Авылда элгәреге күңел ачулар
Мамадыш ягындагы Түбән Әрнәш авылында 1930 елда туган Николай Тимофеев истәлекләреннән.
Авыл «бечер»лары
Авыл яшьләре, хәзерге яшьтәшләренә караганда, күпкә активрак, әдәпле һәм тәртипле иде. Комсомол ул вакытларда авторитетлы, оештыру көченә ия яшьләрдән торды.
Авылның, заманына күрә, агач клубы, аның зав. клубы бар иде. Ул һәр атнаның якшәмбе көнендә түбәндәге белдерүне язып, урамга, халык күрә торган урынга ябыштырып куя: «Бүген, ягъни фәләненче числода клуб бинасында яшьләрнең күңел ачу кичәсе була. Килергә ашыгыгыз! Башлана фәлән сәгатьтә».
Кич белән, билгеләнгән вакыты җиткәч, егетләр һәм кызлар үзләренең яхшырак киемнәрен киеп (кызлар иннек, пудра сөртеп), клубка җыелалар. Яшьләрнең күңел ачуын карап утыру өчен хатын-кызлар да килә, ә безнең ише малалайларга монда сан юк, укучы балаларны да кертмиләр — тәртип шундый.
Бу күңел ачу кичәсе (бечер) төнге сәгать унберләргә, уникеләргә кадәр дәвам итә. Монда нинди генә уеннар уйналмый.
Түгәрәк уен
Беренчесе — түгәрәк уены. Егетләр һәм кызлар кулга-кул тотышып, түгәрәк хасил итеп җырлап әйләнәләр. Түгәрәк уртасында урындык белән гармунчы утыра. Түгәрәктә әйләнеп бер җыр җырланып беткәч, берәрсен биергә чакыраар һәм уен яңадан шул тәртиптә дәвам итә.
Монда гармунчы иң кадерле кеше инде, авылда алар бер-ике генә, ул вакытта тальян гармун модада иде.
Түгәрәк уеннан соң танцылар китә: икешәрле танцы, өчәрле танцы уйныйлар һәм «Наза уены» башлана. Ул уен болай уйнала: яшьләр пар-пар булып, ике кулларыннан тотынышып, бер рәт булып тезелеп басалар, бер кеше парсыз кала. Бу парсыз калган егет яки кыз шушы тезелгән рәтнең башына барып баса. Хәзер инде рәт булып тезелеп торучы парлар шушы парсыз яшьтәшләренә төрттеребрәк шаян җыр җырлыйлар. Мәсәлән, менә мондйрак җыр:
...Саный-саный биш итәм,
Котлы булсын яңа ярың,
Яр сөя дип ишетәм...
Яки... Чәчең озын, бер метр,
«Җаным, бәгырем», дигәннәргә
Серең бирми тор....
Җыр җырланып беткәч, парсыз егет яки кыз шушы парлы рәтнең уртасыннан чыгып үзенә ошаган берәүне ала да, рәтнең азагына парлы булып баса. Уен шулай дәвам итә.
Клуб эче гөр килеп тора, әмма сәрхүшләр юк, яшьләр хәзергеләр белән чагыштырганда күпкә дисциплиналы. Авыл кызлары үтә дә тыйнак, әдәпле, хәзерге кызлар кебек егетләрнең муенына асылынырга атлыгып тормыйлар иде.
Кыз озату
Инде сәгать уникенчеләр китә. Вечер тарала. Яшьләр өйләренә кайталар. Кыюлыклары җиткән егетләр үзләренә ошаган кызларны капка төбенә кадәр озата китәләр.
Анда, капка төбендә озак тора алмыйсың, өйдә әни көтә.
Кыз озатырга кыюлыгы җитмәгән егетләр эчтән сызланып, «икенче бечерда, барыбер, озатырмын», дип хыялланып йоклый алмый ята.
Инде гомеремнең ахыры якынлашып килсә дә, шул үсмер елларымдагы онытылмас моңсу хатирәләр күз алдымда кино кадрларындагы кебек ап-ачык булып килеп басалар. Әйтерсең лә мин шул чорлардагы яшьләрне күрәм, шул вечерлардагы грамун моңнарын, җырларны ачык ишетәм. Ул еллар инде миннән бик еракта, артта калсалар да, бигрәк тә, ялгызым калган вакытларымда күңелгә сагышлы уйлар шыплап тула, уйландыра...
Тавышсыз кино
Айга бер, я ике мәртәбә авылга тавышсыз кино килә иде. Бу кино аппаратларын атлар белән авылдан авылга күчереп йөртәләр. Кино килгән көн халыкка бер бәйрәм кебек, чөнки әле бу яңа нәрсә, кич белән халык кинога ашыга. Ул кинолар 7-8 бүлектән тора. Бер бүлеге 15 минут чамасы. Дәвам итә, аннан соң икенче бүлегенең лентасын көйләп куялар. Шулай дәвам итә, хәзерге кебек тоташтан бармый — өзек-өзек дәвам итә.
Тавышсыз киноны күрсәтү тәртибе болай: аппаратка электр уты бирү өчен аның динамосы бар. Бу динамо озын эскәмиягә беркетелә һәм ручкасы (ул сепарат ручкасы кебек) кул белән әйләндерелә. Бу динамоны әйләндерү өчен теләгән кешене кинога бушка кертәләр. Аны әйләндерү җиңел түгел, шуның өчен һәрбер бүлеген әйләндерү өчен берәр кеше кирәк була. 8 бүлекле кино икән, 8 кеше бушка керә дигән сүз. Аппаратка куела торган лентаны киномеханик үзе кул белән әйләндереп тора, шулай итеп кино карыйсың.
Кинодагы сурәтләр сөйләшми. Авызлары гына кыймылдый, нәрсә сөйләшкәннәре экранда аскы якта язылып бара, киномеханик үзе дә кычкырып аңлатып бара. Менә тавышсыз кино шул инде ул. Без балалар әти-әниләргә ияреп бара торган идек.
Спектакльләр дә булды
Халыкны үзенә тартып торган тагын бер күңел ачу чарасы бар иде — спектакльләр. Авылның югарырак классларда укучы алдынгы яшьләре бик еш кына халык алдында спектакльләр куялар иде. Бу, бигрәк тә, кыш көнәрендә, нинди дә булса бәйрәмгә карата эшләнә.
Яшьләр бер яхшырак пьеса сайлап алалар да, башта ныклап репетиция ясыйлар. Һәм шунан соң халык алдында спектакль куялар. Моңа алар бик теләп йөриләр.
Мин кечкенә чакта авыл клубына өйрәтелгән аю алып килеп, халыкка тамаша күрсәтүләре дә хәтеремдә саклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев