Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зоя Борисова озын җырлар һәм хризантема чәчәге ярата

Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисты Зоя Борисованы халык сагынган.

Җырчы Зояны сагынганнары Халыклар дуслыгы йортындагы конференциядә дә ачык күренде. Григорий Родионов исемендәге “Идел буе халыкларының тарихи һәм мәдәни-рухи кыйммәтләре” дигән төбәкара өченче фәнни-тикшеренү конференциясенә килде ул. Залга килеп кергән Зояны, ай-ваена карамыйча, сәхнәгә менгезделәр. Ай-ваена дип әйтүебез шуннан, Татар дәүләт җыр һәм бию театры солисты Зоя Петровна репетициядән йөгереп дип әйтерлек килеп җиткән. “Эштән генә килдем. Сәхнә киеменнән дә түгел”, – диебрәк торса да, Зоя Борисова ялындырмады – күңелләрне җыр дулкынында тирбәлдерде.

“Монда Зояны күргәч, өнсез кала яздым. Бик күп еллар элек Зоя белән без бер делегациядә Төркестан каласының мең ел ярымлыгына барган идек. Фәрит Мөхәммәтшин безнең делегация җитәкчесе иде. “Зәйтүнә”дип, андагы казахлар да җырчы Зояны алып кала язганнар иде, – дип Россиянең атказанган фән эшлеклесе, филология фәннәре докторы, Хатыйп ага Миңнегулов җырчыга үзенең соклануын белдерде. – Ерак Көнчыгышларда югалып торды да Зоя, үзебезнең Казанга кайткач, шундый куандым”.

Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гатауллин да: “Зоя Борисова керәшен җырларын башкарганда Гәрәйнең җырлаган чакларын искә төшереп, моңсуланып утырдым. Гәрәй – арабызда, Зоя белән бергә ул да җырлыйдыр шикелле тоелды”, – дип үзенең хисләре белән уртаклашты.

Соңыннан Зоя Петровна белән бер-ике авыз сүз алышу җае чыкты. Ул байтак вакыт ерак Хабаровск краенда яшәгәннән соң, гаиләсе белән, 2022 елның җәендә Казанга күченеп кайткан. Озак еллар үзе солист булып эшләгән Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә эшкә урнашкан.

“Сагындым. Хабаровскида яшәгәндә, “Бөдрә тал”ны үземә-үзем җырлап елап утыра идем. Моңсу, озын көйләрне яратам. Үзебезнең керәшен җыруларының да барысын да яратам”, – дип әйтә Зоя.

Хабаровск якларында адашуына һәркемнең тормышында була торган мәхәббәт сәбәп булгандыр, күрәсең. Татарстан кызы Зоя белән Иркутск егете Александрны 2002 елда Якутия очраштыра. Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең Якутиядә гастрольләре бара. Безнең республика вәкилләре, депутатлары да барган була анда. Хабаровск краеннан да депутатлар килә, алар арасында Александр да була...

Хабаровск крае музыка театрының хор группасы жырчысы Зоя туган якны сагынса да, ире Александрның пенсиягә чыкканын көтәргә туры килә. Улы Родион тугыз класс бетергәч Казанга кайтырга җыеналар. Әмма малайның Хабаровскидагы дусларын ташлап китәсе килми. “Әни, дусларым монда. Укып бетерим”, – дигән улына каршы килә алмый Зоя. Родион үзе дә, әнисе шикелле үк, ачык йөзле, кешеләр белән җиңел аралашучан икән. Математиканы яратуы Родионны Казан финанс институтына китергән, хәзерге вакытта ул – беренче курс студенты. 

“Артист тормышы – артист тормышы инде. Минем өчен беренче урында – гаилә. Гаилә хакы, бала хакы дип яшим. Әти-әни шулай тәрбияләгәннәр. Балык Бистәсенең Алан-Полян авылында әти-әнидән калган өй бар. Шунда кайтып йөрибез. Без – өч бертуган: Анна, Михаил һәм мин. Барыбыз да Казанда, барыбыз да тату яшибез. Түти бакчада яшелчә үстерә. Ә миңа чәчәкләр  булсын – өй кырыйларын, алгы як бакчаны чәчкәгә күмәргә яратам”, – дип сөйләде Зоя.

Чәчәк бәйләмнәренә килгәндә, таҗлары катлы-катлы зур хризантемалар, астралар ошый икән Зояга. Татар дәүләт җыр һәм бию ансмабле концертына барсагыз, белеп тору артык булмас...

Фото: җырчының шәхси архивыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев