Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер-хатирә

Екатерина Яковлева: Тимофей бабай белән Матрена әби сөргенгә куылып, гомергә Урал якларында калалар

Питрәч районының Янсуар авылыннан Екатерина Яковлева туганнарының ачы язмышлары турында сөйләде.

Безнең гаиләдә дә стенада эленеп торган каралы-аклы фотокарточкалар күп. Ничектер аларның күзләре моңсу, сагыш белән тулы. Мин Марфа әбинең туганнары, аларның ачы язмышлары турында язам.

Вакыт чаба... Яңадан-яңа буыннар жиргә килә тора. Буыннарыңны онытмас өчен үзеңнең нәсел агачыңны белергә кирәк. Әгәр без борынгы бабаларыбызны онытсак, беркадәр вакыттан соң безне дә онытырлар. Туган илеңне ярату иң элек үз гаиләңнәң, авылыңнан башлана. Ата-бабамнар узган юл — үз халкымның тарихы, илебез тарихы. Менә шуңа күрә дә, җиде буыныңны белергә, белмәсәң — эзләп табарга кирәк. Үз халкың, туган илең белән горурлану хисе әнә шулай туа.

Даный бабай белән Марфа әби бергә кушылып, матур тормыш корып, дүрт бала тәрбияләп үстерәләр (минем әти — икенче бала). Авыл уртасында төзелгән дүрт почмаклы йорт — Марфа әбинең туган нигезе була. Анда аның әтисе Тимофей бабай, әнисе Матрена әби hәм биш бертуган энеләре: Андрей, Иван, Михаил, Роман, Алексей яшиләр. Тимофей бабай — оста тимерче, аның үзенең тимер келәте була. Көчле беләге hәм ут чәчеп торган чүкече аларның яшәү шартларын яхшырта, тулыландыра. Авылдашлары Тимофей бабайга тырма тешләрен, тимер сукалар төзәтергә алып киләләр. Соңрак кул арасына олырак малайлары да керә башлыйлар.

30-нчы еллар, репрессия вакыйгалары безнең бабайларның да ишеген кага. Жәйге матур көннәрнең берсендә «раскулачит» ителеп, Тимофей бабай гаиләсе белән туган авылыннан Урал якларына сөрелә. Ә аларның өйләрендә колхоз идарәсе оештыралар. Вакыт бик аз, бары өс-баш киеме белән генә чыгып китә алар туган нигезләреннән. Тимофей бабай Матрена әбигә: «Чүкечне калдырма, чүкеч белән югалмабыз», — ди.

Биек Урал таулары аша коры җиргә барып җитәләр. Землянка казып, яңа тормыш башлый Спасеевлар гаиләсе. Өй сала башлыйлар, ә Матрена әби ашарга әзерли, гаиләсенең өс-башын, киемнәрен карап тора. Әкренләп мал-туар асрый башлыйлар, малайлар эшкә урнаша. Шулай Агаповка поселогы барлыкка килә.

Тимофей бабай тимерче эшен дәвам итә, аңа тагын ике малае да кушыла. Якында гына " Доломит" заводы оеша. Бер малае шунда эшче булып урнаша, икенчесе заводка паровоз белән йөк ташый. Кече уллары югары белем ала, инженер-конструктор булып урнаша. Шулай әкренләп тормыш жайлана.

Бик сагына алар туган якларын. Ә авылда Марфа әби ерактагы газиз кешеләрен юксына. Авыл уртасындагы туган нигезе яныннан көн дә уза ул, анда калган әйберләрне кызгана. Үзенә алып кайтырга уйлый, ләкин аны да Уралга куарлар дигән уй аны туктата...

Тимофей бабайдан «Синең ничә атың, сыерың бар?» — дип сорыйлар. Ә ул: менә минем бөтен булганым шушы, дип, таушала башлаган тимер чүкечен күрсәтә. Сагынуга түзә алмыйча, Марфа әби Урал якларына кузгала. Ә өйдә дүрт бала. Кече кызы Пелагия (Павлова) әле күкрәк имә торган бала була. Киткән килеш, шактый торды әни Уралда, дип сөйли әти яшьле күләре белән. Монда әтинең әбисе: «И кайтмавыдыр инде, бөтен туганнары шунда бит», — дип үз-үзенә сөйләнә торган булган. Без елаша идек, дип сөйләде әти. Марфа әби гаиләсе янына кайта. Кече кызы Пелагия башта әнисен ятсынды, дия искә ала әти. Бу урында шуны да өстим әле. Минем Симуш бабаемның Анный исемле сеңлесе Иван жырак дәдәй белән (Тимофей бабайнын икенче малае), кавышып Урал якларында гомер иткәннәр.

Шул елларда чыгып киткән килеш Тимофей бабай белән Матрена әби туган якларына кайта алмыйлар, шунда гүр ияләре булалар. Нинди ачы язмыш... Кабат яңа тормыш башлап җибәрүне, (шуның өстенә чит җирләрдә) үз башыннан үткән кеше генә аңлыйдыр.

Әти-әниләр Тимофей бабай белән Матрена әби исән чакта барып тормышларын күреп кайттык, дип, сөенеп сөйлиләр иде. 2009 елда Тимофей бабайның оныклары Сережа белән Сергей безгә кунакка кайттылар. Сөйләшкәндә туган якларын калдырып китәргә мәҗбүр булган ата-аналары өчен борчылулары нык сизелде.

Ерак бабаларыбыз безнең арада булмасалар да, аларның якты истәлекләре безнең күңелләрдә мәңге сакланыр. Безнең стенада алты буын: Тимофей, Марфа, Василий, Павел, Алик Василий, Алина Данил.

Екатерина Яковлева, Питрәч районының Янсуар авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев