Зоя Михайлова: “Тамак ач, кычыткан, алабута ашы ашадык”
Зәй районының Кадер авылында туып-үскән Галина Суханаева үзенең әнисенең катлаулы язмышы турында язган.
“Мин 1933 елның көзендә туганмын. Балачагым бик авыр үтте, искә аласы да килми. Әти сугышка киткәндә, без әниебезгә 4 бала калдык. Федор, Таисия, мин – Зоя, дүртенчебез Анна 1941 елда июль аенда гына туган. Әни шушы баланы биләүгә төреп, әтигә күрсәтү нияте белән, җәяү Казанга чыгып киткән. Берничә хатын җыелышып барганнар алар. Авылдашлар бала юлны күтәрә алмас, дип уйлап калганнар. Барып җиткәннәр, әтине генә күрә алмыйча кайтканнар.
Сугыш вакытында тылда булган бер эштән дә калмадык. Балалар да, әниләр дә. Кыш көне урман кисә, яз җитә башласа, Чаллыдан орлык ташый идек. Тамак ач, кычыткан, алабута ашы ашыйбыз. 1943 елда әти сугыштан кайтты. Яраланган, контузия алган. Госпиталь дәвасына карамастан, аксаклап йөрде. Сугыш турында сөйләмәде. Әтине ындыр табагына хисапчы итеп куйдылар. 1944 елның май аенда энебез Александр туды. 5 бала булдык. Әниебез сәламәтлеккә туймады. Берсеннән-берсе кечкенә балаларын калдырып, мәңгелеккә күчте. Ачлык-ялангачлыкта, ятимлектә үстек, күпне күрдек. Туйганчы ипи ашау тиз генә килмәде әле безгә. Хэзерге көндә мин генә исән. Энебез Александр – Ерак Көнчыгышта, сеңлебез Анна Мәскәүдә яшәде, алар да мәңгелеккә күчте. Әти 1969 елда каты авырудан соң дөнья куйды. Ил-көннәр тыныч булсын, ачлыклар кабатланмасын иде”
Бу – әнием язмасы. Әнием Зоя Николаевна Михайлова (Фёдорова) Зәй районының Туңылҗа авылында Николай һәм Глукерия гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә. Сугыш алдыннан Николай бабай колхоз председателе булып эшли. Сугыш башланганда әни башлангычта укый. Китап-дәфтәрләр булмый. Аларны төрле эшкә чыгаралар. Укыйлар да, эшлиләр дә. 1948 елда, сугыштан кайткач, ындыр табагында эшләгән Николай бабайны төрмәгә утырталар. Чирләп яткан Глукерия әби аны озатырга урыныннан тора алмый. Ул тагын 5 бала белән кала. Әмма бу юлы инде ул гаиләсенә берничек тә ярдәм итә алмый, үлеп китә. Әнигә бу вакытта 13 яшь була. Үзе дә бала гына булса да, эне-сеңлесен үстерергә тырыша. Чөнки бу вакытта зурраклар чыгып киткән була инде. Әни иртән, мәктәпкә киткәнче, урманга менеп утын алып төшә. Энесе Александр кечкенә булгач, аны утын өстенә бәйләп утырта, ә Анна сенлесе я үзе атлый, я аны өйдә калдыра. Мәктәпкә йөри алмый башлагач, мәктәп директоры Петр Зайцев, чакырып, өйгә дә килә. Әмма уку урынына тормыш мәктәбе башланганлыктан, әни җиде класс та укый алмый. Туңылҗа фермасында сыер сава башлый. Ул вакытта бөтен эш кул көче белән башкарыла, саву аппаратлары булмый. Зур апалар белән беррәттән эшли ул. Берникадәр вакытка 7 яшьлек Аннаны, 4 яше дә тулмаган Александрны, ачлыктан үлмәсеннәр дип, балалар йортына да бирәләр. Тик сагынуга түзә алмыйча, барып алалар. Балалар йортында ашау әйбәтрәк булса да, ияләнә алмыйлар. Таисия апалары Аннаны үзе белән Песмянкага алып китеп тә тора. Фёдор абыйлары да булыша. Бик күп нужалар күрәләр.
Әтиләре Николай амнистиягә эләгеп авылга кайткач, 2 балалы хатынга өйләнә. Үги әни белән яши башлыйлар. Аннаны тагын алып китеп торалар. Әни дә, өстенә кигән соңгы күлмәгенә ямау салгач, читкә чыгып китәргә була. Чөнки колхозда “таяк”ка эшлиләр, эш хакы итеп бераз икмәк бирелә, акча булмагач, өстенә кияренә бетә. Зәйдә эшләгән җиреннән Пермь якларына чыгып китсә дә, кире әйләнеп кайта. Аннан сон Николай Михайловка кияүгә чыгып, Кадер авылындагы Марина йортына килен булып төшә, шунда яши башлый. Килү белән, Федотово дуңгыз фермасына эшкә урнаша. Соңрак ферма Кадер авылына күчерелә. Бик тырышып эшли ул, кулында ут уйната. Гаиләдә 3 бала туа: Римма, Галина, Дмитрий. Балаларны үстерешергә әбиләре булыша. Әнием 22 ел шушы тармакта эшләгәннән соң, Әхмәт сөтчелек комплексына күчеп, сыер сава башлый. Эшендә зур уңышларга ирешә, күп бүләкләр ала, берничә тапкыр социалистик ярышта җиңә: 1976 елда бирелгән “IX бишьеллык ударнигы” билгесе, 1990 елда тапшырылган “Хезмәт ветераны” медале – уңышларының ачык мисалы. Тырышып эшләве нәтиҗәсендә, 1975 елның 15 июнендә Кадер авыл советы депутаты булып сайлана. 1984 елда лаеклы ялга чыга. Пенсиягэ чыккач чакырып алалар да, тагын 9 ел эшли, терлекчелектәге эш стажы 44 елга тула. Әбиебез Маринаны тәрбияләргә кирәк булганлыктан, 1996 елда эштән туктый. Тормышында яшьтән үк ярым ятим калып, ачлык-ялангачлыкны күп күргән әниебез әбине дә, әтине дә тәрбияләп, соңгы юлга озатты.
Әнием Зоя Николаевна – балачагын сугыш урлаган күп балаларның берсе. Бүгенге көндә ул өйнең яме, балаларының кадерлесе булып, Кадер авылындагы төп нигездә Римма апабыз белән гомер итә. Аның хәзер 7 оныгы, 5 оныкчыгы бар.
“Ачлык, сугышлар булмасын, дөньялар тыныч булсын иде”,– дип тели ул. Без, балалары, үз чиратыбызда, аның рухи батырлыгы, фидакарь хезмәте алдында баш иябез, тагын күп еллар безне шатландырып яшәвен телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев