Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зәйдә яшәүче карендәшләребез хәрбиләргә ярдәм итү өчен берләшкән

Зәй хатын-кызлары хәрбиләргә тиз пешә торган ашлар, боткалар, оекбашлар, маскировка челтәрләре әзерләп озаталар.

Ир-егетләребез махсус хәрби операция зонасында Ватаныбыз иминлеге сагында торганда, хатын-кызларыбыз аларның тормышларын уңайлырак һәм куркынычсызрак итәр өчен мөмкин булганның барысын да эшлиләр: саклагыч маскировка челтәрләре үрәләр, тиз пешә торган коры ризыклар әзерлиләр, окоп шәмнәре ясыйлар, оекбаш-бияләйләр бәйлиләр.

Надежда Хәбибуллина Телеграм-каналда «Умелые ручки. ZOV сердца» төркеме булдырган. Төркемдәге хатын-кызлар иртәдән алып төнгә кадәр хәрбиләребезнең тамагы тук булсын өчен тырыша. Кызлар тиз әзерләнүче өй ризыклары: төрле ашлар, боткалар, салатлар әзерлиләр. 

Барлык кирәкле продукция, яшелчәләрне шәһәр-район халкы бирә. Волонтерлар продукцияне чистарта, турый, киптерәләр, ә боларның барысын җыеп, технология буенча болгаталар һәм вакуумлы пакетларга салалар. Шуңа күрә ризык үз тәмен саклый һәм озак саклана.

«Яшелчәләрне безгә Аксар, Гүлкин, Төги җирлеге, Югары Мәлем, Югары Шепкә, Якты Күл, Поручик, Бөгелде, Ал. Бистәсе, шәһәр халкы актив рәвештә китерә. Әмма безгә эшче куллар җитми. Безгә кушылыгыз, без бергә тагын да күбрәк эш башкарыр идек», — диде Надежда Хәбибуллина.

Ә оекбашлар бәйләүне Наталья Зиннурова оештырган. Наталья узган көз мобилизация игълан ителеп, егетләребез махсус хәрби операция зонасына китә башлагач, хәрбиләргә җылы оекбашлар бәйли башлаган, һәм аның бу игелекле гамәленә бик күпләр кушылган.

Оекбашлар бәйләүнең үз кагыйдәләре дә бар икән. Наталья җепләрне бәйләүчеләргә таратканда болар турында аңлатып, эш барышын күрсәтеп тә бирә.

«Җәй көне дә оекбаш бәйләүне туктамадык. Җәйге айларда барысы 100ләп оекбаш бәйләдек. Бу эшкә яңа кушылучылар да бар. Җепләрне без халыктан җыелган акчага алабыз. Оекбашларга заявкалар күп. Без барыбыз да хәрбиләребезнең аяклары туңмавын, туган якларга исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез», — дип сөйләде Наталья.

Оекбаш бәйләүгә эштән кайткач утыра. «Бер бүлмәм җепләр, оекбашлар белән тулды инде», — ди ул, шаяртып. Ә мобилизация игълан ителгәннән май аена кадәр алар 761 пар оекбаш, җылы свитерлар бәйләп, махсус хәрби операция зонасына җибәргәннәр. Солдатларыбыз туган як җылысын тойсын өчен оекбашлар эченә тәм-томнар, хатлар да язып тыгалар.

Волонтер Елена Хисаметдинова маскировка челтәрләре үрү эшен башлап җибәргән һәм ул район-шәһәрдә күп кенә хатын-кызларны берләштергән. Аларның челтәр үрү өчен үз цехлары бар. Күпләр бер көн дә калмый бирегә челтәр үрергә йөри. Кемдер иртәнге якта, кемдер төштән соң, кичен килә. Кыскасы, иртәдән алып караңгыга кадәр цех буш тормый. Алар шаяртып бер-берсен «үрмәкүчләр» дип атыйлар. 

«Әлеге игелекле йөрәкле хатын-кызларны махсус хәрби операциядәге ир-егетләребезгә ярдәм итү теләге берләштерә. Аларның да бакчалары, гаиләләре бар. Бакчадан — цехка, цехтан бакчага йөгереп барысына да җитешәләр» , — ди Елена Викторовна.

Алар хәрбиләргә ярдәмгә үз өлешләрен кертүенә шатлана.

«Безнең Лена бик тыйнак, үзен күрсәтергә яратмый. Ләкин шул ук вакытта ул бик зур күләмле эш оештырды: безне хәрбиләргә ярдәм итүдә уртак эшкә берләштерде. Без шуны аңлыйбыз: егетләребезнең тормышын саклап калу без — тылдагыларга да бәйле һәм бу безнең өчен стимул булып тора. Көн саен цехта иллегә якын кеше ятьмә үрә. Материаллар сатып алу, Россиянең башка төбәгендәге волонтерлар, махсус хәрби операциядәге егетләр белән элемтәләр урнаштыру буенча барлык оештыру эшләре Елена өстендә. Без аңа чиксез рәхмәтле», — ди Маргарита Казак.

Маскировка челтәрләренә заказлар да бик күп. Алар челтәрләрне күрше районнар һәм шәһәрләр аша да җибәрәләр. Шулай ук цехта разведчиклар һәм снайперлар өчен химера костюмнары да («лиший») тегәләр. Алар моны хәрбиләрдән килгән заказлар буенча эшлиләр. Бу төр костюмнарга ихтыяҗ зур икән. Мондый киемнән алар өстән күренми. Тукымаларны заказ буенча кайтарталар. Әлеге тукымалар җиңел, суга чыланмый һәм ялтырамый. 

«Бүгенге көндә Мирный, Иске Зәй бистәләрендә маскировка челтәрләре үрүчеләр безнең иң зур ярдәмчеләребез. Алар көнгә бер челтәр үреп бетерәләр, кирәк икән күбрәк тә үрә алалар. Шулай ук Югары Шепкә, Сармашбаш, Югары Мәлем авыллары халкы да тырыша. Без аларны кирәкле материал белән тәэмин итәбез», — ди Елена Хисаметдинова.

Цехта госпитальләр һәм хәрбиләр өчен эчке киемнәр дә тегәләр. Аларга шулай ук ихтыяҗ зур, чөнки анда эчке киемнәрне юып киптерер өчен шартлар юк. Ә хәрбиләрдән рәхмәт ишетү игелекле эш белән шөгыльләнүчеләрне канатландыра. Видеомөрәҗәгатьләр аша да Зәй маскировка челтәрләре үрүчеләргә рәхмәт җиткерүчеләр бар. Ялга кайтучы егетләребез волонтерлар янына күчтәнәчләр белән кереп, рәхмәт әйтәләр икән.

«Бүген барыбызны да бер теләк, бер максат берләштерә — махсус хәрби операциядәге ир-егетләребез җиңү белән тизрәк туган якларына әйләнеп кайтсын. Ә без аларга ничек ярдәм итә алабыз, шулай эшлибез, шул рәвешле үз өлешебезне кертәбез. Күмәк көч яу кайтара, дип юкка гына әйтмәгәннәр бит. Без көчләрне берләштереп кенә авырлыкларны җиңә алабыз. Бергә булганда — без көчле!», — ди Елена Хисаметдинова.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев