Зәйдән Клавдия Максимова Кабан Бастыркка кайтып, йөзек салу йоласын башкарган
Кабан Бастрык авыл халкы мирасыбыз – йолаларны хөрмәт итә.
Бездә ел фасылларына караган, табигать күренешләренә бәйле рәвештә үткәрелә торган йолалар бик күп һәм кызыклы. Кызганычка, ул борынгы йолалар хәзерге вакытта онытылып бара, аларның иң матурларын яңартып, авылларга ямь өсти торган итеп, халыкка кире кайтару кирәк.
Кыш көне Нардуган көннәрендә, өлкәннәр сөйләвенчә, төрлечә багулар, кеше танымаслык итеп киенеп, өйдән-өйгә кереп теләкләр теләп йөрү һәм башка күңел ачу уеннары уздырылган. Зәй районы Кабан Бастрык авылында бүген дә әлеге матур гадәтне югатмаска тырышалар.
“Мин авылга кайтып, авылдашларны кунакка чакырып, “йөзек салу” йоласы белән оныкларымны таныштырдым. Клавдия тути йөзек салу йоласын оныкларына аңлата дигәнне ишетеп авыл яшьләре дә җыелды. Өлкәннәр дә килде, алар йоласына туры китереп, бәкедән су алып кайттылар. Бик күңелле узды. Йөзек салганда яшьләр кызыксынып күзәтте. Аннары үзләре шәм яндырып, итек ыргытып юраулар юрадылар. Авылдашларым Татьяна түти Швецова, Анастасия Кукина, Анна Батаева, Валентина һәм Владимир Кукиннар белән берлектә бу йолаларның асылын яшьларгә җиткерергә тырыштык. Бу уеныбыз мәдәни чара булып кына калмады, ә чынбарлыкта үтте. Шуңа күрә, ул яшьларнең күңеленә ныграк сеңеп калгандыр дип беләм. Чөнки алар берсе дә читтә калмыйчан, шушы чара агымына кереп киттеләр. Өлкәннәрнең чишмәгә суга төшүен, өйгә кайтып керүләрен, кайткач хуҗа хатынга нинди сүзләр әйтүләрен, ничек йөзек сала башлауларын бик кызыксынып карап тордылар. Суга өч кеше төште. Арада гаиләнең өлкән баласы булырга тиеш. Чиләккә ак тастымал ябылды. Бу тискәре энергия кермәсен өчен эшләнелә. Төшкәнче һәм кайтып җиткәнче сөйләшергә ярамый. Серле тынлык үзе бер ямь бирә. Чиләккә тыныч кына сүзсез иман укып йөзек һам көмеш тәңкә салдык. Эчтән Ходайга инәлгәннән соң, елга иминлек, җир-суларга, тәнгә сихәт теләдек. Кайтып кергач бергә: “Суга бардым балдак белән, судан кайттым дәүләт белән”, дидек. Йөзек өч тапкыр салынды. Бер кат салып чыгабыз бар йөзекне дә. Болгатучы кеше бармакка бер йөзекне элүгә, "йөзеге миндә, ә җыры кемдә?” дип, сорауга, җыр җырланды. Кем йөзегенә нинди җыр чыкканны берәү язып барды. Ел әйләнәсе сынала инде, җыр туры киләме, юкмы икәнлеге.
Минем уйлавымча, әлеге йолалар онытылмасын өчен, оныкларыбызны һәрбер чарага тартырга кирәк. Шулай булганда, йолалар онытылмас һәм оныкларыбызга барып җитәр дип ышаныбыз”, – дип язды Клавдия Максимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев