Тәтемәл авылы картада Тавель дип язылган, ә руслар аны Тетвелько дип йөртә
Тәтемәл авылы Түбән Кама районының көньяк өлешендә урнашкан. Картада ул Тавель дип аталса да, елгасы Тәтемәл исемен йөрткәнгә, бу керәшен авылын да Тәтемәл дип атаган халык (ә руслар Тетвелько дип атый аны)
Бу урыннар, кайчандыр, куе кара урман белән капланган булган, анда бик күп төрле кыргый җәнлекләр яшәгән. Ә елгасында балык мыжлап торган.
1757-1763 елларда бу якларга Апак исемле алпавыт килеп утырган. Аңа ияреп, Бикмән, Кукара һәм Сюсю исемле кешеләр күчеп килгәннәр. Боларның күбесенең кайдан һәм ни өчен килгәнлекләре бу көнгә чаклы сер булып кала.
Авыл башта Кичү елгасының уң яктагы ярына урнашкан. Ләкин юлдан ерак булмаган бу авылга еш кына качаклар һөҗүм иткәннәр. Кешеләрне рәнҗеткәннәр, терлекләрен алып киткәннәр. Таланган, бөлгенлекккә төшерелгән авыл халкы бу каргалган урынны ташлап, икенче урынга күчәргә мәҗбүр була. Ләкин качаклар аларга яңа урында да тынгылык бирмәгәннәр. Һәм авыл яңадан, инде өченче – хәзерге урынга күченгән. Апак бабайлар ялгышмаганнар: соңгысы уңайлы да, тыныч та булып чыккан. Авылны икегә бүлеп, мул сулы Тәтемәл елгасы аккан (ул инде хәзер шактый саеккан һәм тарайган). Авылны, көньяктан кала, һәрьяктан да зур-зур калкулыклар, очсыз-кырыйсыз урман чолгап алган. Шунлыктан зәһәр җилләр бу төбәкләргә керә алмыйча, шашынып, үзләренең юнәлешләрен үзгәртергә мәҗбүр булганнар.
Авыл халкы бик кунакчыл һәм игелекле булганлыктан, монда килгән һәр яңа кеше биредә яшәп калырга тырышкан. 1771-1772 елларда Емельян Пугачев армиясе дә бу яклардан узган. Аның батыр сугышчылары Тәтемәлнең шифалы суын эчеп, көч җыйганнар. Авылдан ике-өч чакрым ераклыкта ныгытмаларга охшашлы шактый еракка сузылган тирән ерымнар шул хакта сөйли. Алар бүгенге көнгә кадәр үз серләрен ачмаганнар.
1812 елда башланган Ватан сугышына авылның бик күп ир-егетләре киткән. Кызганычка, аларның күбесенә яңадан туган якларын күрү насыйп булмаган.
Еллар акрын гына узган, сугыш яралары төзәлгән. Ару-талуны белмәгән Тәтемәл халкы акрынлап ишәйгән: өлкән буын кешеләре китә барган, алар урынына яшьләр килә торган. Тәтемәл елгасының саф сулары аларга куәт, көч өстәгән.
Тәтемәл елгасын туендыручы чишмәләрдән күбесенең суы дару урынына файдаланылган. Мәсәлән, Тырлау чишмәсе дип аталганы – күз авыруларыннан, Зирек чишмә исә йөрәк ярсуынннан, ямансулаудан дәва, дип сөйли халык.
Җәйге кичләрдә авыл яшьләре елга ярына җыелып, күңел ачкан. Тальян моңы, җыр тавышы бик еракларга ишетелгән:
Тәтемәл ярлары киртләч-киртләч,
Киртләчләре бетәр яз җиткәч.
Тәтемәл буйларын ташлап китсәк,
Нинди ямьнәр калыр без киткәч.
Тәтемәл сулары бик агымсу.
Тибрәлдерә бөдрә талларны.
Еракларга китсәк, саргаербыз,
Ничек белешербез хәлләрне.
Тәтемәлдер – безнең илебез,
Суларыдыр эчкән суыбыз.
Тәтемәлләр дигән асыл җирдә
Үскән безнең зифа буебыз.
... Апак, Кукара, Бикмән бабайларыбыз күптән инде җир куенында ятсалар да, аларның токымы Тәтемәлдә һәм тирә-як керәшен авылларында (Яңа Тәтемәл, Троицк, Олы Аты, Түбән авыл, Савелейкино) һәм башка урыннарда сакланып калганнар. Апак бабайның токымы – Аппаковлар, Кукара бабайныкы – Кукариннар, Сюсю бабайның – Сосукиннар. Иван бабайның исә Иванов фамилиясен йөрткәннәр.
Борынгы бабайларыбыз исеме күптән инде онытылган. Ә Тәтемәл суы, элеккечә диярлек, салмак кына ага да ага, саф суы белән Кичү елгасын туендыра. Тик хәзер ул инде элекке Тәтемәл түгел: комлы ярларында үскән бөдрә талларның күбесе киселеп беткән. Монда бала-чага тавышы да, сандугачлар чутылдавы да, гармун моңы да ишетелми бүген. Авыл яшьләре “бәхет эзләп”, еракларга китеп югалганнар. Картлар үткән гомерләрен сагынып җырлыйлар, җылыйлар. Ятим клаган елга ярларына күзләрен текәп моңланалар.
Ә шулай да, Тәтемәл елгасының бер генә йотым саф суын эчкән җан иясе түзмәс, ярларына әйләнеп кайтыр. Яшьләр дә кайтып, Тәтемәл ярларына үрмә гөлләр чәчеп, тирәкләр үстереләр. Сандугачлар да туган якларын эзләп табарлар...
Язма укытучы Петр Комаров (чын дөнҗада инде) архивыннан алып бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев