Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яшелчәне һәм тәмләткечләрне суыткычта дөрес саклагыз

Кайсын ничек сакларга?

Яшел кыяклы суган, петрушка, укроп, салат һәм башка тәмләткеч үләннәр бик тиз шиңә. Шуңа күрә аларны, чәчәк бәйләме шикелле, сулы банкага утыртып, суыткычта саклау яхшы. Шулай ук, юеш тастымалга төреп суыткычка куярга да була.

Помидорларның сабак ягын өскә каратып куегыз. Кыярны полиэтилен пакетка (берничә урыныннан тишеп) салырга ярый. Суыткычта саклый торган кыяр ак таплар яки караңгы төстәге нокталар белән капланса, димәк, аңа салкын бәргән. Кыярны суыткычның туңдырма камерасыннан ераграк булган бүлеменә кую әйбәт.

Бу яшелчә һәм үләннәр янына керән яки бер тырнак сарымсак өстәсәгез, алар тиз бозылмас.

Суган белән сарымсакны аерым сакларга икәнен исегездән чыгармагыз. Суыткычтагы суганның файдалы матдәләре ныграк саклана. Салкынча урында тотылган сарымсакны чистартуы ук җиңел. Әмма суган һәм сарымсак исе суыткычтагы башка ашамлыкларга сеңмәсен өчен, аларны кәгазьгә төреп кую дөрес булыр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев