Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җырчы Җәкәү җортында Мамадыш керәшеннәре айлыгы башланды

Кичәдә "Җиңгәчәйләр" һәм "Талир тәңкә" ансамбле катнашты

6 сентябрь көнне Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә Мамадыш керәшеннәре айлыгын ачуга багышланган кичә булды. Быел биредә Питрәч, Чистай, Кукмара, Кайбыч районнары керәшеннәренең айлыклары уздырылган иде. Җәйге 3 ай тәнәфестән соң, эстафетаны Мамадыш керәшеннәре дәвам итте.

Мамадыш керәшен оешмасы җитәкчесе, район мәдәният бүлеге башлыгы Степан Спиридонов һәм мәдәният йортының өлкән методисты Роза Галкина алып барган кичә арабыздан киткән Гөргөри дәдәйне бер минутлык тынлык белән искә алудан башланып китте.

"Мамадышта 19 керәшен авылы бар”, – дип сөйләде Степан Спиридонов. Аның сүзләренчә, районда бик тырыш һәм тату халык яши. Бу мәдәниятә дә чагыла. Бүгенге көндә районда 12 керәшен фольклор ансамбле эшли. Кичәдә Дүсмәтнең “Җиңгәчәйләр”е һәм Владимирның “Талир тәңкә”се катнашты.

2017 елда “Җиңгәчәйләр” халык ансамбле исемен алган. Аның репертуарында Дүсмәт авылы көйләре, Мамадыш һәм башка як керәшеннәре җырулары бар. Алар кичәдә иң матур җырларын башкардылар. Дүсмәттә “аяк ышкып бию” сакланып калган. “Безнең олылар: “Бу биюне биегәндә хәтта колак та селкенмәскә тиеш”, дип әйтәләр иде”, – дип искә алды алар. “Җиңгәчәйләр” салмак кына, әкрен генә, аяк ышкып биеп тә күрсәттеләр.

2017 елда оешкан “Талир тәңкә” ансамбленең дә репертуары бик бай. Владимир авылыннан килгән ансамбль солистлары үзләренең җор телле булуларын да, матур җырлауларын да, бию осталыгын да, уен коралларында уйный белүләрен дә күрсәтеләр.

“Талир тәңкә” ансамбле тамашачыларны Казан театр училищесының дүртенче курсында белем алучы авылдашлары Денис Михайлов белән таныштырды. Ул, ансамбль белән бергә, “Чибәр кызга” керәшен халык җыруын башкарды. Ансамбль үз чыгышын, керәшен гимнына әверелгән Владимир көе – “Безнең ил”не җырлап тәмамлады.

Алып баручыларның ниндидер махсус сценарийлары да юк кебек иде. Шуңа күрә дә монда ниндидер тантаналы атмосфера, ясалмалык булмады. Ансамбльләр үз репертуарлары белән таныштырдылар, үзләре турында сөйләделәр һәм тамашачы белән аралаштылар. Мамадыш керәшеннәре һәм Җырчы Җәкәү җорты кунаклары, дөньяларын онытып, кич утырдылар.

Иң соңыннан, Мамадыш районында яшәп алган Лиза Сергеева чыгыш ясады. Ул Мамадышка багышланган шигырен сөйләде һәм үзе иҗат иткән җырларны башкарып китте.

Кичәнең олы кунаклары арасында Татарстанның халык артисты Мингол Галиев, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев та бар иде.

Мамадышлылар сентябрь аенда карендәшләр һәм керәшен мәдәнияте белән кызыксынган һәркем өчен шундый җылы кичәләр үткәрәчәк. 14 сентябрьдә мәдәни үзәккә “Покрау” һәм “Урагай” фольклор ансамбльләренең кичәсе булачак. 22 сентябрьдә “Көмеш тәңкәләр” һәм “Кәсилә” фольклор ансамбльләре кич утырачаклар. Ә инде 30 сентябрьдәге айлыкны йомгаклау концертында “Карендәшләр” һәм “Туганайлар” фольклор ансамбльләре катнашачак.

Мәдәни үзәк музеенда, айлык уңаеннан, Мамадыш керәшеннәренең тарихын, мәдәниятен чагылдырган экспонатлар, кием элементлары, бизәнү һәм көнкүреш әйберләре, тәре аллары үрнәкләре урнаштырылган. Анда республикакүләм “Питрау” керәшен мәдәнияте фестиваленең, “Кряшен чибяре” матурлык конкурсының төрле елларын чагылдырган фотоальбомнарын һәм районның танылган шәхесләренә багышланган стендларны күрергә була.

Степан Спиридонов Мингол Галиевны музей экспонатлары белән таныштыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев