Зәй районының Сарсаз Баграж авылы керәшене Валерьян Бухаров гомеренең күп өлешен төзелешкә бәйләгән
Йортларда – төзүчеләрнең күңел яктысы.
Армия сафларында хезмәт итеп кайткач, 1981 елның азагында ул үзләре районындагы “Гидромонтаж” идарәсенә монтажчы булып урнашып, 20 ел эшли. Шул еллар эчендә аңа күптөрле төзелештә катнашырга туры килә. Норлат районында күпер дә салалар. “Яратып эшләгән эшнең авырлыгы сизелми. Вакытында әйбәт итеп акчасын бирделәр. 55 яшьтән пенсиягә чыктым. Түбән Биш авылы кызы булган хатыным Антонина белән матур гына гомер кичерәбез”, – диде.
Валерьян дәдәй Бухаровлар нәселен төзүчеләр династиясе дисәк тә буладыр, чөнки аның дүрт тутасы да озак еллар буе төзелештә эшләгәннәр. Варвара түтие Титаева да лаеклы ялга чыкканчы йортлар төзегән. “Авырлык турында уйлап тормадык, ул чакта эшләдек тә эшләдек. Яшәргә кирәк бит, югары уку йортына керү дә башка килмәде. Хезмәтебез өчен тиешле акчасын алып, бердәм булып, матур эшләдек. Ирем Николай – Урта Багражныкы, ул да төзүче иде. Тик ирем юк инде, чын дөньяга күчте”, – дип сөйләде хезмәт ветераны Варвара түти.
Валерьян дәдәйнең тагын бер тутасы – Анна Алексеева 22 яшеннән Зәй шәһәренең механикалаштырылган “Сельстрой” күчмә колоннасында ташчы булып урнаша. Районның төрле авылларында эшләргә туры килә аңа. Зәйнең үзендә күп катлы җиде йорт төзиләр. Хәзерге вакытта шушыларның берсендә, ире, Мамадыш ягыннан булган Петр белән яшиләр. “Ул елларда эшләве күңелле иде. Хәзер дә рәхәт вакытлар дип искә төшерәм, авырлыгы да онытылган. Үзебездән олылар белән эшләргә тотындык. Алар барысын да шундый җайлы итеп аңлаттылар, беркайчан да какмадылар, әйбәт булдылар. Эшкә килү белән, “үз апаң оста кладка куючы” дип, түти янына кладкага бастырдылар. Тиз өйрәндем, мактау сүзләре генә ишетеп эшләдем. Күп кенә мактау кәгазьләре, грамоталар бирделәр. Хәзер үзебез төзегән биек-биек йортларга карагач, баш әйләнеп китә, ничек шунда эшләдек икән дип, уйлап куям”, – ди Анна түти.
Бертуган Бухаровларның тагын берсе – хезмәт ветерены Валентина Липатова һәм аның җамагаты Василий (мәңгелеккә күчкән) да төзелештә эшләгәннәр. “Хатын-кызның эшен тавык та чүпләп бетерә алмый. Эштән арып өйгә кайтасың, ә анда икенче смена көтә: ашарга әзерләргә, бер дә бетми торган савыт-саба өемен юарга, өй җыештырырга, балаларга дәрес хәзерләшергә кирәк. Тырыштык, барысына да өлгердек, инде балалар үсеп җитеп, үзләре әти-әни булдылар. Төзелештәге авыр хезмәттән бер дә зарланмадык, яратып эшләдек”, – дип сөйләде ул.
74 яшен тутырган Мария түтиләре дә Зәй шәһәрендә күп еллар штукатур-маляр булып эшләп, лаеклы ялга чыккан.
Валерьян Бухаров һәм аның дүрт бертуганының тормышы, аларның хезмәте белән танышкач, Казан урамындагы биек-биек йортларга да башка күз белән карый башладым. Алар таш биналар булудан туктап, кинәт кенә эчке бер яктылык, нур сибеп балкыйлар кебек тоелды. Башкача була да алмый, чөнки шәһәр йортларындагы һәрбер кирпечтә, һәр ташта Бухаровлар шикелле үз һөнәрләренең чын осталары булган төзүчеләрнең җан җылысы, күңел яктысы салынган бит.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев