Җырак әбием язмышы
Мамадыш ягындагы Түбән Әрнәш авылында 1930 елда туган Николай Тимофеев истәлекләреннән.
Без җырак әбиебезне, ягъни әнинең анасын мама (әтисен – папа) дип йөрттек. Моның сәбәбен дә аңлатып узыйм инде, менә болай ул: безнең әниебез һәм аның тутасы, дәдәләре дә әти-әниләренә мама-папа дип дәшкәннәр. Шулардан ишетеп, без дә яшьтән үк шулай әйтергә өйрәнеп үскәнбез. Ә истәлекләремдә мина аны җырак әби дип яздым.
Җырак әбиебез Василиса (керәшенчә – Бәчүкә) Федоровна Антонова 1867 елларда туган булырга тиеш. Ул, дәһшәтле сугыш чоры булган 1943 елда, 76нчы яшендә дөньядан китте. Сентябрьнең 5нче числосында булырга тиеш, хәтеремдә шулай калган.
Җырак әби кечерәк кенә гәүдәле, акысл коңгырт чәчле, төскә-биткә дә чибәр генә карчык иде. Ул бик дини кеше иде – иртән торгач һәм һәрбер ашау алдыннан, кич йокларга ятар алдыннан үзенең белгән иман-догаларын һәрвакыт җиренә җиткереп башкара, һәр атна саен Албайга чиркәүгә йөри.
Албай чиркәве 1937 елларга кадәр эшләде. Агачтан салынган бу чиркәү бик матур иде. Әйләнәсе кирпечтән эшләнгән баганалар, тимер рәшәткәләр белән әйләндереп алынган. Бик матурлап эшләнгән тимер капка. Чиркәү эче дә оста итеп ясалган, анда изгеләр төсе төшерелгән гаҗәеп күренешләр бар иде. Чиркәүнең биек манарасы очына алтынсыман ялтырап торган зур кач урнаштырылган, манараның эчке ягына эреле-ваклы уннарча җиз кыңгыраулар куелган. Чиркәү дини бәйрәмнәрдә һәм һәр атнкөн эшли. Чиркәүгә чакырып яңгыраган (чаң – ред.) аваз тирә-як авылларга кадәр ишетелеп тора. Бу чиркәүне 1937 елнымы, 1938дәме ябып, бөтен хәзинәләрен юкка чыгарып бетерделәр.
Әниләр, әбиләр сөйләве буенча, шуны беләм: чиркәүнең биек манарасын трактор белән тарттырып төшергәннәр. Аны төшергән вакытта халык җыелып, иман-догаларын укып, җылашып карап торган. Монысы – безнең хөкүмәтебезнең чиркәүне дәүләттән аеру турындагы акылсыз карары нигезендә эшләнгән.
Чиркәүләр, үз заманында, халыкны бозыклыклардан һәм әхлаксызлыктан саклап килгән, халык дингә ышанган, бер-берсенә ихтирамлы һәм ярдәмчел булган.
Җырак әби дини булу белән бергә, сөйләшергә бик ярата, тәмләп сөйли белә иде. Балачагыбызда ул безгә бик күп әкиятләр сөйләде.
Җырак әбиебезнең беренче ире Андрей исемле булган. Аның белән бергә ничә ел яшәгәннәрдер, анысын әйтә алмыйм. Аларның өч балалары булган. Беренчесе – Степан (Ычтый дәдәй), ул озак еллар Албайда яшәде. Икенчесе – Александра (Саша түти). Үзенең ире Максим Матвеевич Усачев белән алар күп еллар Секинесь (Мамадыш районы) һәм Рус Кирмәне авылларында укытучы булып эшләделәр. Җырак әбиләрнең өченче балалары Алексей исемле булган, озак еллар патша армиясендә хезмәт иткән, шуннан соңгы язмышы миңа билгеле түгел.
Әбигә 36 яшьләр тирәсендә Андрей бабай үлеп киткән. Шуннан соң, минем икенче җырак бабаем Федор Антонов җырак әбине, өч баласы белән, үзенә алган. 1905 елда кызлары Анна (җырак түти) дөньяга килгән. 1907 елда, төпчек кыз булып, безнең әни Прасковья туган.
Җырак бабаем Федор аңа кадәр өйләнгән булганмы-юкмы – ул турыда бернәрсә дә билгеле түгел. Ул күп еллар Әртек һәм Югары Сон урманнарында лесник булып эшләгән. Җырак бабамның авылда торганын һәм умарталыкта эшләгәнен, гомеренең соңгы елларын бик томанлы гына хәтерлим. Ул, чама белән, 1934-1935 елларда дөньядан киткән булырга тиеш.
Җырак әби үзенең икенче ире Федор бабайдан калып, ун елга якын яшәде. Гомеренең шул соңгы елларында ул җәй айларында бездә торды, ә кышкылыкка Рус Кирмәнендәге Саша түтиләргә китә иде. Миңа 5 яшьләр булганда, ак ат җигеп, әти һәм әни белән Саша түтиләргә кунакка баруыбыз бүгенгедәй хәтердә...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев