Язгы Микула – Дүсмәтнең престол бәйрәме. Халык авылдашлар очрашуына әзерләнә
22 май – язгы Микула – Мамадыш районы Дүсмәт авылының престол бәйрәме
Изге Николай Чудотворецны зурлап, бүген авылда бәйрәм келәве узды. Аны Мамадыш благочиниесының яңа Благочинные һәм Изге Ксения Римляныни храмы настоятеле протоиерей Владимир Иванов үткәрде. Авылдашлар кодрәтләр кылучы Изге Николайга шөкер итеп, киләчәккә теләкләр әйтеп, иман әйтте.
26 майда исә, Дүсмәттә “Бер күрешү – үзе бер гомер” дип исемләнгән авылдашлар очрашуы, ягъни Авыл көне узачак.
– Җырлы-биюле һәм сагынулы бәйрәмгә авылдашларның барысын да көтеп калабыз! – дип хәбәр итә мәдәният йорты җитәкчесе Мария Петрова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев