Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җырчы Җәкәү җортында Алабуга керәшеннәре айлыгы башланды

Алабуга керәшеннәре – күп кенә үзенчәлекләрен саклап кала алган этнографик төркем.

Архив мәгълүматлары буенча, керәшеннәр Алабуга районында компакт рәвештә Вятка елгасының түбән өлешендә төпләнеп яшәгәннәр. Алар турында беренчеләрдән булып, сәүдәгәр, туган якны өйрәнүче В.Шишкин ХХ гасыр башында язган. Алабуга керәшеннәре башка этнографик төркемнәрдән традицион кием-салым һәм үзенчәлекле сөйләш белән генә түгел, тышкы кыяфәтләре белән дә аерылып торалар. Аларның күбесе озын буйлы, очлы борынлы, саргылт чәчле һәм зәңгәр күзле. Әлегә бу төркем начар өйрәнелгән төркемнәрнең берсе булып тора. Шулай ук бу төркемнең килеп чыгышы турында да төрле версияләр яши. Алабуга керәшеннәренең чыгышы Көнбатыштан булуы турында беренче тапкыр галим Б. Ю. Юзефович мондый фараз кыла: бу этнографик төркем составында шактый гына славян компоненты яңа шәһәрлеләр, элеккеге елга пиратлары - ушкуйниклар, һәм тел буенча татарлашкан башка рус әсирләре булырга мөмкин.

Алабуга районында керәшеннәр төпләнеп яши торган 7 авыл бар: Олы Шүрнәк, Югары Шүрнәк, Олы Елга, Чиркәс (Черкасово), Атиаз, Айталан, Үмәк, Түбән Күклек.

Керәшеннәр төпләнеп яшәүче авыллар элегрәк шактый күп булган. Алар: Иске Үтәгән, Урта Үтәгән, Яңа Утәгән, Удаловка, Сентяк, Черново, Кече Елау, Кызыл Яр, Кызыл Тау, Югары Үмәк һәм Февраль. Кызганычка каршы бүгенге көндә аларның күбесе юкка чыккан авыллар исемлегендә.

2021 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча шәһәрдә һәм районда 1000 нән артык керәшен бар дип исәпләнә.

Бүгенге көндә Алабуга районында 3 керәшен фольклор ансамбле эшли:
“Ак каз”халык керәшен фольклор ансамбле ( Алабуга шәһәре мәдәният сарае)
“Сүрәкә” фольклор ансамбле (Олы Шүрнәк авылы)
“Айбагыр” фольклор ансамбле ( Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте)

Алабуга төбәге илебезегә күп кенә билгеле шәхесләр биргән төбәк.
Захаров Петр Иванович - Дан орденының тулы кавалеры, Бөек Ватан сугышы катнашучысы;
Богатырёв Анатолий Степанович – Татарстан Республикасының атказанган артисты;
Диләрә Владимировна Мироваева – Татарстан Республикасының атказанган артисты;
Селиверстов Виктор Александрович - рәссам;
Протоиерей Петр Данилов;
Куглеев Александр Александрович - профессор, медицина фәннәре докторы;
Зубков Георгий Иванович - “Алга барыек” керәшен газетасының баш мөхәрире, Политотдел начальнигы һәм 2 нче Кызыл армиянең «Кызыл салдат» газетасы мөхәррире;
Соловьев Иван Григорьевич – Хезмәт ветераны, Алабуга шәһәренең мактаулы гражданины;
Колчин Михаил Григорьевич – Бөек Ватан сугышы катнашучысы, Алабуга шәһәренең мактаулы гражданины.

Алабуга районында Татарстан Республикасы керәшен иҗтимагый оешмасының Алабуга бүлеге дә уңышлы эшчәнлек алып бара. Алабуга керәшен җәмгыяте үз эшчәнлеген 90 нчы еллар башында башлап җибәрә. Аннан Татарстан Республикасы керәшен иҗтимагый оешмасының Алабуга бүлеге 2007 елда үз эшен башлап җибәрә. Алабуга бүлегенең беренче җитәкчесе итеп Григорьева Л.М. билгеләнә. Бу вакыт эчендә керәшен халкының тарихын һәм мәдәниятен саклау буенча шактый эшләр башкарыла. 2013 елдан Алабуга керәшен җәмгыятен - Мельников Н.И. җитәкли.

Сентябрь буе әлеге районның шәхесләре, фольклор коллективлары белән танышып булачак. Җәкәү җортында аерым чаралар да планлаштырылган. Төгәл исемлекне киләсе язмаларыбыздан укып, белә алырсыз.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев