Яңа ел кичендә
Яңа ел карлары ява Тын гына, салмак кына. Табигать нидер пышылдый, Тик булмый аңлап кына. Бу карлар, бәлки, явадыр Дөньяны пакълар өчен Үткәннең соры көннәрен Ак белән каплар өчен. Атлыйм шәһәр урамыннан, Уйларымның юк чиге. Яңа елда бәхет яусын Шушы карлар шикелле. Без муллыкка күнекмәгән, Без азга да канәгать. Бәхетле...

Яңа ел карлары ява
Тын гына, салмак кына.
Табигать нидер пышылдый,
Тик булмый аңлап кына.
Бу карлар, бәлки, явадыр
Дөньяны пакълар өчен
Үткәннең соры көннәрен
Ак белән каплар өчен.
Атлыйм шәһәр урамыннан,
Уйларымның юк чиге.
Яңа елда бәхет яусын
Шушы карлар шикелле.
Без муллыкка күнекмәгән,
Без азга да канәгать.
Бәхетле без атар таңны
Күрсәк тә сау-сәламәт.
Бар халык Яңа ел көтә,
Җемелди тәрәзәләр.
Яңа ел белән, дусларым!
Яңа ел белән, шәһәр!
Никифор Тукмачев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев