Фронтовик язмалары
Утлы фронт юллары аша үтеп, Җиңү таңын Берлинда каршы алган Виктор Иванович Михайловның исән чакта язып калдырган истәлекләре.
Мамадыш районының Комазан Башы авылы егете Виктор Михайлов 1940 елның октябрь аенда хәрби хезмәткә алынган һәм Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк фашист илбасарларына каршы сугышкан. Германия башкаласы Берлиндагы Рейхстаг стенасына «я пришел из Татарии (имза белән — ред.)» дип язып калдырган батыр якташыбыз 1945 елның 7 ноябрендә, СССР Югары Советы Президиумы карары белән демобилизацияләнеп, туган ягына кайткан. 1946-1982 елларда авыл мәктәпләрендә укытучы, директор булып эшләп, лаеклы ялга чыга. 2010 елның 29 июнендә вафат булып, туган авылы зиратында җирләнә.
Иң тыныч һөнәрне сайлый
Мин 1922 елның 30 сентябрендә Комазан Башы авылында туганмын. 1929 елда 1нче класста укый башладым.
Әтием Иван Михайлович Михайлов Тәкәнеш районында партия мәгариф бүлеге мөдире булып эшләде. Минем әтием, беренче булып, кооператив төзегән. Аннан ул, беренче булып, колхоз төзи һәм үзе шунда председатель булып эшләгән. Ә Бөек Ватан сугышыннан кайткач, авыл советы председателе булып эшләде.
Әнием — Меланья Григорьевна Михайлова. Ул колхозда эшләде.
1936 елны 7 класс тәмамлап, Мамадыш педагогия училищесына укырга кердем. 1939 елны укып бетердем. 1939 елның 15 августыннан 1940 елның августына кадәр Тәкәнеш районының Никифорово (Чиябаш) авылында башлангыч мәктәптә укыттым. Никифорово авылы кешеләре мине «Бәләкәй Виктор» дип йөрттеләр. Ә 1940 елның 15 августыннан 11 октябренә кадәр Тәкәнеш районының Яңа Мочалкино авылында укыттым. 1940 елның октябрь аенда Кызыл Армиягә алдылар.
Атка утырып, армиягә
1940 елның 29 сентябрендә Тәкәнеш военкоматында комиссия булды. Ташлыяр авылында укыта идем. 1940 елның 11 октябрендә иртән торып ашап-эчеп; әни, әби, энем, сеңелләрем, күршеләрем белән саубуллашып; суын эчеп, уйнап үскән авылым белән саубуллашып; Кызыл Армия сафында хезмәт итәргә чыгып киттем.
Тау башына кадәр кызлар озата бардылар. Әти, әтки бабай белән атка утырып, Тәкәнеш военкоматына киттек.
Военкомат янында җыелып беткәч, безне стройга тезделәр, строй белән Тәкәнештән алып чыгып киттеләр.
Әти белән кибетләр янында саубуллаштым. Әти бик озак миннән күзен алмыйча, кул болгап калды. Яңадан өйгә кайтканчы, әти шул урында басып торадыр кебек тоелды.
Кукмара станциясенә килеп җиттек. Әтки бабай мине ат белән озата килде. Безгә дигән поезд да килеп туктады. Әтки бабай белән саубуллаштым. Поезд моңлы гына кычкыртып кузгалды.
Поезд безне алып, илебезнең миңа таныш булмаган иксез-чиксез кырлары, урманнары буйлап көн-төн ашыгып чапты.
Пенза шәһәрендә мунчада юындырдылар, солдат киемнәре киендерделәр. Поезд безне Көнбатышка алып китте.
Эстониядәге хезмәт
Эстония ССР чигенә килеп җиткәч, вагоннардан төшерделәр, акчаларыбызны җыеп алдылар. Эстония безнең ил белән күптән түгел генә кушылган, монда безнең акча йөрми иде.
1940 елның 23 октябрендә Нарва шәһәренә килеп җиттек. Бер атна карантинда булдык.
Урта һәм югары белемлеләрне аерым ротага җыйдылар, бу ротада командирлар әзерлиләр иде. Шулай итеп, мин 8нче армиянең 11нче дивизиясендәге 320нче укчы полкның 1нче учебный ротасында хезмәт итә башладым.
Без Нарва крепосте эчендә тордык. Крепость биек стеналы итеп, бик нык эшләнгән. Крепостька керергә-чыгарга — бер генә капка. Крепость яныннан Нарва елгасы ага. Елганың икенче ягында кечерәк крепость бар иде. Анда 2нче батальон торды.
Без торган казармада элек 200 солдат яшәгән. Без, 800дән артык солдат, 2шәр катлы кроватьларда яттык. Мин — астагы кроватьта, ә иптәшем Әхмәт Фәтхуллин минем өстәге кроватьта ятты.
Бөек Октябрь бәйрәменә парадка әзерли башладылар. Көн саен 6шар сәгать строевая подготовка була иде. Күнекмәгәнлектән, бик арый, кичкә аякларны күтәрә дә алмый идек.
Октябрь бәйрәмендәге парадта катнаштык. Бәйрәмнән соң, занятиеләр көннән-көн кыенлаша башлады. Кыш көннәрендә 10ар көн урманда кунып, тактик занятиеләр үткәрелде.
Өйрәнүләрнең кыенлыгына түзә алмыйча, 2 солдат үзен-үзе үтерде. Шәһәрдә, солдатлар торган казармага бомба куеп, казарманы шартлаттылар. Ярый, солдатлар занятиегә чыгып киткән вакыт булган.
Бер вакытны безгә көндезгә пешерелгән ашны агуладылар. Ашның агуланганын белеп, аны безгә ашатмадылар.
Шәһәрдә ялгыз йөрергә рөхсәт ителмәде, чөнки солдатлар югалгалый иде. 8-10 солдатны гына бергә шәһәргә чыгаралар иде.
Миңа да солдат тормышына күнегүе бик авыр булды. Әтиәни, туган авыл бик сагындыра иде. Башка иптәшләр дә шулай сагыналар иде.
Снайперлар курсында
1941 елның март, апрель айларында снайперлар курсында булдым. Март аеннан башлап, бездә тревогалар бик еш булды, кайбер көннәрдә 4әр мәртәбә тревога була иде. 1941 елның 1 Май бәйрәмендә шәһәрдә парадта булдык. 1941 елның 9 маенда тревога белән җыеп, поезд белән билгесез якка алып киттеләр. 15 майда Балтыйк диңгезе ярына килеп җиттек, шул ук көнне безне пароход белән Сааремаа утравына керттеләр.
Хәрби ныгытмалар төзүдә
Безгә бер ай эшләргә бурыч куелган иде. Һәр рота танкка каршы 2 километр озынлыкта канау казырга, өч ДЗОТ һәм бер 7/П төзергә тиеш иде.
Җир казу бик авыр булды, җир вак түгәрәк ташлы иде — көрәк белән дә казып булмый, кәйлә-лом белән дә бернәрсә эшләтеп булмый. Кайбер урыннарда зур гранит ташлар очрый. Күзәтү пункты (7/П) казыганда бер зур гранит ташны 20ләп кеше бау белән кисеп аудардык. Ни өчендер балта да, пычкы да юк иде. Авыр бүрәнәләрне урманнан күтәреп ташыдык. 7/П — сигез метр тирәнлектә, ике этажлы иде. Аны ДЗОТларга җир астыннан траншея белән тоташтырдык. Монда эшләгәндә хат язарга рөхсәт ителмәде, үзебезгә дә хат китерелмәде. Задание бик авыр булса да, тырышып эшләдек, задание вакытында үтәлде.
15 июнь көнне эшләрне тәмамлап, 1941 елның 17 июнендә утраудан Нарва шәһәренә кайтырга чыгып киттек. Диңгездән ярга чыккач, бик күп артиллерия, танклар очрый башлады. Аларны утрауга, без оборонага әзерләгән районга кертәләр иде. Раквере шәһәреннән көньякка алып киттеләр. Эстония, Латвия республикаларын уздык.
Җәйге лагерьда
1941 елның 21 июнендә кич Литва ССРның Шяуляй станциясен узгач, фашистлар Германиясе чигеннән 20 километр чамасы ераклыкта, урманда поезддан төштек. Урман эчендә палаткалар корып, ял итәргә урнаштык. «Җәй көне лагерьда шушында торачакбыз», — диделәр.
Сугышның беренче көне
1941 елның 22 июне. Таң атып килә. Мин кое янында постта торам. Иртәнге сәгать биш. Разводящий килә. Әле минем постта торыр вакытым бетмәгән. Ул нигә вакытсыз килә? Разводящий: «Немец фашистлары безнең илгә каршы сугыш башлаганнар», — дип мине посттан алып китте. Тыныч солдат хезмәте өзелде.
Безне ашыгыч кына коралландырдылар. Күп кораллар «учебный» гына иде. 22 июньдә сәгать сигезләр чамасында без сугыш бара торган урынга — дәүләт чигенә киттек. Таш юлдан колонна белән барабыз. Мин — күзәтүче һәм снайпер, командир яныннан барам.
Чиккә җитәргә ун километр чамасы калгач, немецларның дүрт бомбардировщигы безне бомбага тотты, пулеметлардан безгә атып киттеләр. Без самолетларга тәртипсез рәвештә мылтыктан аттык, аларга зыян китерә алмадык.
Без авыл кырыендагы арыш басуында идек. Авылда өйләр яна башлады, өч солдат үлде, җиде солдат яраланды, ике ат үлде. Кичкә таба сәгать бишләрдә без икенче линия оборонага урнаштык.
Чиктә бик каты сугыш бара иде, безнең солдатлар дошманга чик аша үтеп керергә ирек бирмичә, бик каты сугышалар иде.
Чигенергә туры килсә дә 23 июнь көнне, яктыруга, тагы бик көчле сугыш кызды. Немецлар егермеләп танк, бик күп җәяүле гаскәр белән безнең участокка һөҗүмгә күчтеләр. Немец самолетлары безне бертуктаусыз бомбага тота башладылар, пулеметтан аттылар.
Безнең бер генә самолет та, танк та күренми. Без, сугыша-сугыша, биш километр чамасы чигендек тә, оборонага урнаштык, дошманны туктаттык.
24 июнь иртә таңнан тагын бик көчле сугыш башланды. Немецлар алты мәртәбә атака белән килделәр, самолетлары көне буе безнең позицияләрне бомбага тоттылар, бик күп танклар һөҗүм итте.
Артиллеристлар уннан артык танкны яндырдылар. Ул көнне безне дошман чигендерә алмады. Җир өсте үле немец гәүдәләре белән тулды.
Армия газетасында
Ул көнне безнең армия газетасында сугыш турында, безнең батальонның батырлыгы турында яздылар, фашистларның өч йөз илледән артык солдаты безнең участокта юк ителгән.
Бездән дә үлүчеләр, яраланучылар шактый булды. Безнең каршылыкны сындыра алмагач, кич белән немецлар безне әйләнеп үтеп, чолгап ала башлаганнар. Кич белән безгә чигенергә приказ булды.
Көндез — сугышта, ә төнлә...
Күз күрмәгән, колак ишетмәгән авыр сугыш тормышы башланды. Немецлар — машинада, мотоциклда килделәр. Алар көндез сугышты, төнлә ял итте, якшәмбе көнне сугышмадылар, ял иттеләр.
Безгә көндез — сугышырга, төнлә җәяүләп кырык-илле километр чамасы поход ясап чигенеп, яңа оборонага урнашырга; көндез — сугышырга, төнлә тагын чигенергә туры килде.
Сугыш кирәк-яраклары аз, ашамлык юк, кем кайдан нәрсә таба шуның белән тукланырга туры килде, ботинкалар тишелеп бетте, яланаяк дип әйтерлек калдык.
Өчәр, дүртәр төн йокламыйча сугышкан чаклар булды. Көндез сугышабыз, төнлә чигенеп яңа оборонага урнашабыз.
Бер көнне продуктлар табып, аш пешердек. Кичке сәгать дүртләр тирәсе иде. Аш ашарга утырдык. Немецлар безнең арттан килеп җиткәннәр, безне чолгап ала башладылар. Ашларны ашарга туры килмәде, сугыша-сугыша, тагын чигенә башладык. Бер солдат үзен-үзе атып үтерде.
Ул төнне бер минут та ял итмичә, сиксән километр чамасы чигендек. Таң атканда барыбыз да барган көе йоклый идек. Юл кырыендагы канауга төшкәч уянып китәбез, юлга чыгып атлый башлауга тагын йоклап барабыз. Бу безнең дүртенче йокысыз төнебез иде.
Безгә продуктлар китерә алмыйлар, җирле халыклардан сорап алган ашамлыклар белән тукландык. Күп иптәшләр, хәлләре бетеп, егылып калдылар, аларны үзебез белән алырга мөмкинлек юк иде.
Табан астында тире калмады, чеп-чи иткә әйләнде. Туктап торганда ботинкага ябышып ката, кузгалып киткәч кубып каный. Ботинка эче кан, тир, тузан белән тулы була иде.
Бер көнне бер авыл янында бик каты сугышырга туры килде. Безнең минометчылар авылда урнашкан немецларга шактый гына мина җибәргәч, без немецларга каршы атакага күтәрелдек.
Немецлар авылны ташлап, урманга качтылар. Бу сугышта мин өч немецны снайпер винтовкасыннан атып үтердем.
Бераздан немецлар өстәмә көчләр белән безгә каршы атакага ташландылар, артиллериядән бик көчле ут ачтылар.
Шунда снаряд кыйпылчыгы тиеп, минем винтовканы ватты, кулым җиңелчә яраланды. Миңа үлгән иптәшемнең винтовкасын алып сугышырга туры килде. Ахыр чиктә, без авылны калдырып, тагын чигендек.
Разведкада чакта
Бер көнне безнең взводны разведкага җибәрделәр. Без, унбишләп солдат, велосипед белән идек. Үзебезнең частьтан 15 километр чамасы артка, олы юлдан немецларга таба киттек. Безгә немецларның кайда икәнлекләрен белергә задание бирелде.
Немецларны очратмадык, зур елга аша салынган күперне чыгып, үзебезнекләр ягында, урман кырыенда туктадык. Шунда төнлә йокладык. Күперне сапёрлар шартлатырга әзерләделәр, урман эчендәге юлга да миналар куйдылар.
Икенче көнне таң атканда бездән артта нәрсәдер бик каты шартлаган тавышка уяндык. Без, берничә солдат, тикшерергә киттек. Үзебезнең машина безнең сапёрлар куйган минага туры килеп шартлаган икән. Янында кешеләр юк. Машинада бик күп ашамлык иде. Аларны алып, иптәшләр янына кайттык һәм һәрберебезгә дә бүлдек.
Шулвакыт немецларның берничә машинасы, броневиклары күпердән чыгып килгәнен күрдек. Ниндидер сапёрлар күперне шартлата алмаганнар. Күпердән чыккач, немецлар машиналардан сикереп төшеп, безгә таба килә башладылар.
Без винтовкалардан аларга ата башладык. Немецлар броневиклардан, машинага көйләнгән пулеметлардан безгә көчле ут ачтылар, шартлый торган пулялар тавышыннан кайдан кем атканын да аңларлык булмады. Үзебезнең частька кайтып, немецларның килеп җиткәнен хәбәр итәргә кирәк иде. Без урман эченнән, шуыша-шуыша, чигенә башладык. Үлүче иптәшләр булмады, биш кешебез яраланды.
Сугышчан иптәшем Әхмәт Фәтхуллин да яраланды, аягының үкчәсенә шартлый торган пуля тиде. Үзебезнекеләр янына кадәр, алты километр чамасы култыклап алып чыктым. Аны госпитальгә озаттылар. Кайбер яралылар шунда калдылар.
Немецлар турында командирга хәбәр иттек. Штаб начальнигы Шарко безне үзе белән тагын разведкага алып китте. Бер километр чамасы китеп, урманга таба тауга менә башладык. Урман кырыена килеп җитүгә, немецлар да броневикларыннан, пулемёттан атып каршы алдылар. Без юл кырындагы канауга ятып беттек. Штаб начальнигы, атын ташлап, әллә кая югалды
Дошман белән очрашу
Немецлар, бертуктаусыз, безгә таба берничә пулеметтан аталар, баш очыннан гына пулялар сызгырып оча.
Бераз канауда яткач, шуышып, урманга кереп киттем. Урман эченә керсәм, безнең бер сол дат та юк, әллә кая киткәннәр. Атышкан тавышлар да туктады. Иптәшләремне эзләп, басуга чыктым, анда да бер кеше дә юк. Яңадан урманга кердем. Ерак түгел автоматтан аткан тавыш ишетелде. Шул якка киттем.
Кара киемле кешеләрне күргәч, болар безнең сапёрлар дип, агач арасыннан карый-карый, шул якка юнәлдем. Егерме биш метрлап калгач, мин боларның немецлар икәнен таныдым. Кулларына автомат тоткан биш-алты немец, каядыр карап, сөйләшеп торалар. Мин килгән якка карамыйлар.
Минем кулда мылтык кына иде. Әгәр дә автоматым булса, мин аларга бер генә очередь бирсәм дә дөмеккән булырлар иде. Мин аларга атарга батырчылык итмәдем, кире йөгердем.
Алар мине күреп, автоматтан ата башладылар. Агачлар мине пулядан сакладылар. Урманнан йөгереп чыгып, йөз метрлап йөгереп барганнан соң, канау очрады, мин шунда сузылып яттым.
Немецлар, урман кырыеннан, мин яткан җиргә ата башладылар. Мин дә ике мәртәбә атып җибәрдем. Немецлар тагын ярсып ата башладылар. Канау мине үлемнән коткарды. Немецлар урманнан басуга чыгарга курыктылар бугай, урманнан чыкмадылар. Канау сай иде, башны аз гына күтәрүгә немецларны күреп була. Немецлар аткан пулялар баш очыннан гына выжлап очалар, канау кырыена килеп тияләр.
Мин, түш белән, башны кал кытмыйча, ике йөз метр чамасы шуышып бардым, аннан безнекеләр ягына таба юнәлгән тирәнрәк канау башланды, мин дүрт аяклап үрмәләп киттем. Ул канау эче тулы кып-кызыл каен җиләге иде, берсен дә ашап булмады. Үрмәләргә комачаулагач, противогаз сумкасына тутырылган барлык ашамлыкларны ташлап калдырдым.
Тагын дүрт йөз метрлап үрмәләгәч, үзебезнең оборонага килеп җиттем. Тезләр суелып беткән иде. Ул көнне әллә ничә мәртәбә үлемнән котылырга туры килде.
Чигенү газаплары
Караңгыга кадәр шунда немецлар белән сугыштык, кич белән тагын чигенә башладык. Шул көнне безнең батальон полктан аерылган. Полктан аерылган килеш, бер ай чамасы сугыша-сугыша чигендек. Берничә мәртәбә чолганыштан чыгарга туры килде.
Икенче көнне безнең батальон урман кырыенда оборонага туктады. Төштән соң немецлар тагын күренделәр, кичкә кадәр сугыштык. Кич булгач сугыш тынды, чөнки немецлар төнлә сугышмыйлар, ял итәләр. Окоптан чыгып, иптәшләрем янына киттем.
Окопларда иптәшләрем юк, әллә кая киткәннәр. Йөри торгач, берсен очраттым. Аның белән юлга чыктык, беркайда да тавыш ишетелми, караңгыланды. Канауга ятып, бер сәгать чамасы тыңладык. Бернинди тавыш юк. Канаудан торып, хуторга киттек.
Бер өйгә кереп, үзебезнекеләр турында, немецлар турында сораштык, хуҗа бернәрсә дә әйтә алмады. Төнлә кая барырга да белмичә, шул өйдә кунарга калдык. Төн буе йоклап булмады. Иртән торып ашап, шоссега таба чыгып киттек. Шосседа үзебезнекеләрне очраттык. Бераз баргач, безнең батальон урманга керде.
Урманга кереп бераз баруга, безгә алдан да, арттан да, уңнан да, сулдан да ата башладылар, миналар юлга төшеп шартларга тотынды. Без тиз генә таралышып, атыша башладык. Сугыш көне буе дәвам итте.
Козгынчы егете батырлыгы
Немецлар безне чолгап алганнар иде, чолганыштан чыгармыйча, барыбызны да үтереп бетермәкче булдылар. Үлүчеләр, яраланучылар бик күп булды. Немецлардан да үлүчеләр, яраланучылар шактый булгандыр.
Кичкә таба батальон командиры исән калган солдатларны бергә җыйды да, немецларга атака ясап, чолганыштан чыктык. Анда кемнәр үлгән, яраланып калган — белүче булмады. Алар, актык мөмкинлеккә кадәр батырларча сугышып, шунда калдылар. Ул солдатларның әниләренә «хәбәрсез югалды» дигән язу гына килгәндер...
Бер көнне көндез Түбән Козгынчы авылы егете Нәкыйп, станоклы пулемет белән, безнең гаскәрләрнең чигенүен каплап тору өчен, иптәше белән оборонада калды. Алар немецларны юлга чыгармыйча, безнең гаскәрләрнең чигенүен каплап, бик озак пулеметтан аттылар. Без ерак ук киткәч тә аларның пулемет тавышлары ишетелә иде әле. Нәкыйп кайтмаган, әнисенә «хәбәрсез югалды» дигән язу гына килгән.
Күп иптәшләр батырларча сугышып, сугыш кырында ятып калдылар. Аларның да күбесенең әниләренә «хәбәрсез югалды» дигән язулар килгәндер…
Фин култыгы буйлап
1941 елның 30 июлендә безне немец солдатлары самолеттан бик каты бомбага тотты. Бу вакытта инде без үзебезнең 320нче укчы полк белән кушылган идек. Ул көнне үлгән солдат гәүдәләре белән юл тулды. Минем аягым җиңелчә яраланды. Санчастьта бер атна булгач, яңадан иптәшләрем янына кайттым. Без инде бу вакытта Эстониядә, Фин култыгы буенда идек. Безне Таллин шәһәрен сакларга җибәрмәкче иделәр, ләкин немецлар анда бару юлларын алып бетергәннәр иде. Без Таллинга бара алмадык. Безгә Ленинград ике йөз километр чамасы иде. Немец самолетлары, көн саен, пленга бирелергә өндәп, листовкалар яудырып китәләр. «8нче армияне 8 августта Балтыйк диңгезенә батырып бетерәбез. Безгә пленга бирелегез», дип язалар иде. Без Фин култыгы буйлап, сугыша-сугыша, Ленинградка таба чигендек.
Яңгырлар бик еш ява башлады, окопта да ышыкланырлык урын юк. Шунда миңа салкын тигән, 6 август төнендә бик каты авырый башладым. Иртән торуга авыз ачылмый, сөйләшеп булмый, яңак шешкән. Өч тәүлек ашамыйча-эчмичә, сөйләшә алмыйча яттым. Мине санчастька җибәрделәр. 13 сентябрь көнне миңа операция ясадылар. Операциядән соң тагын каты авырый башладым. Мине госпитальгә, Ленинградка җибәрделәр.
Чолганыштагы Ленинградта
Шулай итеп, мин сугыш дигән ләгънәт нәрсәнең ачысын-төчесен татып, Литва, Латвия, Эстония республикаларын җәяүләп үтеп, Ленинградка килеп җиттем. Ленинград инде блокадада иде. Мин госпитальдә Володарский проспекттагы элекке артучилище бинасында яттым. Немец солдатлары самолетлары Ленинградны көне-төне бомбага тоттылар, авыр артиллериядән атып тордылар.
Бер көнне безнең госпиталь стенасыннан биш метр чамасы ераклыкта гына бик зур бомба төште, ләкин шартламады, өй бик каты селкенеп куйды. Әгәр ул бомба шартлаган булса, госпиталь урынында кирпеч өемнәре генә калган булыр иде. Бик күп мәртәбәләр яндыргыч бомбаларны сүндереп йөрдек, янгын чыгарга мөмкинлек бирмәдек. 1941 елның 7 ноябреннән соң ашау начарлана башлады. 14 ноябрьдә госпитальдән чыгардылар. Карл Маркс проспектындагы Гренадерский казармада ике атна запас полкта булдым. Монда икмәк өч йөз грамм гына бирелә иде, аның да яртысы — киндер түбе.
Фронтка яраклы булмагач, безне Ленинградтан утыз километр төньякка, урманга утын кисәргә җибәрделәр. Монда икмәк ике йөз илле грамм гына бирелде. Аны көнгә өч мәртәбә бүлеп бирделәр: иртән — җитмеш биш грамм, көндез — йөз грамм, кич — җитмеш биш грамм. Ашта ике-өч борчак була, калганы — су. Минем белән бергә эшләүче иптәшләр ачтан үлә башладылар. Кайсысы урманда эшләгән урында үлә, кайсысы — баракка кайткач, мич янына җылынырга утырган килеш. Эзләп таба алган кешеләр эт, мәче һәм башка нәрсәләрне ашадылар. Без баракта утызлап кеше идек. Унбиш көн эшләгән вакытта унбер солдат ачтан үлде. Исән калганнарыбыз да үләргә әзерләнеп, «безгә яшәргә ничә көн калды икән» дип йөрдек. Мин дә аякны көчкә сөйрәп йөри башладым, тәндә ит бетте, коры сөяк кенә калды. Унбиш көн эшләгәч, мин бик каты авырый башладым.
Госпитальдән — запас полкка
Мине Ленинградка, Васильевский утравының Киров исемендәге театр бинасындагы госпитальгә җибәрделәр. 1942 елны шунда каршыладым. Бәйрәм итеп, безгә өстәмә ашарга — егермешәр грамм вино, егерме грамм шоколад һәм берәр күкәй бирделәр…
Безнең хәл беткән, мин дә көчкә генә йөрим. Бер этаждан икенче этажга күтәрелгәндә дүрт-биш мәртәбә туктап ял итә идек. Ашау бик начар, эч тулсын дип, ашка су өсти идек. Госпитальгә ягылмый, салкын. Безгә, ябынырга дип, өчәр, дүртәр одеял бирәләр иде.
1942 елның 20 январендә, терелеп җиткәннән соң, мине запас полкка җибәрделәр. 26 январьдан безгә көнгә сигез йөз грамм икмәк бирә башладылар. Безгә, фронтка китәсе булгач, берьюлы өч көнгә икмәк бирделәр — ике килограмм дүрт йөз грамм икмәк! Без, һәрберебез, ул бер буханка ипине, «туйганчы ашыйк әле» дип, бер утыруда ашап бетердек, ләкин туймадык. Аннан соң, өч көн иписез, аш кына ашадык.
Ленинград урамында үлеп ятучы кешеләрне, сөйләшеп бара торган килеш егылып үлеп калучыларны күп күрергә туры килде. Ачлык Ленинград халкын меңәрләп кырды. Үлгән кешеләрне, зур чокырлар казып, унар, егерме бишәр меңен бергә күмәләр иде. Ачлыктан Ленинградта алты йөз мең кеше үлгән...
Фин култыгындагы засадада
1942 елның 27 январендә 56нчы аерым укчы полкка килдек. Без, башта, «Южная дамба» дигән җирдә оборонада тордык. Кронштадт белән безнең ара егерме километр иде. Шушы ике арадагы Фин култыгы бозы өстеннән немецлар белән финнар бер-берсенә йөрешәләр. Без, аларны үткәрмәс өчен, боз өстенә засадага йөрдек. Кич булгач та боз өсте буйлап ун километр барабыз, кардан окоплар казып, яктыра башлаганчы шунда засадада ята идек. Кышкы төннәр бик озак үтә. Бер төнне немецларның бер группасы безнең засадага эләкте. Томанлы төн иде. Бераз атышкач, немецлар ягыннан атмый башладылар. Без алар булган урынга барып карадык: дүрт немец солдаты үлеп ята, калганнары качкан. Аларның ничә кеше булганын белмәдек. Документларын алып кайтып командирга бирдек, автоматларын да алып кайттык.
Без, эчәр өчен, башта Фин култыгы суын куллана идек. Ул бик каты тозлы, аны эчүдән эч китә башлады, шуннан соң, кар эретеп су ясый башладык. Ашамлыкларны, сугыш кирәк-яракларын егерме километр ераклыктагы складтан үзебез чана белән тартып алып кайта идек. Февраль ае азагында мин тагын авырый башладым.
Оборонада торган чаклар
Март ае башында Кононерский утравына күчеп, оборона тоттык. Апрель башында "Угольный порт«ка күчерделәр, шунда оборонада тордык. Ул Кчиров исемендәге заводтан ерак түгел. Ленинградка ашамлыкларга, сугыш кирәк-яракларына барганда завод ишегалды аша үтеп йөрдек. Бу вакытта солдатларда бик каты цинга авыруы башланды. Миндә дә цинга башланды. Авыздагы барлык тешләр селкенде, аңкаулар шеште, ипине ашта җебетеп кенә ашап була иде Аягым сызлый башлады, шеште, йөреп тә, басып та торып булмаслык хәлгә килдем. Шул хәлдә дә бер мәртәбә дә посттан калмадым, күзәтүче булып тордым.
Мин 1941 елның май аеннан бирле өйдән хат ала алмадым. 1942 елның 3 мае көнне өйдән ике хат алдым. Өйдәге тормыш белән танышу бик зур шатлык булды. Мин өйгә гел хат язып торсам да, әни миннән тугыз ай буе хат алмаган.
1941 елның ноябрь, декабрь айлары, 1942 елның январь ае Ленинградны саклаучылар өчен бик авыр, ачлыкның бик көчле вакыты булды. Гражданский кешеләргә көнгә йөз егерме биш грамм гына икмәк бирелә иде, аның да яртысы — түп. Бик күп кеше бомбадан, снарядтан, йорт җимерекләре астында калып һәлак булды. Шәһәрдә су юк, электр юк, өйләргә ягарга юк, госпитальләрдә дә ягылмый иде. Ленинградта булган агач өйләрне, өйдәге барлык мебельләрне ягып бетерделәр. Немецлар шәһәрне көне-төне бомбага тоттылар, артиллериядән аттылар. Барлык кыенлыкларга карамастан, Ленинград көрәште, бирешмәде һәм җиңеп чыкты…
Ладога күле аша
Минем авыруым бик көчәйсә дә, мин госпитальгә китмәдем. Булдыра алган кадәр постта калдым, чөнки сугышчылар җитми иде. 1942 елның 20 маенда безнең полкның командиры үзе мине госпитальгә озатты. Госпитальдә врачлар минем авыруны тикшереп караганнан соң, Ленинград шартларында дәвалап булмый дип таптылар, «эвакуацияләргә кирәк», диделәр. 8 июнь көнне поездга утыртып, Ладога күленә җибәрделәр. Ладога күлендәге пароходларны немец самолетлары һәркөнне бомбага тоталар иде. 9 июнь көнне иртән бик каты томан иде, безне пароход белән Ладога күле аша чыгардылар, немец самолетлары күренмәде. Яр буенда поезд көтеп, өч тәүлек яттык. Поездга утыртып, безне Тихвин шәһәренә китерделәр. Анда санитар поездга утыртып, Киров шәһәренә җибәрделәр. Кировта пароходка утыртып, Вятка елгасы белән түбәнгә алып киттеләр. Безне Малмыж районындагы Димитриевка ял йортындагы госпитальгә урнаштырдылар. Монда барысы да Ленинградтан чыккан авырулар — йөз кеше чамасы идек. Безне бик яхшы тәрбияләделәр. «Ленинградны саклаучыларны китергәннәр» дип, халык безне бик яхшы каршы алды, безгә сыйлар алып килделәр. Әни минем янда өч тәүлек торып китте.
Сталинград фронтына
1942 елның 12 августында, терелеп җиткәннән соң, безне Гороховецкий лагерына җибәрделәр. 81нче запас полкта минометчылыкка өйрәттеләр. 25 сентябрь көнне фронтка җибәрделәр. Безне Сталинградка җиткәнче йөз километр кала поезддан төшерделәр. Монда немец самолетлары станцияләрне, тимер юлларны бик каты бомбага тоталар иде. Алга таба поездлар йөрми, безне җәяү алып киттеләр. Кайбер солдатлар фронтны да күрмичә үлделәр. Немец солдатлары җәяүле гаскәрләрне дә көннәр буе бомбага тота, шуңа күрә безне төнлә белән генә алып бардылар. Төнлә немец самолетлары парашют белән яктырткыч ракеталар асып куялар, ул бөтен тирә-якны көндезге кебек яп-якты итә. Аннан соң самолетлар кешеләр күренгән урынны бомбага тоталар. Сталинград янындагы сугышның коточкыч икәне йөз километрдан да сизелә иде.
1942 елның 10 октябрендә Сталинград фронтына килеп җиттек. Мин 116нчы укчы дивизиянең учебный миномет ротасында 82 миллиметрлы миномет расчеты командиры булып сугыша башладым. Минем расчет Сталинград янында илледән артык немецны һәм бер йөк машинасын юк итте. Шушы дивизиядә сугышны Румыниядә тәмамладым. 1943 елны шушында каршыладым, монда сугышканда партиягә кердем.
«Җиңелмәс» немецларның хәле
Сталинград янында немец-фашист гаскәре чолганышта калгач, аларга продукт, сугыш кирәк-ярагын самолеттан парашют белән ташладылар. Һәр төнне немец самолетлары килеп, әйберләр ташлап китәләр. Сигналларын белеп алгач, немец самолетлары тавышы ишетелүгә, һавага өч кызыл ракета җибәрәбез. Немец очучылары шул сигнал буенча әйберләрен ташлыйлар. Немецларга дигән әйберләр безгә дә эләгә.
Немецлар, чолганыштан чыгу өчен, безнең участокка ике мәртәбә һөҗүм итеп карадылар. Без тимер юл кырыенда оборонада идек. Берсендә безнең дивизия торган участокка илле-алтмыш танк, бик күп җәяүле гаскәр һөҗүмгә күчте. Башта безгә каршы артиллерия бик каты атты, аннан соң танклар, җәяүле гаскәр һөҗүм итте. Безнең миномет ротасына җәяүле гаскәрне танклардан аерып калдырырга приказ бирелде. Без «заградительный» миномет уты ачтык. Җәяүле немецлар танклардан аерылды, кача башладылар. Бик күп солдатлары кар өстендә үлеп калды. Танкларның утыздан артыгын артиллеристлар пушкадан атып яндырдылар, калганнары качты. Бездән дә үлүчеләр булды. Немецларның чолганышта калган гаскәрләрен көн саен кысрыкладык.
Миномет урнаштыру өчен карны җиргә кадәр казып, окопны кардан гына ясадык. Үзебез йоклар өчен кар эченә оя ясап, икешәр солдат бер ояда йокладык. Беребезнең шинелен аска җәябез, икенче шинельне өскә ябынабыз. Безнең киемнәр җылы, туңмадык. Ашату өчен кухня безнең янга килеп җиткәнче, аш бозланып ката. Ипи дә бозланып ката, аны балта белән ватып бүлдек. Бозлы ашны, бозланып каткан ипине кимереп ашадык, салкын тимәде, чирләмәдек.
Немец армиясен тар-мар иткәнче, көн саен диярлек, позициябезне алмаштырып тордык, алга бардык. Хәзер 1941 елгы чигенү түгел, алга баргач, безгә күңелле. Немецлар җәйге киемнән генә: башларында — пилотка, күбесенең аягында — агачтан ясалган аяк киеме. Туңмас, өшемәс өчен, башларына шәл чорнаганнар, аякларына да шәл чорнаганнар, аякларын тагын шәл яисә одеял кисәге белән ураганнар. Ахырда, бишәр, унар меңләп пленга бирелә башладылар. Немец солдатларының нинди кыяфәттә икәнен үзең күрмәсәң, кеше сөйләгәнгә ышанмас та идең. «Җиңелмәс немец армиясе» дип, без көлдек. Сталинград янында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итеп бетергәч, погоннар бирделәр.
Белградтан Днепрга кадәр
1943 елның апрель аенда поездга төяп, безне Воронеж өлкәсенең Лиски станциясе янындагы Старая Покровка авылына китерделәр. Монда торганда өйдән посылка алдым, май ае иде. Ул посылканы 1942 елның октябрь аенда салган булганнар.
4 майда Курск өлкәсенең Советский районына күчерделәр. Фронт безгә туксан километр иде. Без монда 16нчы линия оборонасы кордык. Немецлар һөҗүмгә күчкәч, безне дә сугышка керттеләр.
1943 елның 5 августында, каты сугышлардан соң, Белград шәһәрен азат иттек. Аннан соң Харьков шәһәрен дә азат иттек. Безнең дивизиягә Харьков исеме бирелде. Харьков өчен сугышкан көннәрдә партиягә член итеп алдылар. Полтава, Кременчуг шәһәрләрен азат итеп, Днепр елгасына килеп җиттек.
Белградтан алып Днепрга кадәр фашистлар коточкыч ерткычлыклар эшләгәннәр. Авыллар барысы да яндырылган, шәһәрләр җимерек, кешеләрен Германиягә куып алып киткәннәр. Күбесен атып, асып үтергәннәр. Терлекләрне дә Германиягә куганнар, алып китә алмаганын атканнар. Һәркайда — янган авыллар, үле гәүдәләр. Болар минем күз алдымнан һич тә китми, онытылмый.
Кременчугтан егерме километр чамасы көньяктарак Днепрны кичеп, уңьяк ярда сугыша башладык. Безнең плацдарм кечкенә, күпме сугышсак та плацдармны зурайта алмадык, немецлар бик каты каршылык күрсәттеләр. Безнең 116нчы укчы дивизия разведчиклары бик күп һәлак булгач, безне 178нче аерым разведка ротасына разведчик итеп күчерделәр.
Днепр ярында безнең дивизиягә бик каты сугышырга туры килде. Немец самолетлары бомбага тотты, көннәр буе артиллерия, миномет уты яудырдылар. Кайбер көннәрне өчәр мәртәбә немецларның атакасын кире кага идек. Дивизия командиры генерал да безнең белән бергә траншеядә немецларга каршы сугышты.
Разведкадагы авырлыклар
Бер көнне мине авыр снаряд окопта күмеп калдырды, иптәшләрем актарып алдылар Контузияләндем, унбиш көннән артык ишетмәдем, баш шаулады, аннан соң акрынлап рәтләндем. Ленинградтан бирле бергә булган казах иптәшем Куҗахметовны снаряд тиеп үтерде. Бу плацдармда бик күп немецны кырдык, безнең дә бик күп сугышчылар һәлак булды. Беркадәр вакыттан соң, безне бу плацдармнан алып, Кировоград өлкәсенә күчерделәр. Монда бер авылда озак торырга туры килде. Разведкага барганда күп иптәшләр сафтан чыкты. Бер төнне «тел» алырга баргач, алты кешебез яраланды, дүрт иптәшебез үлде. Үле гәүдәләрен алып кайттык, «тел» ала алмадык. Ротада разведчиклар аз калгач, яңадан разведчиклар өстәлгәнче, унбиш көнләп заданиегә йөртмәделәр.
Без Онуфриевка, Сметановка, Знаменка станцияләрен азат иттек. 1944 елның мартында Каменка станциясеннән һөҗүмгә күчтек. Корсунь-Шевченко группировкасын тар-мар итеп бетергәч, безне көньякка күчерделәр. Кировоград шәһәрен азат иттек. Кар бетте, бар җир сазга әйләнде, машиналар туктады. Сазлы җирдә разведкага йөрү бик кыен булды. Умань шәһәрен азат иттек. Бу шәһәрдә немецлар ун меңләп машиналарын калдырып качтылар. Бессарабиягә (Молдавия ССР) кергән көнне алты сугышчыны виноград аракысы эчертеп агулап үтерделәр…
Пычрак булса да, безгә яхшы иде. Немецлар — паникада, барлык нәрсәләрен ташлап качтылар. Һәр авылда — урам тулы халык, безне шатланып каршы алдылар, кунак итеп сыйладылар. Бельцы шәһәрен дә азат иттек.
Румыния җиренә кергәч
1944 елның 10 апрелендә Прут елгасын кичеп, Румыния җиренә кердек. Без Яссы шәһәреннән унике километр ераклыкта туктарга мәҗбүр булдык. Безнең тылдагылар, пычрак булу сәбәпле, артта калды, сугыш кирәк-ярагы бетте диярлек. Немецлар качканда әйберләрен ташлап бетерделәр. Шулай итеп, без дә алга бара алмадык, немецлар да безне Румыния җиреннән куып чыгара алмадылар. Көн саен безгә өстәмә көчләр килде, немецлар да ныгый барды.
Без оборонага туктаган урыннан көньякта куе имән урманы бар, урмандагы тау башында монастырь урнашкан. Бу таудан безнең тылга карасаң, сиксәнйөз километр ераклыктагы авыллар күренә. Шушы биеклек өчен бик каты сугышлар булды, бу урман юкка чыкты, кырылды, юан-юан имәннәр дә чыдамады, ауды. Немецлар безне Прут елгасының сул ягына куып чыгарырга тырыштылар. Франциядән бик күп армия, техника китерделәр. 1944 елның 30 маенда, таң аткан вакытта немецлар безнең дивизия участогына артиллериядән, минометлардан бик каты ут ачтылар, самолетлары бомбага тота башлады. Ике сәгать шулай атканнан соң, немецлар һөҗүмгә күчте. Немецларның артподготовкасы башлану белән, безнең кухняны ватып ташлады. Повар үлде, штаб, хозчасть Прутның икенче ягына качты. Безгә өч тәүлек буена ашарга-эчәргә китерә алмадылар. Ярый әле, сугыш кирәк-ярагы җитәрлек иде.
Немецлар һөҗүменең беренче көнендә бездән сул яктагы полк өч километрга чигенде, башка урында немецлар уңышка ирешә алмадылар.
Һавада да, җирдә дә...
Икенче көнне немецлар төп көчләрен безнең участокка юнәлттеләр. Немец самолетлары безне көне буе бомбага тоттылар. Йөз иллеләп танк, басу тулы немец солдаты безгә һөҗүм итте. Кырыгар, иллешәр самолетлы биш группа безне пикировать итеп, бомбага тотты. Бәхеткә, безнең блиндажга бомба туры тимәде, блиндаж тирәсе бомба чокыры белән тулган иде. Бомба шартлаудан колаклар томаланып бетте. Безнең оборона участогында үлүчеләр, яраланучылар хисапсыз күп булды. Немецларның атакаларын кире кактык.
2 июньгә каршы төндә безнең иллеләп танк немецлар алган авылга һөҗүм итте. Бер генә танк та ул авылдан чыкмады, берничә танкист кына исән чыкты. Алар анда сугышның каты булуын, бик күп немецларны, техникаларын кыруларын, алтмышлап танкларын яндыруларын сөйләделәр. Ул көннәрдә һавада безнең һәм немецларның самолетлары, болыт шикелле, кояшны каплый иде. Һавада да бик каты сугыштылар. Һава сугышында немецларның да, безнең дә күп самолетлар бәреп төшерелде. Янган немец самолетлары күбрәк иде.
5 июнь көнне сугышканда безнең траншеягә үк керделәр. Безнең блиндажга ике немец солдаты атылып кергән иде, автоматтан атып үтердек. Траншеяләрдән куып чыгардык, күбесе үлеп калды. Озак та үтмәде, тагын бер группа безнең траншеягә үк килеп җитте. Патроннар беткән иде, ахыргы гранаталарны немецлар өстенә ыргыттык та, гранаталар шартлаган вакытта арттан окопларга йөгердек. Телефонистыбыз траншеядә калган иде, ул безнең хәл турында штабка хәбәр итеп өлгергән. Безгә өстәмә көчләр килде, немецларны траншеядән куып чыгардык, үлгән солдатларын калдырып качтылар.
Немецлар алган биеклекне яңадан алу өчен 6 июньгә каршы төндә уналты разведчикны сугышка җибәрделәр. Мин ул группага эләкмәдем. Безнең разведчиклар ул биеклекне алдылар, оборонага урнаштылар. Көндез немецлар биеклекне яңадан сугышып алдылар, безнең разведчиклар шул биеклектә калдылар. Монастырь урнашкан биеклек өчен сугыш бигрәк каты булды. Көндез ул биеклекне немецлар сугышып ала, төн җитүгә безнең солдатлар немецларны аннан куып чыгаралар. Көндез тагын — немецлар, ә төнлә безнекеләр сугышып ала. Ахырдан ул биеклек безнеке булып калды. Немецларның бу һөҗүме 8 июньгә кадәр дәвам итте. Немецлар безнең частьларны чигендерә алмадылар.
8, 9 июньдә, төнлә белән, Америка самолетлары Яссы шәһәрен бомбага тоттылар.
Расчет командиры булгач
Сталинград янында сугышканда безнең миномет ротасы командиры өлкән лейтенант Грачев иде. Анда сугыш тәмамлангач, аны Мәскәүгә укырга җибәрделәр. 1943 елның март ае. Укып бетергәч, аны тагын безнең дивизиягә кайтарганнар иде. 10 июнь көнне ул мине үз янына, дивизия штабына чакыртты. Аңа капитан чины бирелгән, безнең дивизия генералының адьютанты булып эшли икән. Миңа генералны саклап йөрергә куштылар. Ике ай чамасы генералны саклап йөрдем, бик рәхәт булды.
1944 елның 5 августында мине дивизиянең зенит-пулемет ротасына күчерделәр. Монда күчкәч, биш көн ял йортында ял иттем. Мине расчет командиры итеп билгеләделәр.
Бу вакытта безнең фронт бик зур һөҗүмгә әзерләнә иде. Унбиш тәүлек буе көне-төне, бертуктаусыз, барлык юлларны тутырып, армия, техника фронтка килде. Дошман самолетларына һавада күренергә бөтенләй мөмкинлек бирмәделәр — һавада безнекеләр тулысынча хуҗа булды. Ә 1941 елны, без чигенгән вакытта, немец самолетлары аерым кешеләр артыннан да атып, очып китәләр иде. Бер көнне без бер солдат белән икәү шундый хәлгә очраган идек: немец самолеты өч мәртәбә әйләнеп килеп безгә пулеметтан атып китте. Ярый әле, безгә пуля тимәде. Ә хәзер бөтенләй башка хәл. Арттан килгән артиллеристлар пушкаларын позициягә урнаштыру өчен урын таба алмый аптырадылар.
19 август төнендә алгы сызыкка барганда безнең машина чокырга туры килеп ауды, чөнки машиналар ут яндырмый гына киләләр иде. Бер солдатның өстенә эре калибрлы пулемет төшеп, кабыргаларын сындырды. Шофер, без аңга килгәнче, качкан иде. Аннан соң безне икенче машина алгы сызыкка китерде.
20 август көнне, ике сәгать ярым артиллерия хәзерлеге булганнан соң, һөҗүмгә күчтек. Алгы сызыктан унбиш километр ераклыкка кадәр һәр квадрат метр саен снаряд, мина, бомба төшмәгән җир калмаган иде. Немецларның үлмәгәннәре, барлык коралларын ташлап, әсирлеккә бирелде, кача алганнары качты. Яссы шәһәрен сугышып алдык. Аннан соң Васлуй, Хуши шәһәрләрен алдык. Васлуй өчен сугышканда, мина тиеп, капитан Грачев үлде.
Польша, Берлин юллары
Төрле җиргә таралган немец армиясе калдыклары белән сугыш алып бардык. Бер көнне олы юлда барганда безнең автоколоннага немецларның бик күп солдатлары һөҗүм итте. Ике автомашинаны яндырдылар.
Безнең машина колоннаның артындарак иде. Немец солдатларын да эре калибрлы пулеметтан атып карадык. Басуда берничә йөз үлгән солдатларын калдырып, немецлар урманга качтылар.
1944 елның 25 сентябренә кадәр бер авылда тордык. Җимешләр өлгергән. Рәхәтләнеп, күпме кирәк шуның кадәр виноград һәм башка җимешләр ашадык.
25 сентябрьдә безне поездга төяп, Польшага алып киттеләр. Польшада Рудник шәһәреннән ун километр ераклыктагы урманда лагерьда тордык.
30 ноябрь көнне 234нче фронтовой запас укчы полкка җибәрделәр. Башта Демба дигән зур лагерьда тордык. Аннан соң Ченстохов шәһәренә күчерделәр. Бу 1945 ел иде. Монда торганда Германиягә дә барып кайттык.
23 мартта Германия җиренә алып киттеләр. Крайсбург, Намслау, Оелс, Бреслау шәһәрләрендә булдык.
1945 елның 3 апрелендә безне поездга утыртып, училищега укырга җибәрделәр. Мин Суммы шәһәрендәге Харьков Кызыл Байраклы танкка каршы артиллерия училищесының 2нче батареясендә укыдым.
Җиңү көне — Берлинда
25 апрель көнне безне, җиде кешене, Германиягә, Берлиндагы 5нче удар армия штабына командировкага җибәрделәр. 4 май көнне Берлинга барып җиттек. Монда сугыш туктаган. Берлин яна, бик каты җимерелгән иде.
Шул ук көнне Рейхстагта булдык, мин стенасына «я пришел из Татарии (имза белән — ред.)» дип язып куйдым.
Җиңү көнен Берлинда каршыладык. Без Берлинның Карлсхорст дигән урынында тордык.
9 май көнне безне Познань шәһәренә ике машина белән озатып куйдылар, аннан поезд белән Суммы шәһәренә киттек.
30 майда мине, тагын башка курсантлар белән, Берлинга командировкага җибәрделәр. Берлинда унбиш көн тордык, концертлар карадык, күрергә теләгән урыннарга бардык. 20 июньдә поезд белән кайтырга чыктык, хәзер безнең поездлар Берлинга кадәр йөриләр иде.
Биш елдан соң — өйгә
Училищедан безне 1 июнь көнне Ольшанка авылына печән җыярга җибәрделәр. 20 июньдә Битица авылына тимер юл төзергә җибәрделәр. Монда 4 августка кадәр эшләдек. Юл төзү бик авыр булды, бик күп агач төпләргә туры килде.
1945 елның 7 ноябрендә, СССР Югары Советы Президиумы карары белән, демобилизацияләндем. 6 декабрьдә кич өйгә кайтып җиттем. Мин биш ел ике ай Совет Армиясендә намус белән хезмәт иттем, сөекле Ватаныбызны фашист илбасарлардан сакалуда, аларны тар-мар итүдә актив катнаштым.
1945 елның Җиңү көненә кадәр, җәяүләп, ничә мең километр юл — авыр сугыш юллары үтелде. Шушы чорда безгә никадәр җир казырга туры килде, һәркөнне үлем белән ничә мәртәбәләр очрашырга туры килде. Боларны үлчәрлек үлчәүне уйлап табучы юк әле. Боларны сөйләп тә, язып та бетереп булмый. Киләчәктә илебез тыныч булып, безнең балалар сугыш күрмәсен, тыныч тормышта бәхетле булып, озак еллар яшәсеннәр! Дөньялар тыныч булсын!
1953 елның 28 августында, СССР оборона министры приказы белән, миңа лейтенант дигән хәрби исем (звание — ред.) бирелде.
1954 елның 23 маенда Казанга, "военный сбор«га алдылар. Анда 2 июльгә кадәр булдым. Мин миномет ротасы командирының политик бүлек буенча ярдәмчесе идем. Миңа капитан дигән хәрби исем бирделәр.
Разведкада йөргәндәге кайбер истәлекләр
(178нче аерым разведротада)
Фронтта шундый минутлар була, немецлар да атмый, безнең яктан да атмыйлар, сугыш юк кебек тоела. Ләкин мондый вакытлар бик сирәк һәм кыска гына вакытка була. Тагын атыш башлана.
1943 елның декабрь ае башы иде, кар бераз яуган. Немец гаскәрләренең чигенгән вакыты, ләкин немецлар безне оборонага күчәргә мәҗбүр иттеләр, бераз оборонада тордык. Бер көннне кичкә таба безнең участокта тынлык урнашты, немецлар да атмый, безнекеләр дә атмый. Бу тынлык, нигәдер, тиз генә бетмәде. Дивизия командиры безгә немецларның нигә атмауларын, әгәр киткән булсалар, аларның кайда икәнен белеп, штабка рациядән хәбәр итәргә приказ бирде.
Без, алты разведчик, траншеядән чыктык та, немецларның траншеяләренә таба киттек, безгә каршы атучы юк. Немецларның траншеяләренә барып җиттек, беркем дә юк. Икенче, өченче рәт траншеяләрне дә үттек. Кич булды, караңгыланды, урманга кердек. Урман зур булмады, юл белән барып, урманны чыктык. Юл кырыенда ятучы кеше гәүдәсе күрдек, кызылармеец булып чыкты. Үлгән, документлары юк. Аннан соң ике-өч километр чаамсы баргач, бер авыл кырыена килеп җиттек. Авыл кырыенда ике зур сарай бар.
Без калкулыктан акрын гына сарайларга таба төшә башладык. Шул вакытта сөйләшкән тавышлар ишетелә башлады. Сарайның икенче ягыннан ниндидер кешеләрнең чыгып, авыл урамына кергәннәре күренде. Без, саклык белән, сарайга кердек. Анда аермачык немецларның сөйләшкәне ишетелде.
Сарай ишегенә гранаталар ыргыттык, автоматлардан ата-ата, «ура» кычкыра башладык. Гранаталар шартлаган тавыш арасында фашистларның «рус», «рус» дигән сүзләре ишетелде. Немецлар, кычкырыша-кычкырыша, кача башладылар. Икенче сарайдан да немец солдатлары чыгып йөгерделәр.
Без ак маскахалаттан булгач, немецлар безнең ничә кеше икәннен белмәделәр, чолганышта калып әсирлеккә эләгүдән дә курыкканнардыр. Без сарай эченә кердек, ишеккә сөяп куйган ике винтовка калган, сарай ишеге янында үлгән немец солдатлары ята. Икенче сарай буш иде.
Авылга кердек, фашистлар авылдан качып киткәннәр. Бер өйгә кердек тә, рацияне көйләп, дивизия штабына немецларның качуы, үзебезнең авылда икәнне хәбәр иттек. Ике-өч сәгатьтән безнең дивизия солдатлары да авылга килеп җиттеләр. Безгә бирелгән заданиене үтәдек, ул төнне шул авылда кундык.
Сугыштан соң...
1945 елның декабрь аенда мин сугыштан кайттым. Ә инде 1946 елның март аенда Комазан Башы авылында укыта башладым. 1946 елның май аенда Мария Павловнага өйләндем.
1949 елның 20 августына Су-Елга башлангыч мәктәбенә мөдир итеп эшкә җибрделәр. Без анда, тормыш иптәшем белән, 1962 елның 20 августына кадәр укыттык.
1962 елның август аенда мине Акшан мәктәбенә мөдир итеп күчерделәр. 1963 елда Комазан башы мәктәбенә мөдир итеп күчерделәр. 1982 елның сентябрь аенда пенсиягә чыктым.
Без, тормыш иптәшем белән, дүрт бала тәрбияләп үстердек. Бер малаебыз моряк иде, флотта үлде Калган балаларыбыз хәзерге вакытта Чаллыда эшлиләр. Ә үзебез Комазан Башы авылында яшибез (хатыны — 1995 елның 10 декабрендә, Виктор Иванович 2010 елның 29 июнендә вафат булганнар — ред.).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев