Ыру агачлары төзүче Роза Евдокимова: «1917 елда Мәләкәстә 83 бала дөньяга килгән, хәзер 3 балага да сөенәбез»
Роза Васильевна Тукай районының Мәләкәс авылында туып-үскән.
Өч бала әнисе Роза Евдокимова уйнап кына диярлек үзләренең Ыру агачын төзергә тотынган һәм бүгенге көндә инде бу эшне сораучылар өчен дә зур тырышлык белән дәвам итә.
"Ике як канатым, ата-анам Мәләкәс авылыннан. Без бәләкәй чакта, мама эштә вакытта, кичләрне әбидә үткәрә идек. Анда кич утырырга күрше әбиләр дә керәләр. Шуларның гыйбрәтле вакыйгалар сөйләүләрен, үткән тормышларын искә алуларын бик кызыксынып тыңлый идем. Араларында, мине хәреф танырга, гарәпчә укырга өйрәткән, картаеп сукырайган, Мәйсәрә апа да була иде. Яшь чагында укытучы булган ул. Мәйсәрә апа хәрефләр генә түгел, китаплар яратырга өйрәтте мине. Бик яхшы хәтеремдә уелып калган, алты яшьтә, беренче мәртәбә берүзем авыл китапханәсенә чыгып, беренче китабымны, кош тоткандай, алып кайтым. "Нечкәбил" дип атала иде ул”, – дип сөйли башлады Роза Васильевна үзе турында.
Беренче баласын тапканан сон, егерме биш яшьләр тирәсендә, үзенең Мария әби ярдәме белән нәсел агачы төзи башлый. Тик нигәдер бу эшне ахырына җиткезә алмый, ташлый.
“Әйе, икенче баладан соң тагын тотынып карадым, тагын килеп чыкмады, тукталдым. Ә менә өченсесеннән соң, чын-чынлап тотындым. Ата-анам бер авылныкы булгач, бик зур килеп чыкты ул. Кайбер тармаклары 10-11 буынга кадәр җитә. Мин әлеге хезмәтемне башлап җибәргәч кенә, авылда безгә чыбык очы булса да туган тигән кешеләрнең күплегенә шаккаттым. Ыру агачымны җентекләп тикшерә торгач, төпләп минем нәселем Мәләкәстән булса да, кайбер туганлык җепләрем башка авылларга да барып тоташканлыгын да белдем. Үзебезнең унынчы буынга кадәр булган ыру агачын төзедем. Ыру агачын төзү өчен кешеләрне, элгәреге авылларны өйрәнәсең дә, ниндидер тарихи фактларга тап буласың. Гаилә серләре ачыклана. Бу бик мавыктыргыч, кызыклы эш. Һәр яңалыкны бөртекләп җыям. Үз авылы, нәселе тарихын белергә теләүчеләр, кызыксынучылар күп, тик белмиләр. Моның өчен күп вакыт, эзләнүләр, тырышлык таләп ителә”, –ди нәсел җепләрен барлаучы Роза.
Үзенекеләрне төзегәч, аңа генә аз булып тоела, тирә-күршегә ясап бирә нәсел агачларын. Шуннан авыл турында китап язарга керешә. Хезмәте белән таныштыруны дәва итеп болай диде:
“Тамчылап-тамчылап җыйдым авыл тарихын. Архивлардагы материаллар белән, авыл халкы, мама ярдәме белән эшләнде бу эш. Мамам бик зур ярдәмче, чөнки күп кенә картлар юк инде, ә ул аларны белә. Уфа архивына мөрәҗәгать итәм. Чөнки элек безнең яклар Уфа губерниясенә кергән. Хәзерге вакытта аларның күбесе Казан архивына күчерелгән. Шулай да, минем өчен Уфа архивларыннан эзләү җиңелрәк. Ахивариуслар белән эшлим. Нинди генә мәгълумат булса да, үземә алам. Һәм шушы документларны эшемдә файдаланам. Фотосурәтләр җибәрүче, үз гаиләләренең тарихлары белән уртаклашучы авылдашларыма бик зур рәхмәтлемен. Үзем генә ерып чыга торган эш түгел. Авыл тарихында һәр гаилә уз урынын алып тора.
1917 елга кадәр, безнең Мәләкәс авылы бик зур булган. Ул вакытларда авылда 2000 меңләп кеше булган. Революциядән соң, репрессия, ачлык, сугыш авырлыклары үткән, шушы арада халык та нык кимегән, 600 тирәсе кеше калган. 1917 елда 83 бала туган. Ә хәзер бер елда авылда 3 бала туса, бу инде зур сан кебек кабул ителә”.
Элгәредән калган бар бит: “Һәр кеше үзенең җиде буынга кадәр нәсел җебен, әби-бабаларын белергә тиеш” дигән сүзләр. Роза Васильевна бик зур эш бөлән шөгыльләнә. Аның сәхифәсендә көн дә берничә язма чыгып тора: һәрберсенә фото, рәсем асты әзерли, фотолардагы кешеләрнең исем-фамилия, хәтта туган елларына кадәр белә. Аны бу изге эше өчен якыннары, авылдашлары һәрдаим бәхилләп, рәхмәт әйтеп тора һәм хөрмәт итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев