Җырлы-моңлы Владимир - үзәндәге матур гөл сыман
Мамадыш районының Берсут елгасы кушылдыгы янында, табигать кочагында урнашкан Владимир авылы танылган артистлар, язучылар, эшмәкәрләре белән дан тота.
Владимир — кечкенә авыл, анда 63 хуҗалык, 130 кеше яши. Тугызеллык мәктәбе, клубы, ФАП, бер кибете һәм төзелеп килүче зур часовнясы бар.
Бирегә килүчеләрне авыл башында Россиянең — атказанган, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушевның Владимирга багышлап язылган шигыре урын алган күрсәтмә такта каршылый. Аны авылдашлары Григорий Саркеев белән Дмитрий Малов ясаткан.
Аны авылның активы, Үсәли мәктәбенең автобус йөртүчесе Николай Петров, батюшканы алып килеп, иман укытып куйдырткан. Безне шунда клуб җитәкчесе Галина Михайлова белән Николай Петров каршы алдылар.
2021 елның январенда авылда часовняга нигез салынган.
— Бу часовняның төзелүе — барыбыз өчен дә зур вакыйга. Изге эшне оештырып йөрүче авылдашыбыз эшмәкәр Александр Аксаковка Ходай ярдәм итсен. Әлбәттә, аны төзүдә авылдашларыбыз Александр Сапурин, Алексей Романов, Валерий Романов, Степан Тупаев, Николай Петров, Григорий Бахров һәм тагын күпләр үзләреннән зур өлеш кертәләр, — дип сөйләде Галина Михайлова.
Эшмәкәр авылдашлары Александр Аксаков ярдәме белән, авылдан 400 метр ераклыктагы зиратка кадәр юл салынган. Зиратта — тәртип. «Соңгы елларда аңа да игътибар бик артты», — ди владимирлылар.
«Авылны чыккан җирдә, тау башында чишмә бар. Шуннан авылга су тоташтырылды, анысы да актив авылдашларыбыз, авыл җирлеге җитәкчелеге Альмир Зыятдинов һәм эшмәкәрләрнең тырышлыгы белән эшләнде. Хәзер авылда чишмә суы эчәбез. Бернинди насоссыз ага ул су. Җәйге челлә эсселәрдә дә суы кимеми. Александр Петрович суүткәргечләр ярдәмендә ул чишмәне авылга сузганчы, башта суын анализга алып барып тикшертте. Андагылар «бу суны эчкән кешегә, бернинди минераль матдә дә кирәкми» дип әйткәннәр», — дип дәвам итте сүзен Галина Григорьевна.
Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәм тыныч тормышта арадан киткән ветераннар истәлегенә куелган мемориал комплексны да күрдек. Ул Түбән Камада яшәүче эшмәкәр Динар Пасыев ярдәме белән җиткерелгән. Әлеге һәйкәл урынында Динарның әнисе Хатирә апа эшләгән фельдшер-акушерлык пункты булган. Аның янәшәсендә генә яңа модульле ФАП ачылган. Авыл «әфган» сугышында да бер улын — Иван Даниловны югалткан. Һәйкәлдә аның һәм махсус хәрби операциядә катнашып, батырларча һәлак булган Валерий Тупаевның да исемнәре мәңгеләштерелгән. Биредә барлык бәйрәмнәрдә дә геройларны искә алып митинглар үткәрәләр.
Чир килми тормый
ФАПта эшләүче медсестра Гөлнара Зыятдинова күрше Югары Кыерлыдан килеп йөри, ә медсестра ярдәмчесе — шушы Владимирдан Мария Тупаева.
— 2000 елдан бирле шунда эшлим. Авыл халкы бик әйбәт. Чакыручы булганда өйләренә дә барабыз, күбесенчә, авылда олылар яши. Алар безне зур врачлардай күрәләр, барлык зарларын яшермичә сөйлиләр«, — диде Гөлнара Хатиповна.
Пунктка күренергә килгән Авдотья Яруллина:
«Владимирда тудым, шунда гомер иттем, олыгайдым. Пунктка, бик еш булмаса да, килергә туры килә шул. Әле ярый, врачларыбыз бар. Алар ярдәм итәләр. Авыл җирлеге җитәкчеләренең дә ярдәмен тоеп яшибез. Хәзер, хәтта, суын да чишмәдән генә эчәбез. Элек борчак ашы пешерергә тотынсаң, пешми аптырата иде, ә хәзер тиз арада тетелеп китә. Менә чишмә суының хикмәте! Бабаем белән икәү генә яшибез. Балалар кайтып йөри. Казлар асрыйбыз, өмәгә чакырсак, авылдашлар да булышырга килә», — дип сөенеп сөйләде.
Юлыбызда очраган 5 бала әнисе Валентина Нислинаның гриппка каршы прививка ясатып йөрүе иде, аның белән бер-ике сүз алыштык.
«Владимир — туган авылым. Ирем 62 яшендә үлеп китте. Балалар — өч малай, ике кыз. Барысы да авылда эшләп, колхоз таралгач чыгып киттеләр, еш кайталар. Маллар асрамыйм, олыгаеп барам, чир дә килми тормый, әле былтыр елан чакты. Аллага шөкер, яшибез. Авылда яшәве рәхәт, тик яшьләргә эш кенә юк. Үсәли почтасыннан газета-журналларны, пенсияне дә вакытында китерәләр», — диде ул.
Укучылар саны кими
Владимир мәктәбе 1985 елда ачылган. Анда безне 23 елдан артык мәктәп директоры булып эшләүче Елена Бачкова каршы алды.
— Мәктәбебездә барлыгы 6 укучы. 3нче, 5нче классларда — берәр, 8нчедә — 3, 9нчы класста — 1 укучы. Үсәли урта мәктәбенә укырга 1 бала йөри, аны көн дә автобус йөртә. Киләсе елларда да беренчегә керүче юк. Авылларның киләчәге шундый күңелсезрәк хәлдә. 2004 елдан күрше авыл мәктәпләре дә ябылгач, безнеке дә бетәр дип уйлый-уйлый, бүгенге көнгә җиттек. Горурланып әйтә алам, укучыларыбызның уку күрсәткечләре зарланырлык түгел, спорт буенча да алда, 2018 елга кадәр фольклор ансамбле дә бар иде. Районда гына түгел, республика күләмендә яулаган уңышларыбыз шактый. Һәрвакыт районның элекке башлыгы Анатолий Иванов ярдәмен тоеп эшләдек. Әлегә авылларны яшәтү максатыннан, мәктәптә 1 бала гына калганчы эшләү мөмкинлеге бирелде.
Без коллективта — 8 укытучы, 2се башка авылдан йөреп эшлиләр. Математика укытучыбыз бик ерак авылдан килә, эш вакыты тәмамлангач, аны өенә озатырга укучыларның әти-әниләре дә, үзебезнең коллектив та ярдәм итәргә тырышабыз. Кайбер вакыт үзем үк әти-әниләргә: «Балаларыгызны укытырга Үсәлигә төшермисезме? Анда матетматика укытучысы да бар, мәктәпләре дә җылы, матур», дип киңәш бирәм. Әмма алар ризалашмый, чөнки һәр бала белән аерым эшләүнең уңай ягын аңлыйлар. «Монда гына укысыннар әле» дип җавап бирәләр. Йөреп уку ул икенче төрле бит, анысын да уйлыйлардыр. Укучыларыбызны район үзәгенә бассейнга алып барабыз, олимпиадаларга йөртәбез. Укчылар аз булуның уңай яклары булган кебек, тискәре яклары да юк түгел. Балалар кыюсызрак, оялчанрак. Шулай да, үзебезнең балаларны төшеп калганнардан дип әйтмәс идем. Балалар татар телендә дә, рус телендә дә әйбәт сөйләшәләр. Дәресләрдә терминнарны рус телендә дә аңлатырга тырышабыз, чөнки балаларның БДИ бирәсе була, анда барысы да русча. Алты укучы булса да, 60 булса да, укытучының эше шул ук, кәгазь, документ эше дә күп, — дип мәктәп тормышы белән таныштырды директор.
Әлеге мәктәпне төзеткән, укытучы булып озак еллар эшләгән Сергей Тупаев та укучылар, укытучылар белән аралашып, күрешеп яши.
Техничка булып эшләүче Галина Кушаева — мәктәпнең чисталыгы өчен җаваплы.
— Мәктәп күршедә генә, йөгереп кенә керәм, бетермәсеннәр генә дип яшим. Шәһәрдә яши дә алмас идем, авылны яратам. Мал-туарны күп асрыйбыз, җиребез дә бар. Программа буенча 600 мең сум акча алдык, лапас төзибез. Кош-корт та күп тотабыз. Сөт бәясе генә төшмәсен. Икмәкне үзебез үстерәбез, ирем Александр бик тырыш, балалар да булышалар. Өч улыбыз бар, икесе өйләнмәгән, берсе тормышлы«, — дип сөйләде.
Владимир чишмәләре
Авылның матур купельле чишмә суын карарга юл тоттык. Авыл өчен җан аткан, тырыш Николай Петровның хатыны Ольга да — Владимирдан.
— Качману өчен купель төзү әтиемнең хыялы иде, шуны тормышка ашырдым. Аллага шөкер, ул бу хыялының чынга ашуын күреп китте. 10 ел инде биредә Качмануны бәйрәм итәбез. Ярты километр ераклыктагы тау астында «Салкын кое» бар. Шуннан монда су китерелде. Ул чишмә булып улактан агып тора. Халык күрше авыллардан да килә«, — диде Николай Васильевич.
Янында ук мунчасы да бар әле. Коенып чыккан кеше, мунчага кереп чабынып та чыга ала. Аның бурасын авылдашлары Сергей Сапурин биргән, ә мунча халык ярдәме белән салынган. Авылда чишмәләр бик күп: Сон чишмәсе, Наум чишмәсе, Ибашай коесы, Салкын кое, Изгеләр чишмәсе. «Салкын кое» — арада тешләрне камаштырырлык иң салкыны икән.
Тырыш кешеләре
Күп мал асраучы Бачковларга тукталдык. Елена Петровна безгә абзардагы бозауларын, сыерларын, читтәрәк ятучы дуңгызны да күрсәтте.
— Үзем Балык Бистәсе районының Алан-Полян авылыннан. Ә ирем Владимир Дмитриевич — Владимир егете. 29 ел бергә яшибез. Мал асрыйбыз, авылда калуыбызга үкенмибез. Баштарак эш булмау сәбәпле, чарасызлыктан кереп киткән идек бу хезмәткә, хәзер терлексез үзебезне күз алдына да китерә алмыйбыз. 11 савым сыерыбыз, 1 тана, 8 үгез бар, яңа туган бозаулар да шактый. Сөтне, литрын 33 сумнан, «Елмай» заводыннан килеп җыялар. Сораучыларга эремчек, корт, каймак ясап бирәбез. Малларга азыкны пай җиребездә җитештерәбез. Ирем бар эшне дә үзе эшли, техниканың бар төрен дә булдырды, печәнне пресслый. Безнең якта җир уңдырышлы дип булмый, уңыш һава торышына да бәйле. Май аенда ук килосын 7 сумнан 40 тонна икмәк сатып алдык. Ул бер елга җитә. Күп итеп чөгендер үстерәбез. 100 төп кәбестә, 40лап төп кыяр, 150 төп помидор утырттык. Моннан тыш, кунакка йөрешергә дә вакыт табабыз. Без ишле нәсел. Төп нигездә яшәгәч, үзебезгә килүче дә күп, чакыручылар да шактый. Берсен дә калдырмыйбыз. Өч балабыз, бер оныгыбыз бар. Балалар шәһәрдә яши, эштән курыкмыйлар, булышалар. Авылга кайтабыз димиләр, ә шәһәр кырыенда урын алып үз йортларын булдырырга хыялланалар, — дип сөйләде Елена.
Авылның тагын бер уңган гаиләсе — Романовлар. 86 яшьлек Люция түти үзенең черек бәрәңге, үлән ашап үскән балачакларын искә алып үтте. Хәзерге тормыш шартларына сөенеп яшәргә кирәклеген аңлатты. Улы, килене белән бергә 38 ел яши.
«Килен каенана түгел, ә кыз белән әни без. Бик матур яшибез», — диде ул. Люция түти кул эшенә оста. «Яшьтән тегәргә өйрәнергә теләдем, нигәдер өйрәнә алмадым. Ә менә чигүне, бәйләүне нык яраттым, шәлләр дә бәйләдем, носки-бияләйләр дә. Вакытында аларны ерак шәһәрдәге дус-ишләргә җибәрә, әзрәк кереме дә була иде», — дип сөйләде ул.
Килен каенанага охшаш була, диләр.
«Әни белән бергә яшәгән гомер сизелмәде дә. Иртән эшкә чыгып киттек, кайтуыбызга әни кайнар аш белән каршы алды. Балалар үстерешергә дә булышты. Аерым яшәүне күз алдына да китерә алмыйм. Ирем Валерий — машина йөртүче, гел юлда булды», — диде Нина Ильинична.
Ул да алмаз чигүе белән картиналар ясый. Гомумән, Романовлар гаиләсендә кул эшенә зур игътибар бирелә. Кызлары Лилия, Елена, уллары Альбертның хатыны Диляна — оста чигүчеләр.
Авылның иң өлкән кешесе, 98 яшен тутырган Анна Константинова янына керми, хәлен белешми китү дөрес булмас иде. Аны да күреп чыктык.
«Бер көе яшим шунда. Үзем генә түгел, көн дә хәл белешеп торучы кешем — социаль хезмәткәр бар. Көн дә килә, ярдәм итә. Бу көннәрдә картаеп киттем әле, газеталарны бик яратып укый идем, аларны да җыеп кына куйдым. Авыл элек гөрләп тора, кеше күп иде. Гомеремнең күп өлешен колхозда фермада эшләдем, авырлыгын да күрдек дөньяның, күңелле вакытлары да булды», — дип уфтанып куйды әбекәй.
Үрнәк гаиләләр
Владимирның тагын бер үрнәк гаиләсе — Чулаковлар. Яшьлек елларында «түгәрәк уен»да чибәр, җыр-моңга гашыйк Роза исемле кыз, авылның оста гармунчы егете Григорий белән таныша.
«63 ел бергә яшибез. Яшьләргә киңәшебез шул: хәзерге матур замананы әрәм итмичә, матур яшәсеннәр. Ачлы-туклы заманда, нужа тормышларда өйләнешсәк тә, бирешмәдек. Әз генә ачуланышмыйча булмыйдыр, ә аерылышу дигәне башыбызга да килмәде. 28 ел әниебез белән яшәдек. Мал да асрадык, урман эшендә дә катнаштык. Ашаган ризыгыбыз да санаулы, кипкән ипидән артмаган чаклар шактый булды. Бер-беребезне аңлап, хөрмәт итеп, олыларга юл биреп яшәдек», — дип сөйләделәр һәм җырлап та күрсәттеләр алар.
Чулаковлар гомер буе игелек кылып яшәгәннәр. Элек авылның бер очында салам түбәле йортта ялгыз Марфа әби яшәгән. Караучысы да, булышучысы да булмаган. Коеп яңгыр яуган бер көнне, шул әбине кызганып, үзләренә кертеп, гомер азагына кадәр тәрбияләп яшәгәннәр. Соңгы юлга да үзләреннән озатканнар.
«Бер тапкыр кунаклар килгәч, бар игътибарым шуларда булып, Марфа түтине ашарга чакырырга онытканмын. Шул хәл һаман искә төшеп, йөрәгем сызып куя», — дип искә алды Роза Романовна.
Авылның бер урамында буш, бер якка янтая төшкән йортлар күзгә чалынды. «Тыкрыктан-тыкрыкка 9 йорт инде 15 еллап буш тора», — диде Николай Петров. Аларга карап күңел боекса да, каршы якта төзелеп килә торган матур йортларны күреп куандык. Читкә китеп, шәһәрдә эшләп, лаеклы ялга чыккач, яңадан туган авылга кайтып төпләнүчеләр дә бар икән. Авылда бары ике урам гына булса да, аларның озынлыгы 3 километр тирәседер.
Керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле оркестры артисты, шагыйрә Елена Григорьева-Данилованың да туган нигезендә булдык.
Анда аның бертуган энесе Демьян Данилов үз гаиләсе белән яши. Безгә Демьян мәзәкләр язучы буларак та билгеле. Аның мәзәкләре, барысы да чынбарлыктан, авылдашлары белән булган хәлләрдән алып язылган. Ул авылның тырыш умартачасы да.
— Колхоз чүннигендә эшләдем, үзебез дә 100дән артык умарта тоттык. Ике умарталыкны да карап, бар эшен бергә алып бардык. Умартачы кызы буларак, хатыным Любовь Алексеевна өчен дә бу эш таныш, өч балабыз да өйрәнеп үстеләр. Умарталарны, күршеләргә зыяны булмасын дип, урманга күчердек. Умарталар санына карап кына, бал күп булмый, ә әйбәтләп карасаң, әзеннән дә уңыш күп була. Соңгы елларда бал саткан акчага гына торрмыш алып бару авыргарак туры килә. Балның бәясе әллә ни үзгәрмәде. Балалар үстерәсе, укытасы бар. Шуңа, күпләп мал асрарга керештек. Үзебезнең пай җирләрен эшкәртәбез, икмәк үстерәбез. Күп өлеше үз малларыбызга азыкка китә. Авыл хуҗалыгы өчен кирәк техника-агрегатларның барысы да бар. Мал асрауның файдасы юк дисәң, дөрес үк булып бетмәс. Шулай да, өйдә үз кулың белән җитештергән ризыкның сыйфаты да әйбәт, бераз булса да кереме бар, — дип сөйләде.
Даниловлар гаиләсе турында авылдашларыннан да матур сүзләр ишеттек. «Үзләре тәртипле, балалары тәрбияле, эшчәннәр, яхшы билгеләргә генә укыйлар. Барысы да спорт белән шөгыльләнәләр, авылда тауга каршы йөгерүче бер Даниловлар гына», — диделәр мактап.
«Талир тәңкәле» авыл
Владимирда байтак еллардан бирле елганың аргы ягында Сабантуй үткәрелеп килә. Быел анда Александр Аксаков ярдәме белән яңа күпер ясалган. Бәйрәмгә тирә-күрше авыллардан төрле милләт кешеләре җыела. Авыл көнен билгеләп үтүне дә гадәткә керткәннәр. Ике ел рәттән, күңелле итеп уздырганнар аны.
1890 елда авылда чиркәү төзелә. Революциядән сон — ятим балалар йорты, ә аннан клуб итеп үзгәртелә. 2017 елны Галина Михайлова клуб җитәкчесе булып эшли башлагач оештырылган «Талир тәңкә» фольклор ансамбле керәшеннәрнең җыруларын һәм биюләрен өйрәнү белән шөгыльләнә. Галина Григорьевна бик тырыш, ире Валерий Валентинович та гел янәшәсендә, ярдәм итеп яши. Алар ике ул һәм бер кыз үстергәннәр. Кызларының 4 баласын — оныкларын сөяләр. Төп йортта яшәгәнгә, аларның ишеге ябылып торганы юк. Туганнар күп, гел аралашып, матур гомер итәләр. Аш-суга, җыр-моңга осталыкларын, җитеш тормышларын да күрдек. Алар, ансамбль солистлары һәм Валерий Михайловның Казанда яшәүче кечкенә тутасы Клара Шадрина, безгә керәшен йортындагы бәйрәм күренешен күрсәттеләр.
Монда мул табын артында утырдык һәм кара-каршы такмаклар, элгәреге җыруларны тыңладык. Ансамбль турында җитәкчеләре болай сөйләде:
«Репертуарыбызга җырулар эзләүне барыбыз бергә алып барабыз. Георгий Ибушев репертуарыннан алынган җырларыбыз да бар. Ул безгә үзенең дөрес киңәшләрен бирә, аңа да рәхмәтебез чиксез. Коллективтагылар бик тырыш, талантлы керәшен кызлары. Авылдашыбыз Динар Пасыев инициативасы белән тектерелгән сәхнә киемнәре безне тагын да илһамландыра».
Клубтагы фольклор коллективы почмагын төрле дипломнар, грамоталар, кубоклар бизи. «Талир тәңкә» ансамбле солистлары — шушы авылда туып-үскән кызлар.
Нина Воеводина: «Яшь вакытта читкә чыгып киткән идем, яңадан туган авылыма кайтып, балалар үстереп, хезмәт итеп, җырлап-гөрләп 48 ел шунда яшим. Хәзер миңа 70 яшь. 1 класста укыганда, ояла-ояла, «Бәрәңге»не җырларга сәхнәгә чыгуым әле бүгенгедәй исемдә. Күпмедер вакыт клубта да эшләргә туры килде, мәктәптә 27 ел повар булдым. Ансамбльнең беренче көненнән йөрим. Кызларымны яратам, алардан аерыласым килми«, — диде. Нина Саркеева да Казанда бераз эшләгәч, үз авылы егетенә кияүгә чыккан да, Түбән Камага күчкән. Лаеклы ялга чыккач, авылга кайтып йорт җиткезгәннәр. Казандагы мех фабрикасында эшләгәндә ул «Мехчылар» сараена, Нәҗип Бәдертдинов җитәкчелегендәге хорга йөргән.
Любовь Степанова: «Беркайчан да авылдан беркая да чыгып киткәнем юк. Җыр-моңга гашыйк, концертлар, бәйрәмнәр алып барам. Ансамблебез уңышларына сөенеп, бик теләп йөрим», — дип сүзгә кушылды. Эльмира Данилова — арада иң яше. Чаллыга китеп берара эшләп, шушы авыл егетенә кияүгә чыгып, авылга кайткан. Ул — социаль хезмәткәр, өлкәннәрне карый. Бердәнбер егетләре Василий Нислин — гармунчы. «Ул Владимирның үзендә яшәмәсә дә, җәй айларын шушында уздыра, бәйрәм-чаралар булганда шәһәрдән дә бик тиз кайтып җитә», диделәр аның турында.
Урам буйлап атлый торгач, Георгий Ибушевның туган йортын да күреп киттек. Авылның талантлы кешесе, шагыйрә Елизавета Маловаларда да булдык. Шунда килеп, аны күрми китеп булмый бит. Күп еллар Түбән Камада яшәсә дә, яздан кышка кадәр Владимир авылындагы туган йортында яшәүче Елизавета Малова безне көткән кунакларыдай ачык йөз белән каршы алды. Ул үз туганнары һәм алар хөрмәтенә ясалган нәсел гербын күрсәтте. Ыру агачын ясау уйлары барлыгын да әйтте. Үзенең шигырьләрен дә укыды.
Тыныч кына яшәп ятучы владимирлылар тормыш-көнкүрешләреннән канәгать. Җирлекнең матурлыгын саклауга һәрбер кешесе җаваплы карый. Авыл гына яшәсен! Халык киләчәктә дә бүгенгедәй тату, бердәм булсын иде!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев