Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зоя Смернова: «Кул эшләнмәләре булган өй ямьле, җылы, нурлы була»

Зоя Смернова Сарман районының Түбән Чыршылы авылы кызы. Үз куллары белән нинди генә эшләр башкармый ул. Чигә, бәйли, картиналар иҗат итә, чәчәкләр, гөлләр үстерә.Төрле әйберләрдән бакчасына чәчәклекләр ясый.

Зоя апа 1956 елның 3 нче гыйнварында Түбән Чыршылы авылында туган. Башлангыч белемне үз авылында алганнан соң, укуын Югары Чыршылы авылы мәктәбендә дәвам итә. Мәктәпне тәмамлагач Лаеш авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. Монда ул бухгалтер һөнәрен үзләштерә. Зоя апа туган җиренә гашыйк кеше, шуңа күрә укуны бетергәч туп-туры туган авылына кайта. Илшат исемле егет белән тормыш корып өч бала үстерәләр. Хәзерге көндә җиде оныгының яраткан әбисе ул. Зоя апа сайлаган һөнәренә тугры кала, лаеклы ялга чыкканчы бухгалтер, баш бухгалтер булып эшли. Лаеклы ялда булса да ул һәрвакыт хәрәкәттә. Үз куллары белән нинди генә эшләр башкармый ул. Чигә, бәйли, картиналар иҗат итә, чәчәкләр, гөлләр үстерә.Төрле әйберләрдән бакчасына чәчәклекләр ясый. Аның бакчасында үзеңне ниндидер әкият дөньясына эләккән кебек хис итәсең. 

«Буш вакытларымны «күңел эше» белән уздырып өемә матурлык өстим. Кул эшләнмәләре булган өй ямьле, җылы, нурлы һәм матур була дип саныйм. Кул эшләрен ул туганнарыма, балаларыма, якыннарыма бүләк итәргә яратам. Ел саен оныкларыма ел символы булган уенчык бәйләп бирәм.  Интернет челтәрендә, яисә берәр журналда матур кул эше күреп калса, шуны тиз генә эшләп тә куям», — ди Зоя апа.

Зоя апа мәдәният йортында эшләп килүче «Оста куллар» түгәрәгенә йөрергә дә вакыт таба. Эшне җиренә җиткереп эшләве, үз — үзенә дә, башкаларга да таләпчәнлеге, төгәллеге, пөхтәлеге, тырышлыгы белән аерылып тора ул. Бик тә оптимист рухлы, шат күңелле, җор телле Зоя апа коллективта зур хөрмәткә лаек кеше. Мәдәният йортында, авыл җирлегендә уздырылган чаралар һәм бәйрәмнәр дә Зоя апа катнашыннан башка узмый. Ул кешеләргә ярдәм кулын сузарга, булышырга һәрвакыт әзер.

«Дөньяның иксез — чиксез мәшәкатьләрен бер читкә куеп, кул эшләре белән шөгыльләнергә вакыт тапкан кешеләрне яратам мин» дип елмая ул. Үз эшләрен яратып, бар күңелләре белән бирелеп башкарган, үз эшләнмәләрен җиренә җиткереп ясаган кешеләргә чын мәгънәсендә сокланырлык шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев