынган термометрны бертуктаусыз күзәтә, аннан ишетелгән бал кортлары безелдәве язгы ташу авазын хәтерләтә. Аннан бакчага чыгып, умарта урыннарын билгели.
Әнә инде бакча артындагы Сандугач тавы да кардан әрчелгән. Аның тигез урыннарында балалар ятып ауныйлар, шау-гөр киләләр. Менә бит балачак нинди матур! Әти шуларга озаклар карап тора иде.
– Урманга, умарталыкка да барып кайтасы иде. Ат бирсәләр, шәп булыр иде дә бит, – ди торган иде.
Әти табигать кочагында урнашкан умарталыкта эшкә чумып, мәшәкатьләреннән арынып, үткән гомерен күңеленнән кичерә.
Чынлап та, Сәвәләйнең Бакыр тавы аланлыгы гаҗәеп матур урын. Сугышка кадәр бу урыннарда бакыр эзләгәннәр. Тапканнармы-юкмы, анысын әйтүе кыен, ә акбурын бөтен Сәвәләй куллана иде. Язгы ташулар бетеп, аяк асты кипшенгәч, көннәр җылынып, агачлар яфрак яргач, Сәвәләйдә “Боламык бәйрәме” була. Бу бәйрәмгә Бакыр тавы акбуры белән, авыл халкы йорт нигезен, каралты-курасын аклый. Авыл үзенчә яшәреп, сафланып китә.
Ә инде Бакыр тавының умарталык аланын дөньяның иң матур урыны, дисәң дә була. Монда җиләк-җимеш, ачлыкта халыкны үлемнән саклап калган кузгалак, ашарга яраклы башка үләннәр – һәммәсе бар. Түбәндәрәк, нарат тамырлары астыннан тибеп чыгып, тәнгә сихәт бирә торган салкын сулы кечкенә чишмә ага. Ерактан караганда, бу чишмә, эзәр-билбауны хәтерләтеп, яшел хәтфәдәй җәелгән болыннан ага. Умарталык өчен ак чәчәкле аланны бик дөрес сайлаганнар. Бу урыннан Әлмәт юлы, “Урал тавының дәвамы” булган биек таулар, Зәй елгасы, болынлыклар, Сандугач һәм Мәктәп таулары куенына урнашкан Сәвәләй авылы гаҗәеп матур булып күренеп тора. Менә шушы табигать кочагында әти егерме еллап умартачы булып эшләде. Ярата иде ул үз эшен. Бу умарталыкта аның күпне күргән ветеран дуслары – Фрол Михайлович Долгов, Григорий Никитич Смирнов, Александр Лукин һәм ул үзе – Герасим Евстафьевич Бутяев, берсен-берсе алыштырып эшләделәр. Аларның уртак сүзләре күп иде. Әти күбесенчә тыңлый, сирәк кенә шаяртып куя, ул табигате белән шундый, артык сөйләшергә яратмый. “Сүз эш калдыра”, – дия иде. Дусларының бер-бер артлы якты дөньядан китеп баруларын да авыр кичерде ул. Үзенең дә йөрүе дә көннән-көн авырлашты, аягы да акрынлап кипте. Әти Бакыр тавы умарталыгы белән авыр саубуллашты. “Йорт тирәсендә бераз кыймылдасам ярар, – дип күңелен юатты ул. – Җәйгә оныкларым кайтыр, шуларны эшкә өйрәтә алсам иде”.
Җәйләрен әти йорты умарта күче кебек гөжләп тора. Түбән Камадан улы Иванның өч баласы – Света, Лариса, Валя, ә кызы Соняның ике кызы – Луиза, Лилия кайталар. Авылдагы оныклары Роза, Толя, Света керә. Чаллыдан – Сергей белән Марина, Зәйдән Гөлнара һәм Илдар киләләр. Әтинең һәр көнгә билгеләнгән эше бар: бозауны тауга менгерәсе, казларны су буенча төшерәсе, чебиләргә кычыткан пешерәсе, тирес түгәсе, мунча миченә чуерташ җыясы, абзарны рәтлисе, өйне буйыйсы, умарта карыйсы. Һәркемгә эш билгеләнгән. Ул тәртипләп эшкә куша да, үзе сүзсез генә сокланып, таягына таянып, һәр оныгының эшен күзәтә, өйрәтә. Ә өйдә әбиләре (әтинең икенче хатыны – туганыбыз) тәмле коймак пешерә...
Июль урталары. Көн бик матур, кояш кыздыра, бакчада – бал исе. Әтинең йөрәге түзмәде:
– Балалар, сез җыелган чакта умарталарны карап, Питрау балы белән сыйланыйк әле, – диде. Барыбызны җыеп, эшкә күтәрде. Ирем Иван, мин һәм әти умарта карыйбыз, балалар рам ташый.
– Корт чакмасын, кызу-кызу йөрегез, – дип кисәтә ул.
Мин төтен өрдереп торам. Шулай күңелле генә эшләгән җирдән, көтмәгәндә, әтинең икенче аягы да бөтенләй тотмас булды. Аны, тиз генә, парник өчен ясалаган урынга утырттык. Бераз хәл алгач, ул эшләвен һәм өйрәтүен дәвам итте: ничек алырга, ничек куярга, ябарга. Миңа, нигәдер, әти бүтән умарта янына баса алмас кебек тоелды. Күңелем сизгән икән. Икенче хатыны үлү дә, яраткан эшеннән аерылу да бик авыр булды шул аңа...
Еллар еллар охшамый. Аяк та юк, кәефе дә башка. Шулай да 9 май көнне урамнан, берәм-берәм, орден-медальләр таккан сугыш ветераннары үтеп киткәч, күңелен юату өчен генә булса да, ул да ике таякка ябышып, өй алдына чыгып утырды. Бик тә барасы килде авыл уртасындагы һәйкәл янына. Тагын бер мәртәбә генә булса да – бәлки соңгы тапкырдыр – иптәшләрен күрәсе килде. Мин аның кәефен тоеп, утыртып алып төшәр өчен берәр транспорт туры килмәсме дип, идарә тирәсенә юл тоттым. Авыл ашханәсе янында туктап торган автобусларны белештем. Юк шул, юк. Чәчү өсте, чәчүчеләргә аш илтәсе, тагын башка эшләр...
Мин әйләнеп кайтканда, балалар кебек, ул һаман капка төбендә көтеп утыра иде.
– Бәйрәм беттеме әле, килен, – диде ул.
– Әйе, әти, ашханәгә җыелдылар, иптәшләрең сиңа сәлам әйттеләр, – дидем.
– Сәламнәренә каршы – сәлам. Әйдә, өйгә керергә булыш, – диде ул, көрсенеп.
Муенымнан кочып, бер як култык таягына таянып, көч-хәл белән өйгә кереп, урынына ятты, озак дәшмәде. Мин дә тынлыкны бозарга батырчылык итмәдем.
... Әти бөтенләй бернәрсәгә күз салмый башлады, авыруы көннән-көн көчәйде. Көннәр буе диярлек түшәмгә карап ятты. Уйларын башкага юнәлтү өчен, сүз каттым.
– Әй, килен, менә шушы түшәмне саный-саный, алга барам, аннан кире чигенәм, үрәм, сүтәм, көтәм... Ике сугышта булдым, өч йорт салдым, ике тапкыр өйләндем, баш очымда торыр кешем юк. Балаларның һәркайсының үз тормышы, – дип ялгызлыгын сиздереп нәтиҗә ясады.
– Дөрес, әти, син бик тә көчле кеше, барлык авырлыкны иңнәреңдә күтәрдең. Син әсир түгел, илеңне яклап сугышка киттең. Исән кайттың. Үлгәннәр өчен яшә. Әнә бит күрше малайлары да “бал бабай” дип, синең янга, капка төбенә җыелалар, – дидем әтине юатырга теләп. – Берәр нәрсә ашыйсың килмиме соң?
– Өч кенә бәрәңге пешер, – диде әти.
Тиз генә бәрәңге пешереп, май белән төеп ашаттым. Бу – аның соңгы ризык кабуы, соңгы сүзләре һәм минем белән хушлашуы иде.
Җиңүнең 50 еллыгына кадәр яши алмады әти. Юк, аны сорау ала торган “әсир өстәле”нә түгел, ә бәйрәм табынына утыртырлар иде. “Рәхмәт, Гәрәч бабай, син – әсирлек газаплары кичергән гадел сугышчы булгансың”, – дип әйтерләр иде...
Төсе итеп карарга шкаф өстендә, кара мендәрдәге орден, медальләре генә калды әтинең.
Исәннәр Җиңү бәйрәмен ел да 9 майда билгеләп үтәрләр. Илебезне дошманнардан азат иткән сугышчыларның әле бүген дә “хәбәрсез югалган” булып исәпләнүчеләре күпме?! Якыннарына килеп җитмәгән солдат хатлары, тапшырылмаган сугышчан бүләкләре әле дә архивларда ятадыр.
Фотода: Анна Бутяева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев