Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәлебез-әхвәлебез

“Сүрәкә”ле Олы көндә

Түбән Кама керәшеннәре Пасха атнасында берьюлы ике бәйрәмне – Олы көнне һәм “Сүрәкә” керәшен халык фольклоры ансамбленең 30 еллыгын билгеләп үттеләр.

Олы көн атнасына туры китереп, үзенең еллык отчет концертына тамашачыны җыю, халыкка бәйрәм бүләк итү – “Сүрәкә” керәшен халык фольклор ансамбленең күптәнге традициясе.

Бу юлы да Халык иҗаты йорты фойесы керәшеннең кунакчыл йортын хәтерләтте: ишек төбендә үк “Христос терелеп торган” дип сәламләп каршы алучы керәшен киемле яшьләр, җыр-биюләр, уеннар, фотолар күргәзмәсе, мастер-класслар.

Күргәзмәләрнең берсен – шушы як кызы Лариса Басыйрованың изгеләр төсен үз куллары белән чиккән картиналарын халык аеруча кызыксынып карады. “Нариман керәшеннәре” ансамбле җитәкчесе Ксения Федотова оештырган мастер-класс та күпләрне үзенә тартты. Агачтан ясалган күкәйгә һәм куличкә буяу бизәкләр төшерүче түтиләр Пасха символы булган ул уенчыкларны үзләре белән алып ук киттеләр. Бу мастер-классны уздыруда Ксения Владимировнага үз кызы Ника да бик нык булышты.

Чистай һәм Түбән Кама епискобы Пахомий да фойедагы биешүчеләргә, күргәзмәләргә күз салып, остаханәне дә карап үтте.

Сәхнәдәге бәйрәм кичәсе дә епископ Пахомий бәхиллеге белән башланды. Түбән Кама муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Рамил Муллин исеменнән чыгыш ясап, мэр урынбасары Марина Камелина котлауларын җиткерде:

– Олы көнне зур бәйрәм буларак билгеләп үтү шәһәребездә күптәннән традициягә керде. Пасха ул әле ышаныч, өмет, мәхәббәт символы да... Безнең Түбән Каманың байлыгы – аның төрле милләттән булган һәм төрле дин тотучы кешеләрендә. Бүген әле иртән генә мөселман кардәшләрне ураза бәйрәме белән котладык. Ә кич барыбыз да дус бер олы гаиләдәй, Пасха бәйрәменә җыелдык. Бу уртак байлыгыбызны киләчәктә дә сакларга кирәк. “Сүрәкә” ансамбленә йөрүчеләр, 30 еллык юбилеегыз уңаеннан, сезгә рәхмәт җиткерәм. Сез – үз халкыгызның традицияләрен саклыйсыз. Ә бу бик мөһим, чөнки үз тамырын, үз тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк.

Казанның Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәге белгече Ирина Муллина үз чыгышында, иң элек, республика керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоровның һәм идарә членнарының бәйрәм котлауларын җиткерде. Үзенең кечкенәдән үк, әнисе Ольга белән бергәләп, шушы залга – “Сүрәкә” ансамбленең Олы көндәге концертларына йөргән чагын искә төшереп үтте. “Сүрәкә”нең җырларын тыңлый-тыңлый мин дә үстем, шул еллар дәвамында “Сүрәкә” дә үз йөзе, үз төсе булган ансамбльгә әйләнде”, дигән фикер белдерде. 30 еллык юбилее уңаеннан “Сүрәкә” ансамбленә 500 мең сум күләмендә сертификат бүләк итү буенча, республика керәшен оешмасының Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итүен хәбәр итте. Бүләк сертификатның Җөридәге Питрау бәйрәмендә “Сүрәкә”гә тапшырылачагын әйтеп, Ирина Айдаровна залдагы һәркемне сөендерде.

Татарстан халыклары ассамблеясенең Түбән Кама филиалы җитәкчесе, Халыклар дуслыгы йорты директоры Васил Хафизов та чыгыш ясады. “Сүрәкә” ансамблен котлап, Татарстан халыклары ассамблеясе җитәкчесе Константин Яковлевның Рәхмәт хатын тапшырды.

Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлеге җитәкчесе, “Шинник” спорт комплексы директоры Рөстәм Ганиевнең “Сүрәкә”нең юбилее уңаеннан һәм Олы көн белән тәбрик итүеннән зал тоташ алкышларга күмелде. Үзенең котлауларына кушып керәшен җыруын сузучы Рөстәм Мәҗитович, аерым алганда, түбәндәгеләрне әйтеп үтте: “Хөрмәтле газиз керәшен дусларым! Бу кичә безнең ураза бәйрәменә туры килсә дә, мин монда, чөнки сез – безнең татар телен саклап баручылар. Татарча да, күбрәк, керәшен балалары сөйләшә. Моның өчен сезгә баш иеп рәхмәт белдерәм. Шулар өчен, безнең арада булганыгыз өчен, җыр-моңнарыгызны саклап яшәгәнегез өчен чын күңелдән рәхмәт әйтәм. Керәшен оешмасы җитәкчесе Тамара Баһаветдинова, аның ныклы терәкләре – Питрау җыеннарын оештыручы тырыш бизнесмен Муллиннар кебек гаиләләр булганда, керәшен халкы яшәячәк, үсәчәк һәм булачак”.

 “Балчыклы җиңгиләре” (җит. Надежда Анисимова), “Серле мәләнчек” (Лилия Чеботаерва), “Ак түтиләр” (җит. Надежда Замотаева), “Җирекле моңнары” (Гөлшат Хөсәенова), “Көмеш су” керәшен фольклор ансамбльләре “Сүрәкә”не 30 еллык юбилее уңаеннан котлауларын үз якларының халык җырулары аша җиткерделәр. “Гранат” вокал-хореографик компаниясе (җит. Анастасия Мещерякова) һәм “Тулпар” җыр һәм бию ансамбле (җит.Илдар Шәяхмәтов), “Вольные распевы” казак җырлары ансамбле чыгышлары, Алабугадан “Камские зори” ансмабле солисты Радмила Вәлиуллинаның тау халыклары биюе кичәгә матур гына үрелде. Халыкара конкурслар лауреаты Лариса Басыйрованың һәм, шулай ук, Владислав Домолозовның, Борис Борисовның җырлавын да халык яратып тыңлады. Бу кичәдә “Ак түтиләр” ансамбле (җит. Надежда Замотаева) җирле керәшен шагыйре Никифор Тукмачев сүзләренә көен Петр Максимов язган “Олы Атыга кайтам” җыруын беренче мәртәбә башкарды.

Керәшен ансамбле буларак 1993 елда рәсми рәвештә теркәлгән “Сүрәкә”не төрле елларда укытучы Анна Бутяева, Татарстанның атказанга мәдәният хезмәткәре Галина Сабирова һәм Валентина Тупаева җитәкләде. Шул еллар эчендә “Сүрәкә” ансамблен Казан, Чаллы, Зәй шәһәрләрендә, Менделеевск, Мамадыш, Тукай, Мөслим, Чистай районнары тамашачылары алкышлады. Галина Ивановна җиткәчелек иткәндә, бу ансамбльнең бер айда 22 концерт куйган чаклары да булган. Хәзерге вакытта “Баш чишмә”, “Җиз кыңгырау”, һәм “Асыл нәсел”не дә үз эченә алган “Сүрәкә” ансамбле Ольга Вәлиуллина җитәкчелегендә үзенең яңарыш чорын кичерә.

Котлауларга, Рәхмәт хатларына бай булган бу юбилей барышында, һәряклы ярдәмнәре өчен, җирле керәшен мәдәни-этнографик җәмгыяте председателе Тамара Баһаветдиновага, мәдәният идарәсе начальнигы Гүзәл Мөбарәкшинага, Халыклар дуслыгы йорты директоры Васил Хафизовка һәм башкаларга рәхмәт сүзләре дә яңгырады.

Руслан Исламов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев