Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер-хатирә

Бер өйләнү тарихы

– Булачак хатынымны әллә каян эзләп йөрмәдем, өйдә утыра иде дисәм, ышанмассыз, – дип башлады сүзен Михаил.

– Әмма дөресе шул. Бодайбода бер ел эшләп, чираттагы ялга кайтсам, өйдә бер кыз бар. Фатирга кергән икән. Әлфия исемле. Көн дә бергәләп клубка чыгабыз. “Авылда егетем бар”, – ди бу. “Минем дә кызым бар”, – дим. Икебез дә сер бирмибез, ялган сөйлибез. Бер-беребезне ошатсак та, сиздермибез.

Әлфиянең безгә фатирга керүе дә кызык кына булган. Медицина училищесын тәмамлап, Иске Кәшердә эшли башлаган бу. Чакыртканнар да, Наратастына барырга кушканнар. Өенә кайткан да, елый икән: “Ниндидер керәшен авылына җибәрәләр”. Әтисе кайтып кереп, кызының әйткәннәрен ишетә дә, әйтә: “Менә дигән кешеләр! Кыргыз Николаен, Төрек Николаен, Сорокин Николайны, Емельян Байрашовны беләм”.

Әлфия Наратастына киткән. Үзенә кадәр шәфкать туташы булып эшләгән Сәрия бик әйбәт киңәш биргән: “Төрлесе бар. Авдоким дәдәй белән Начтый әбиләргә керсәң, яхшы булыр”. Ә медпункт авылның икенче башында ук. Шуңа да санитарка Анфиса түти: “Тукта әле, апаем, ерак була”, – дип, якын-тирәдәге берничә өйгә алып керә. Әлфия, өзми дә куймый, һаман Аводким дәдәйне сорый икән. Киләләр.

Капка төбендә әти утыра икән. Ул Әлфиягә бик тә кырыс булып күренгән.
– Сыер сава беләсеңме?
– Беләм.
– Әнә, сыер сава торган кыз.
Бу соңгы сүзләрен өйгә таба борылып, шул тирәдәге әнигә әйткән инде.
Кич, клубтан соң, егетләр озата килә, ә Әлфия бер генә кычкыра икән: “Әби!”. Әни шунда ук чыгып алып керә. Кичләрен әти белән икесе чыгып, сөйләшеп утыралар. Әлфияне өйдәгеләр дә ошатканнар, әти: “Күңелем сизә, беркая да китмисең моннан, кызым”, – ди икән.

Моңа кадәр тыңлап кына утырган Әлфия ханым сүзне кушылып, дәвам итте:
– Мин моннан китәм инде, матур булса да, бик бәләкәй авыл дип, бабайга әйттем әйтүен. Әмма... Клубтан кайткач, Михаил белән капка төбендә сөйләшеп утырабыз. Аның белән сөйләшүе миңа бик кызык. Күп белә, акыллы. “Кияүгә чык”, ди башлады бу. Кайда торырбыз, дим. Бермәлне ачкыч күтәреп кайтты.

Октябрьдә безнең Морбаш авылына мине сорарга килделәр. Әниләр каршы килгән булып маташтылар, бигрәк тә әби, ул динле. “Мин, барыбер, чыгам инде, бирсәгез дә, бирмәсәгез дә”, – дим әбинең сүзләренә каршы. Безнең әткәй үзе дә механизатор. Сарманда Наратасты егетләре белән техника ремонтлый торган булган. “Бер дигән кешеләр”, ди. Шушы керәшен егете Михаил әткәйнең яраткан кияве булды. Туйда әни күрше Маланҗа түтигә дә, башка бик күп түтиләрнең һәрберсенә дә атап җырлады. Миңа карап җырлаган җыруы гомергә исемдә калды:

Иртәләрдә торып битең юсаң,
Чөйдәге бистәрең ак булсын.
Төнге йокыларың татлы булсын,
Иртәнге йокыларың сак булсын...

Фатирда торганда да, әби токмач җәя башласа, мин тиз генә кисеп бетерә идем. Бәрәңге алганда да, агач көрәк тотып (безнең якта гомер күрелмәгән хәл!) бәрәңге казышам. Шуңа да, килен булгач, әни иртүк пируглар пешерергә, сыер саварга уята. Әнинең үзенең пируглары, пилмәннәре бик тәмле була иде. Телгә тапкыр, сүзгә җор, нык холыклы, кыю кеше иде. Әти белән дә бик тиз уртак тел таптык. Кияүгә чыккач, элекке гадәт буенча, ялгышып, “әби”, “бабай” дип эндәшәм дә тизрәк, “әни”, “әти” дип төзәтә идем.

Ул вакытта әти – җитмешнең өске ягында, ә әни алтмыш биштә иде. Әни, Анастасия Кузьминична Данилова (Ласточкина) – Зәй районының Ирнә авылыннан, туган ягын сагынуын җыру аша әйтеп бирә иде. Әти 1985 елның 19 июлендә, сиксән яше тулырга ун көн калгач үлде. Яшел чирәмле өй артында кинәт кенә тәгәрәп китте. «Әти, әти, нәрсә булды», – дип, үзен тизрәк барып тоттым. Кулымда җан бирде... Әни сиксән дүрт яшендә үлде. Өч кышны Чаллыда, безнең янда чыкты. Әмма Наратастын бик сагына, яз сулышы тоемланса,авылга кайтырга ашкына иде.

Әнинең җырулары, ул өйрәткән көйләр генә истәлеккә калды. Туганнар, дуслар килгәндә, Михаилның хезмәтендәге олы кешеләр килгәндә, әнинең җыруларын җырлыйм, алар бик тә ошаталар иде. Ул җыруларда сагыш-моң да, яшәүне ярату да, әйтәсе килгән сүзеңне җыр теленә күчереп җиткезү дә – барысы да бар. Ә көйләренең үзенчәлеге, иркенлеге, әйтерсең, керәшеннең үз күңеле чагылышы...

Фирая МОРАТОВАның “Игәнәле Наратасты” китабыннан

Фотода (сулдан уңга): Әлфия, янәшәсендә – Галина (күршеләре Маланҗа түти килене), Михаил.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев