Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер-хатирә

Авылым мунчалары

Мамадыш ягындагы Түбән Әрнәш авылында 1930 елда туган Николай Тимофеев истәлекләреннән.

Авылның мунчалары турында да языйм әле. Ул заманнарда һәрбер кеше үзенә аерым мунча сала алмаган, бар булган мунчалардан бөтен авыл файдаланган.

Алар гади һәм кара мунча булсалар да, халык өчен бик кирәкле чистартыну урыны иде. Бу мунчаларда халык үзенең тәнен пычрактан арындырды, сәламәтлеген саклады, шулай ук, бетләрдән арынды, дисәк тә ялгыш булмас. Ул заманда кешенең алмаш киеме дә, юыну һәм кер юар өчен җитәрлек сабыны да юк, шунлыктан бетләү очраклары гадәти хәл. Хатын-кызлар башларын юар өчен мунчада агач көленнән селте ясап куялар иде. 

Бәхтияр юлындагы күперне чыгуга, тау кырыенда Темейләр мунчасы тора. Ул тау кырына, җирне казып ясалган, өч як стенасы басудан җыелган таштан өелгән, алгы өлеше генә агачтан. Түбәсе салам белән ябылган бу кара мунчадан безнең гаилә дә файдаланды, ул әле безнең балалык еллары иде. Сугыш елларында, Октябрь бәйрәмендә, ахры, бу мунча янды, аны яңадан торгызучы булмады. 

Тагын Аксак Иваннарның — бакча башында, су буенда, аннан китеп, Әткей бабайларның (Константин Смирнов, хәзерге безнең бакча), Кәчәйләр, Төрекләр, Паукыйлар (Мырак Паукый белән бутамагыз) һәм Тәки Сидарларның да мунчалары бар иде.

Югары очка киткәч, урталык тыкрыгында, су буенда Кечтей Антун Пизырлар мунчасы, Гәүейләр мунчасы... Бәлки, башка кешеләренеке дә булгандыр, ә мин хәтерләгәннәре — шушылар.

Бу мунчаларның ягылмый калган көннәре бик сирәк, чөнки һәр кешегә дә 15 көнгә бер булса да мунча кереп, чистарынып чыгарга кирәк. 

Ә мунча ягу тәртибе болайрак. Үз йортыңа кайсы мунча якынрак, шунысын белешәсең. Мунча хуҗасыннан кайсы көнне ягарга икәнен алдан сорап куясың. «Иртәгә яки берсекөнгә фәлән-фәләннәр яга, аннан соң сез ягарсыз», — дип рөхсәт бирә. Билгеләнгән көнне утыныңны я күтәреп, я арба, чана белән тартып алып барасың да ягасың. Мунчаны өлгерткәч, иң беренче юынырга мунча хуҗаларына әйтәсең, аннан соң үз семьяң кешеләре юына, ә инде пары һәм суы артып калса, үз якыннарыңа яки күршеләргә дәшәсең, алар да барып юынып кайта...

Мунчалар барысы да салам түбәле, кабыктан гына ясалган булса да, киенү өчен салкын алачыгы бар. Мунчага якканда да бик сак булырга кирәк, ут-күз чыкмасын, артык кызу яксаң да хәтәр — салам түбәгә ут кабу очраклары булгалый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев