Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

2005 елгы Жөри Питравы: «Кряшен чибяре»нә бүләккә алтын чылбыр биргәннәр

Республика гына түгел, Россия күләмендәге Питрау бәйрәме тарихына, «Туганайлар» газетасында басылган язмаларга таянып, бергәләп күз салыйк.

Питрау – җәйнең көзгесе

Питрау бәйрәме, быелдан башлап республика статусын алып, киләчәктә даими төстә Җөридә уздырылачак.

Моннан ике ел элек биредә Питрауда булып киткән Татарстан премьер-министры Рөстәм Миңнехановның хәер-фатихасы белән, хөкүмәтебез дә зур ярдәм күрсәтә.

Чиләбе өләсенең Нагайбәк районыннан «Гомер», «Сак-Сок» керәшен фольклор ансмабльләренең килүе дә бәйрәмдә ямь өстенә ямь булды.

– Искиткеч гүзәллек, искиткеч бәйрәм. 20 сәгатькә якын юлда килеп, бераз арысак та, мондый тамашаны күрә, катнаша алуыбыз белән без бәхетле, – ди Нагайбәк районы культура бүлеге җитәкчесе Р.Сидорина.

«Питрау чибәре» бәйгесендә быел чибәр исемен алу өчен тырышкан 12 кыз күп сынаулар аша үтеп, үзләренең җыр-биюгә, аш-суга осталыкларын күрсәттеләр, матур итеп сөйләп, керәшен йолаларын яңарттылар.

«Питрау чибәре» исеменә Ташлыяр авылыннан килгән Светлана Максимова лаек булды. Аңа таҗ, алтын чылбыр, ал тасманы олы мәйдан уратсында район хакимияте башлыгының беренче урынбасары, «Питрау-2005» бәйрәмен оештыру комиисясе рәисе А.Иванов тапшырды. Калган конкурсантларга кыйммәтле бүләк бирелде.

Мәйдандагы уеннарның һәр төрендә катнашучылар да, җиңеп кыйммәтле бүләк алучылар да күп булды. Милли көрәштә батыр булып, Мамадыш районы хакимияте башлыгы урынбасары Рамис Фәхретдинов калды. Аңа бәйрәмнең генераль спонсоры “Болгарсыра” җәмгыятенең бүләге – «ВАЗ-2107» автомобиле ачкычы тапшырылды.

Сызылып таң атканда халык мәйданнан арып-талып түгел, күңел күтәренкелеге белән таралышты.

(Р.Михайлова. “Туганайлар” газетасы, 28 июль, 2005 ел).

Җөриләрдә Питрау итеп кайттык

Быелгы Питрау башка еллардагыдан шактый аерылып тора. Кояш та быел, нәкъ печән өстендәгечә, нык кыздыра. Питрау гүзәлләре һәр кунакка аерым игътибарлы – күркәм елмаюларын, чәчәк бәйләмнәрен юмарт өләшә.

Аланга үткәч тә бәйрәм өчен махсус төзелгән крестьян өйләрен күрергә була. Аларның берсе – халкыбызның үткәнен чагылдырган музей-йорт. Ә икенчесе – заманча җиһазландырылган авыл өе, анда экран куелган, мйдандагы бәйрәмне шул экран аша күзәтергә була. Фольклор ансамбльләренә – бер сәхнә, эстрада йолдызларына икенче сәхнә хезмәт итә. Халыкны  утыртыр өчен берничә рәт эскәмиләр тезелгән, ләкин аларны унышар рәт итеп куйсаң да, килгән кунакларга урын җитмәс иде. Бәйрәмне Гөрпинә (Аграфена Васильева) һәм Юрий ачып җибәрде. Печәнгә ашыккан Юрийга Питрау бәйрәмендә калырга туры килде. Әгәр Питрау кичендә уйнап-җырлап, таң атуын, кояш чыгуын карамасаң, эшең үрчеми, юлың уңмый икән бит...

Мәйданга, берничә атка төялеп, керәшен җырулары җырлап, җырчылар Миңгол Галиев, Георгий Ибушев, Лена Бичарина, Лидия Әхмәтова, Резеда Кадыйрова кергәч, кешеләр күңелендәге куаныч тагын да артты.

Татарстанның төрле почмакларыннан килгән ансамбльләр белән бергә, монда Чиләбе өлкәсенең «Чишмәлек» ансамблен дә күрергә була иде. Икенче ел инде Чиләбе керәшеннәре ата-бабаларының борынгы җиренә киләләр. Быел үз авыллары, районнары турында күчмә музей, халык промыселы әйберләре, бистәр туку станогы да алып килгәннәр. Дүрт ярым гасыр төп йортларыннан, кан кардәшләреннән аерым яшәсәләр дә, нагайбәкләр керәшеннәрнең йола-гадәтләрен онытмыйлар. Хәзер дә Питрауга кунак кызлары төшерү, егетләр белән таныштыру, кыз кодалау, ә көз көне килен итеп алу гадәттә икән.

«Питрау чибәре» таҗына Алена Гурьянова (Дүсмәт авылы) лаек булды. Икенче урын Тукай районының Мәләкәс авылы кызы Мария Лямичевага бирелде. Ә өченче урынны Чиләбе сылуы Надежда Герасимова алды. Кызларның барысына да кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Җөри мәйданында күп батырлар көч сынашты, Нурлаттан килгән Илдар Аббасовка тиңнәр булдмады. Ул Питрау бәйрәмендә 14нче маркалы  «ВАЗ» машинасына ия булды. Аның хөрмәтенә салют атылды.

Көрәшне караганнан соң, «керәшеннәр арасында гайрәтле ир-егетләр беттеме икәнни, нишләп батырлар арасында аларның исеме юк», дигән борчулы уй калды. Хәер, алар бу көнне җыр-бию белән мәшгуль иделәр бугай. Әнә, якында, җырчы-композитор, шаян телле Виталий Агапов кунакларның күңелен ача. Беренче сәхнәдә Виалий Шрыков җырлый. Рәсим Низамов, та, Салават Фәтхетдинов та бар. Мамадыш үзешчәннәреннән Марина Михайлова, Тамара Фролова, Диана Мишкина җырларын да тамашачы яратты.

Питрау бәйрәмен ачып җибәргәндә. Татарстан премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Мамадыш районы башкарма комитеты җитәкчесе Анатолий Ивановка «Татарстанның атказанган икътисадчысы» исеме бирелү турындагы Указны укыды. Район культура бүлеге җитәкчесе Степан Спиридоновка, Җөри авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Борис Ивановка Татарстан Президентының Рәхмәт хатларын тапшырган иде. Бәйрәм барышында аларның олы бүләккә лаек икәненә тагын бер мәртәбә ышанасың. Егетләрнең киләчәктә бәйрәмне Россия күләменә чыгарырга исәпләре...

(М.Мартынова. “Туганайлар” газетасы, 20 июль, 2006 ел).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев