Язмыш сынавына бирешмичә
1998 елның җәе. Квартирларында ишек кыңгыравы шалтырый. Ачса, элекке квартирдагы күршесе – җырчы Илһам Шакиров бертуганының кызы Оркыя. Кулында – хат: «Сезнең бит кызыгыз юк иде”.
1998 елның җәе. Квартирларында ишек кыңгыравы шалтырый. Ачса, элекке квартирдагы күршесе – җырчы Илһам Шакиров бертуганының кызы Оркыя. Кулында – хат: "Сезнең бит кызыгыз юк иде”.
Бертуганы Екатеринаның да кызы Вероника исемле булгач, шул язгандыр дип уйлый Вера. Оркыяга чәй әзерләгән арада, хатка күз сала: “Привет из Казани! Дорогая мамочка...”. Аяк астында идән убылгандай булса да, кунагына сиздерми. Аның ни сөйләгәнен дә ишетми, барысын да ак томан саргандай тоела...
Вера иренең сеңлесе Мариягә хәлне сөйләп бирә. Ә ул озак уйлап тормый, барысын да хәл итә: “Бу атнада Казанга китәбез”. Республика дәваханәсенә барсалар, Верониканы инде чыгарганнар. Адресын көч-хәл белән ачыклагач, Дербышкадагы балалар йортына китәләр. Үзләренә гел уңай килеп тора. Автобус көтүчеләр арасыннан ике кыз шул балалар йортында эшлиләр икән: “Теге шуышып йөрүче кызны әйтәсезме?”. Бу сүзләрдән Вера коелып төшә. “Сез аның әнисемени? Ул сезне эзли”... Вероника дәваханәдә табиб өстәлдә онытып калдырган “авыру тарихы”ннан үз әти-әнисенең адресын тапкан була.
Ә теге чакта, бала табу йортында чал чәчле рус табибының “баланың яшәве икеле, ул монда кала” дигән катгый карары, кем белә, бәлки, Верониканың исән калуына бер сәбәп булгандыр. Чөнки гарип булып туган кызчыктагы бу тайпылыш сәбәбен ачыклау өчен, аны Казанга, институтка тикшерергә җибәргәннәр. Ике ай дәвамында тикшерү үткән бала исән кала. Әмма әниләренә беркем дә хәбәр итми...
Дербышкада өч катлы йорт каршына килеп туктыйлар. Керәләр. Почмакта – бер төркем бала-чага. Кайсысының кулы гарип, кайсысының – аягы. Үзләре чыр-чу килә. Тезләрендә торучы кызга эндәшәләр. Йөрәге чәнчеп алган Вера кызы янына барып иелә, кочагына ала.
“Аны безгә дүрт яшендә китерделәр. Шундый акыллы, төпле кыз, – ди шунда эшләүче Мәгъмүрә дигән хатын һәм, сынап карап тора да, әйтә. – Хатны укырга да ертып ташларга кирәк булгандыр, бәлки. Ике улыңның психикасына начар тәэсир итмәсен инде”.
Верониканың дәвалучы табибы Раиса Альфредовна бирегә баласын эзләп килгән анага, кызы белән хәбәрләшеп торыр өчен, үз телефоны номерын бирә. Берничә айдан Вера кызының тезләренә күн тезлек тегеп илтә...
1999 елның 19 январендә ире Василий һәм Сарман районындагы туган авылы Наратастында яшәүче бертуган энесе Михаил машинасында, өчәүләп, Казанга баралар. Матурлыкны тоемлый белүче Верониканың үз кулы белән төшерелгән рәсемнәрен балалар йортындагы бар стенаны тутырып элгән булалар. “Белеп килдегезме? Верониканы иртәгә Әстерханга озатабыз. Аякка бастырырга дип, табиблар аны сайладылар”, – дип каршы ала Мәгъмүрә ханым. Андагы дәваханәдә дүрт ай ятып тикшерелгәннән соң, аякларын кисәргә дигән карарга килеп, кызны кабат Казанга кайтаралар...
Ел азагында Вераның ире, эш буенча Ижауга барырга чыккан Василийның гомере юл фаҗигасендә өзелә. Яңа ел башында Вера Казанга ялгызы гына килгәндә, кызы Вероника инде барысын да ишеткән була. Җәйгә ул, бик авырлык белән булса да, күтәргесез булып тоелган протезларында йөрергә өйрәнә.
Кызны Чаллы шәһәрендәге интернатка алып кайталар, кичке мәктәпне тәмамлый. Йөри торгач, Чаллының шул чагындагы мэры Илдар Халиковка кереп, квартир юллауга ирешә. Телевизордан, зурлап, Вероникага бер бүлмәле квартир ачкычы тапшыру тантанасын күрсәтәләр. Чынлыкта, аңа ике бүлмәле квартирның бер бүлмәсен бирәләр. Әллә йөргәндә протезларыннан чыккан тавыш күршедәге хатын баласының тынычлыгын алганмы, әллә бүтән нәрсә сәбәп булганмы – ахыр чиктә, Вероника анда яши алмыйча, әниләре янына күчәргә мәҗбүр була. Бүлмәсен хосусыйлаштырып саталар да, квартир алалар. “Таттелеком”да оператор булып эшләүче Вероника 2014 елда аны сатып, Казаннан шундый ук квартир ала. Ипотекасын дүрт ел эчендә түләп бетерә һәм ремонтка акча җыя башлый. Әнисе Вера ай саен Казан юлын таптый... Вераның гомерлек йөрәк ярасы да, соңарып табылган бәхете, горурлыгы да булган кызы Верониканы уйлый-уйлый, Татый түтиләр өеннән чыктым. Төнге тынлыкка чумган Наратасты урамы ай нурына коенып, изрәп утыра. Игәнә ягыннан рәхәт җиләс салкынлык бөркелә. Җанны биләгән хисләрем җиргә генә сыя алмый, карашым күккә төбәлә. Дүрт саны да төгәл кешеләрнең бик күбесеннән аермалы буларак, яшәүгә сулышы белән ялганган нык ихтыярлы керәшен кызы Верониканың тормышны яратуын күк йөзендәге ай белән чагыштырдым. Ай да, төн караңгылыгына чумган җирдә яшәүчеләр күңелендә иртәгәсе көн киләсенә, ал таң туасына – өмет, яктылыкка, аклыкка ышаныч уята бит...
“Игәнәле Наратасты” китабыннан.
фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев