Җырчы, агроном һәм зират караучы Иван
Менделеевск районының Иске Гришкин авылындагы “Бигәш” ансамблендә 40 елдан артык җырлап йөрүче Иван Алексеев бакча тутырып яшелчә үстерә, ул утырткан чыршы, нарат каеннар тирә-юньне ямьләп утырта.
Җир яңгырга, дымга тилмергән бу җәйдә дә Иван Алексеев 300 баш кәбестә үстерә алган. Берничә сутый җирдә утыртканнар алар кәбестәне. Иван Константинович әйтүенчә, орлыкны 1 апрельдә теплицага чәчәләр. Үзләреннән артып калган кәбестә үсентеләрен кешеләргә өләшәләр, Удмуртиядәге һәм Казандагы кодаларына да, Түбән Камадагы туганнарына да биреп җибәрәләр.
“Иртә өлгерә торганнарын июнь урталарында, ай азагында ашый башлыйбыз. “Надежда”, “Слава” сортлары 90-100 көн эчендә җитешә. “Колобок”, “Сахарная голова”, “Каменная голова” кебек кышкы сортларга үсү өчен 130 көн кирәк. Үзем кәбестәне үстерергә дә, ашарга да яратам. Балаларга, ялгыз яшәүчеләргә, күп балалы кешеләргә дә өләшәм. Ходай булышырга кушкан, – дип сөйләде Иван Константинович. – Күпләрнең кәбестә үстерәселәре килми. Бик четерекле, вак эш, кәбестә күбәләге, лайлач кебек корткыч бөҗәкләр дә зыян китерә. Технологиясен белеп алгач, аларга каршы вакытында тиешле чаралар күрәм. Үзем генә түгел, хатыным Клавдия белән карыйбыз. Ансамбльгә дә бергә йөргән идек, хәзер ул өйдәрәк, ә мин ташламыйм әле. Өлкәннәрдән гармунчы Михаил белән икәү генә калдык”.
Сортны гел алмаштырып торгач, бәрәңге дә әйбәт чыккан. Әле һаман да теплицадагы кыяр, помидорларын өзеп ашыйлар. Кабак һәм кабачкидан ел саен 3 тонна уңыш алалар. Анысын малларына ашаталар – өч баш дуңгыз, үгез тоталар, 100гә якын чебиләре, 30дан артык үрдәкләре бар.
Ирле-хатынлы Алексеевлар кебек иртән сәгать 4 тулганчы чыгып караңгы төшкәнче бакчада эшләсәң, җитәрлек су сипсәң, яшелчә уңмый калмыйдыр инде ул.
Иван башта авылда агроном булып эшләгән, ә соңыннан 20 елдан артык мәктәптә биология укыткан. Мәктәп яны тәҗрибә участокларының Менделеевск районында 15 еллап призлы урыннарны алганыннан чыгып кына да биология укытучысының үз хезмәтенә мөнәсәбәте ничек булганы аңлашыла. Туган авылы табигатен саклауга да зур көч куя ул. Башкаларга бәлки гаҗәп тоеладыр, әмма кайда буш урын бар, барысына да – хәтта елга буйларына да агач үсентеләре утырту ягын карый. Чиркәү янына да чыршы, нарат, каен һәм миләшләр утырткан. Улы кедр үсентеләре алып кайткач, анысын сугышта һәлак булган авылдашлары истәлегенә салынган һәйкәл янына утыртып куйганнар.
“Әни келәүчән иде. Без 8 бала шуны күреп һәм туганлык кадерен дә белеп үстек. Түбән Камадагы Леонтий дәдәм – әти урынында. Безнең өйдә хәзер дә тәре почмагы бар. Авыл зиратын да 15 елдан артык карап торам. Анда өмәләр дә ясыйбыз. Җаваплы итеп куйгач, гел кеше көтеп тормыйм, үзем менеп җыештырам”, – дип әйтүче Иванның барысына да җитешүенә ничек гаҗәпләнмисең?!
Өч дистә елга якын балалар бакчасында тәрбияче ярдәмчесе булып эшләгән хатыны Клавдия белән гаилә коруларына тиздән 40 ел була. Алар 5 бала үстергәннәр. Уллары Игорь, Вадим һәм Николайның – үз шәхси эшләре, алар йортлар төзү белән шөгыльләнәләр. Түбән Кама шәһәрендәге кызлары Елена – бакчада тәрбияче. “Ак Барс” банкында менеджер булып эшләүче Любалары – декрет ялында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев