Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Журналист Алёна Низамова: "Бер баланы мәктәпкә эзерләү өчен 30-40 мең кирәк"

Быел гаиләләргә 6-18 яшьләрдәге балаларны мәктәпкә әзерләү өчен, социаль ярдәм буларак, 10нар мең сум акча бирелә башлады. Иң беренче булып дәүләт порталында гариза калдырган гаиләләр бу акчаны август башында ук алдылар.

“Туганайлар” газетасының журналисты булып эшләгән Алёна Низамова ике бала әнисе. Бу уку елында Алёнаның улы өченче класска барса, 6 яше тулган кызы әле "подготовишка"га гына йөри. Низамовлар да ике балаларына 10ар мең акча алганнар. Алёна белән элемтәгә чыгып, дәүләтнең әлеге социаль ярдәме һәм балага мәктәп формасы, уку кирәк-ярагы алу өчен күпме акча киткәне турында сөйләштек.

Алёна Низамова фикеренчә, бер баланы бөтен сезонга баштанаяк киендерү өчен 30-40 мең кирәк. Кием, канцтоварлар алудан башка балаларны кружокларга да йөртергә кирәк бит әле. Мәсәлән, Низамовларның ике баласы да кружокларга йөри. Аның өчен аларга 15-20 мең кирәк.

Яңа уку елына әзерләнеп беткәннәр. Ручка, дәфтәр, краска, дәфтәр тышлары гына 2500 сум тирәсе булган. Яз көне эш дәфтәрләренә якынча 1000 сумга заказ биреп куйган булганнар. “Сезонында алар 1500 сумга төшә”, – ди Алёна. Монда әле инглиз һәм татар телләре өчен дәфтәрләре кермәгән икән.

“Улыбызга быел форма тулысынча кирәкми. Чалбар гына алдык. Ә болай безнең мәктәп формасы (галстук, жилет, чалбар, пиджак) 5000-8000 сумнар тирәсе була. Спорт формасы, кружоклар өчен махсус формалар белән чутлый башласаң, бер балага хәйран чыга. Яңа уку елына әйберләр алырга дип, кибетләргә 2-3 тапкыр барып кайттым. Барган саен 5-7 меңләп акча китте”, - ди әни кеше. Балаларына әйберләрне кибетләрдән генә алалар. Артык кыйбат та булмасын, сыйфатлы да булсын диләр.

Алёна 10 мең сум күләмендә бирелгән социаль ярдәм турында үз фикерен белдерде. "Хәзер бәяләр артып тора, алда ни буласын уйларга да куркыныч. Кешеләрнең тормыш дәрәҗәсе артка тәгәри. Дәүләт күпмедер ярдәм итәргә тели. Шуннан кешенең күңеле бераз күтәрелеп китә китүен, әмма мондый юлның “рельслар”ы искерде инде. Кулында дилбегә тотучылар зуррак, масштаблырак карарлар кабул итсен иде. Һичьюгы, бәяләрне йөгәнләрдәй инструментлар табылсын иде, - ди әни кеше, киләчәккә өметләнеп. - Әле без Казанда башкала дәрәҗәсендәге хезмәт хакына яшибез. Авылларда аз зарплата алып, 3-4 бала үстереп эшләүчеләр бик күп бит. Аларга Алла ярдәм бирсен. Балаларга кыйбатлы кием кирәкми. Ата-ананың игътибары, яратуы кирәк. Шуны онытмасак иде", - ди ул.

Шундый зур чыгымнарны күтәрүче әти-әниләргә түземлек, ә балаларга уңышлы уку елын телисе генә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев