“Чаллы керәшеннәре юбилей уздырды”
“Керәшен сүзе” газетасының соңгы – басылмый калган 120нче санында урын алган язмаларның берсе.
Бу репортаж – 2002 елның 9 апрелендә чыгарга тиеш булган “Керәшен сүзе” өчен әзерләнелгән һәм газетаның версткаланган әзер битләре Түбән Камадагы ветеран журналист Виктор Шадринның шәхси архивында сакланган.
"Март аенда Чаллы керәшен культура-агарту җәмгыяте һәм “Карендәшләр” керәшен халык фольклор ансамбле 10 еллык юбилейларын билгеләп үттеләр.
Ул көнне бәйрәмгә килүчеләрне шәһәрнең “Энергетик” культура йорты аеруча җанлылык белән каршылады. Бәйрәмчә бизәлгән фойеда “Карендәшләр” һәм башка ансамбльләр җыр белән халыкның күңелен ачты. Керәшеннәрнең борынгыдан килгән йола үзенчәлекләре чагылыш тапкан кием үрнәкләре, чигүле йорт әйберләре һ.б. урын алган күргәзмә яныннан да кеше өзелеп тормады.
Бәйрәмне “Карендәшләр” керәшен фольклор ансамбле җитәкчесе Раиса Ипеева котлау сүзләре белән ачып җибәргәннән соң, алкышлар астында сәхнәгә Чаллы керәшен культура-агарту җәмгыяте председателе Николай Ипеев күтәрелде. Ул җәмгыятьнең үткән юлына тукталды. Җәмгыять оештыруда башлап йөргән беренчеләр – Анна Асанова, Ананий Малов, Татьяна Миронова һ.б. исемнәрен зур ихтирам белән телгә алды. Эшне башлауның беренче минутларыннан ук керәшен җәмгыяте үз алдына Чаллыда керәшен газетасы чыгаруны, фольклор ансамбле оештыруны, күрше-тирә шәһәрләрдәге һәм районнардагы карендәшләр белән ныклы элемтә урнаштыруны максат итеп куя.
Үзләренең асылларын җуярга теләмәгән керәшеннәр, акрынлык белән булсалар да, тартылалар. Шулай итеп, 5-6 кешедән генә башланып киткән керәшен ансамбле дә (юбилей кичәсе барышында Анна Колчерина, Пелагея Асанова, Александр Петров, Раиса Асанова һәм башка беренчеләрне мэрия котлап, бүләкләр тапшырды) яңадан-яңа талант ияләре белән тулылана бара һәм бүгенге көндә инде аңа 30дан артык үзешчән йөри. “Карендәшләр” ансамбленә 1994 елдан алып Р.Ипеева җитәкчелек итә. Ансамбль үзе сәхнәләштергән “Керәшен туе” белән Казан тамашачысы алдында чыгыш ясап, җиңү яулый, халык ансамбле исеменә лаек була. Соңгы елларда керәшен балалары өчен атнакөн мәктәбе дә эшләп килә. Чаллы керәшен җәмгыяте, “Карендәшләр” ансамбле белән берлектә, елның-елында, Нардуган һәм Питрау бәйрәмнәрен зурлап, тирә-яктан килгән керәшеннәр сокланыр дәрәҗдә матур итеп үткәрә. Болар белән беррәттән, алда торган эшләре дә күп. Шуларның берсе – чиркәү төзү. Әлбәттә, бу эштән бер генә керәшен дә читтә калмас. Шулай ук, үзләренең Чаллы шәһәре мэры Рәшит Хәмәдиев ярдәменә дә өметләнә.
Юбилей кичәсендә Р.Хәмәдиевнең катнашуы үзе генә дә Чаллыда керәшеннәр проблемасын якыннан аңлаучы, аларга һәрчак ярдәм кулы сузарга әзер торучы акыллы җитәкче барлыгын раслый. Әгәр ул кичәдә Татарстандагы, Башкортстандагы яки башка төбәкләрдәге керәшеннәрне бергә җыю мөмкинлеге була калса – барысы да шундый керәшен җанлы мэрлары булган Чаллы керәшеннәренә ак көнләшү белән карарлар иде, мөгаен.
Чаллы керәшеннәре үзләре дә моны яхшы белә, әнә бит сәхнәгә Р.Хәмәдиевне чакырып, аңа Грециядә басылган “Евангелие” бүләк иттеләр.
Мэр үзе дә җавапсыз калмады. Иң әүвәл ул, институтны тәмамлагач, үзенең кош та очып җитә алмый торган юлсыз керәшен авылына – Зәй якларына эшкә билгеләнүе, гомеренең керәшеннәр арасында үтүе турында телгә алып китте.
– Керәшеннәр кебек яхшы халык дөньяда сирәктер, алар җырга да, сүзгә дә оста. Керәшен халкы – бозылмаган, сабый бала кебек. Электән үк безнең болгар халкы шундый булгандыр, – дип, ул үзенең керәшеннәргә соклануын белдерде. – Музее да кирәк, чиркәве дә. Без дә ярдәм итәрбез. Әмма арагызда башлап йөрүчеләр булсын. Чаллыда бер юньле керәшен чиркәве төзи алмабыз, неужели?! Төзербез! Ул халыкны берләштерү өчен дә кирәк. Безнең бу җәмгыять политикага тыгылмый, без полтикасыз гына, бергә, тату-дус яшибез. Тату җәшик, туганнар, дип, керәшеннәр белми җырламыйдыр...
Мэр юбилейга буш кул белән килмәгән иде. Ул җәмгыятькә, шулай ук, ансамбльгә һәм җитәкчеләре – ирле-хатынлы Ипеевларга, шулай ук, башкаларга да Чаллы администрациясенең грамоталарын, кыйммәтле бүләкләр тапшырды (бу кичне сәхнәдә чыгыш ясаган һәр ансамбльгә, һәркайсының артистларына кыйммәтле бүләкләр бирделәр).
Спонсорлардан Көнкүреш йорты җитәкчесе “Алтын йөрәк” һәм “Иң яхшы җитәкче”конкурсларында җиңүче Николай Логинов та үзенең тәбрик сүзләре җиткерде. Сүз уңаеннан, аның җәмгыятькә һәрчак мтади ярдәм күрсәтергә әзер торуын, ныклы терәк икәнен дә әйтеп китик. Шулай ук, Чаллы шәһәре һәм Татарстан Дәүләт Советы депутаты, “Чаллы икмәге” акционерлык җәмгыяте директоры, Мөслим яткашлыгы җәмгыяте җитәкчесе Р.Сөләйманов та юбилей уңаеннан котлавын җиткерде һәм 10 мең сум күләмендә акча бүләк итәргә вәгъдә бирде.
Керәшеннәрне Чаллыдагы Халыклар дуслыгы йортының милли – грузин, немец, таҗик, корея, мари, башкорт, яһүд, удумурт, чуваш җәмгыятьләре рәисләре котлады. Ул котлауларга кушып, икона һәм шәмдәл бирделәр, шулай ук, башкорт биюе, әрмән җыры кебек музыкаль сәламнәрен дә җиткерделәр.
Юбилей белән котларга Николай Ипеевның туган авылыннан “Кәләй” фольклор ансамбле (Әлмәт районы) артистлары да килгән иде. Аларның бәйрәм бүләкләре атаклы “Кәләй авылы көе” булды. Аларны Алабуганың “Ак каз” ансамбле алыштырды. Алардан соң тамашачы каршысына – “Сәвәләй”, ә аннары Борды ансамбле чыкты. Һәрберсенең – үз аһәңе, үзенә генә хас җырулары, биюләре, кием үзенчәлекләре. Һәм алар барысы бергә искиткеч яхшы бәйрәм кәефе, күңел күтәренкелеге уяталар иде, үзеңне, әйтерсең, зур бер фестивальдә итеп хис итәсең.
Атнакөн мәктәбе укучылары да керәшен халык җыруларын сузып, курайда “Кәтүк түти”не уйнап, залда утыручыларны сокландырды.
Бәйрәмдә халкыбызның танылган җырчылары да катнашты: Николай Храмов үзе генә җырлап калмады, аның ике кечкенә кызы да флейтада уйнады; Виталий Агаповка исә авылдашлары – сәвәләйлеләр булуы тагын да зуррак дәрт өстәде, күрәсең, аның һәр җырын тамашачы алкшыларга күмде. Керәшеннәрнең җан аклыгы, намусы булган Раиса Тимофеева да кичәдә җырлады. Шулай ук, буш җирдә ансамбль оештырып, аны халык ансамбле исеме алу дәрәҗәсенә кадәр күтәргәннәре өчен, Ипеевларга рәхмәт сүзләре дә әйтте ул.
Керәшен җәмгыятьләренең регионара идарәсе җитәкчесе Алексей Шабалин, Түбән Кама керәшен җәмгыяте председателе Вениамин Князев һ.б. ансамбльгә үзләренең котлауларын җиткерделәр бу кичтә.
Әлбәттә, кичәнең үзәгендә “Карендәшләр” керәшен халык фольклор ансамбле булды. Алар 1995 елда Гомумроссия халык иҗаты фестивалендә үзләренә лауреат һәм халык ансамбле исемнәре китергән “Керәшен туе”н күрсәттеләр. Әлеге тамашадан соң ук, сәхнәгә – уллары белән бергә, Наташа Ипеева һәм Эдуард Касакинны чакырдылар. Моның сәбәбе гади генә – ансамбльнең данын күтәргән “Керәшен туе” тамашасында кәләшне – Наташа, ә кияүне Эдуардка уйнарга туры килгән. Сәхнәдәге дуслыклары олы хискә әйләнеп, гаилә корган, инде кечкенә малай үстерүче бу яшьләрне тамашачы эчкерсез елмаю белән сәламләде.
Бөтенроссия халык иҗаты фестивале лауреаты керәшен халык уен кораллары оркестры егетләренең искиткеч оста итеп уйнауларын да, ялганчы кеше әйтмешли, тел шартлатып карап утырды зал. Оркестрдагыларның һәр хәрәкәтләре төгәл, күз иярмәс дәрәҗәдә җитез иде. Ансамбль кызларының биюләре, солистларның җырлары – кыскасы, барысы да тиешле югарылыкта булды.
Чаллы керәшеннәренең бу юбилей кичәләре турында җентекләп яза китсәң, газетада урын җитмәс, шунлыктан, язмага шушы урында нокта куярга туры килер. Әмма ахыр сүз итеп, Чаллы мэры Рәшит Хәмәдиевнең һәм урынбасарлырның керәшеннәр проблемасын бар тирәнлеге белән аңлап, алараг ныклы ярдәм кулы сузып яшәүләрен әйтеп үтмәү ярамас. Һәр төбәктә, һәр районда, һәр шәһәрдә керәшен җанлы Хәмәдиев кебек җитәкче булсын иде ул! Шулай дип өметләник, ә Чаллы керәшен культура-агарту җәмгыятенә һәм “Карендәшләр” керәшен халык фольклор ансамбленә яңадан-яңа уңышлар телик.
Анна МАЛОВА"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев