Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер-хатирә

Фотоларда – онытылмас мизгелләр: Түбән Камадагы Питрау бәйрәмнәренең берсендә

Питрау сәхнәсендә “Сүрәкә” керәшен фольклор ансамбле чыгыш ясый.

“Туганайлар” редакциясе архивында сакланган фотоларны сайтка чыгаруны дәвам итәбез.

Бу фото Түбән Кама шәһәренең Яшьлек урамында урнашкан ял һәм аттракционнар паркы янәшәсендәге мәйданчыктагы уздырылган Питрау бәйрәмендә төшерелгән.

Вакыт елларны, гомерләрне ашыктыра. Аның агышы җанга якын танышларны да аямый – мәңгелеккә алып китә... Шуларның берсе – Анна Бутяева.

Бу фотода “Сүрәкә”нең бүгенге көндә дә алыштыргысыз баянчысы Азат Нәҗметдинова янәшәсендә торучы җырчы – Анна Бутяева. Ул үзенең тормышы, хезмәте белән, исемен Түбән Кама керәшеннәре тарихына онытылмаслык итеп язып китте.

Анна Гурьевна, иң беренче булып, шәһәрдә керәшен фольклор ансамбле оештыру уен тормышка ашыра башлаган кеше. Аның иң беренче сәхнә киемнәренә кадәр үз куллары белән текте. Фольклор ансамбле өчен, үзе шикелле үк, мәктәптә балалар укытучы Ефимья Тихоновна Хәбирова, беренче төзүчеләрдән булган Вера Боярова (алар арабызда юк инде) кебек актив кешеләрне җыйды. Бергәләп, керәшен җыруларын, биюләрен өйрәнделәр. Халык иҗаты йорты директоры Анатолий Богатыревның да ярдәме бәяләп бетергесез булды. Аның да булышуы нәтиҗәсендә, керәшен фольклор ансамбле cәхнәгә чыкты.

Анна Бутяева үзе укыткан 2нче мәктәптә керәшен музее да оештырган иде заманында. Ә экспонатларны бер урамы сакланып калган Актүбә авылындагы өй борынча йөреп җыйганын, шәһәрдәге Чәбия кешеләреннән һәм райондагы керәшен авылларыннан туплавы турында сөйли иде ул. Үзе укыта торган класс балалары белән Актүбәгә барып, олы яшьтәге дәдәйләр, түтиләр сөйләгән истәлекләрне язып алып, соңыннан альбом да ясаганнар.

Бер фото... Күңелне кузгатып, хатирәләрне яңартырга шул да җитә икән...

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев