“Әй, язмыш, язмыш...”
Кәләй авылының беренче шәфкать туташы М. Г. Гудакованың кызы – КДПИда тарих-филология факультетын тәмамлаган Роза Васильевна Фәхруллина сөйләгәннәрдән
М.Гудакова 1917 елның 16 февралендә туган, аның әтисе укытучы Дмитрийның Григорий исемле улы булган. Әнисе – Гусева Александра, ул да Дмитрийда укыган, укытучы аны ошатып үз малаена килен итеп алган. Алар өйләнешкәч, Дмитрий бабай 7 ел солдатта хезмәт иткән. Карпат тауларында йөргәндә аягын өшеткән дип сөйлиләр иде. Балалары әле шуннан соң гына туган.
Мария гаиләдә икенче бала. Барысы 5 бала булган. Мария башлангыч белемне авылда алган. 5-6 классларны Бигәштә торып укыган. Ликбез вакытында әни өлкән хатын-кызларны хәреф танырга өйрәткән.
Авыл Советыннан аңа Казанга Рабфакка укырга барырга юллама бирелә, ләкин яшь кыз, бер төркем иптәшләренә ияреп, Магнитогорский төзелешенә китеп бара. Василий белән шунда табышалар, шунда гаилә коралар һәм бераздан авылга кайтып төпләнәләр. Кыска сроклы шәфкать туташлары әзерләү курсларын тәмамлап, авылда эшли. Аны бригадир итеп куйганнар. Эшкә бик уңган иде. Без үскәндә дә аңа гел ярдәм сорап киләләр иде, бигрәк тә күз белән авыручыларның килүе хәтердә калган.
Ул эшләмәгән эш калмагандыр. Көзләрен – ындыр табагында, җәй – кырда, кышларын сүс талкып, киндер сугып, ат арбаларына җәя торган торыпша сугып тегә иде. Фронт өчен пешкән бәрәңгене киптереп тапшырды. Тире дә иләде, киез итек тә басты. Бөтен күрше-күләнгә кием текте. Солдаттан кайткан егетләр әтиләренең пәлтәләрен алып киләләр иде дә, ул аларның тышлыгын икенче ягы белән әйләндереп, өр-яңа пәлтә ясап бирә иде.
Кыр эшләреннән ялга туктаган арада да, тизрәк чигүен алып, берничә юл булса да чигеп калырга ашыга иде. Шулай ашыгып яшәү үзен тиз сиздерде, 50 яше тулуга үлеп китте. Ул вакытта иң кече энебезгә 11 яшь иде. Алты бала үстек. Бүген дүртебез исән.
Әтиебез Гудаков Василий 1917 елның 14 гыйнварында туган. Шулай ук 4 класс белемне авылда алган. Колхозлашу башлангач, ата-анасының ризалыгыннан башка гаиләдән берүзе колхозга кергән, алты эштә эшләгән. Ләкин күмәк тормышның “рәхәтлеген” бик тиз сизеп алган, күрәсең, кышкы вербовка белән Архангельскийга китеп барган, аннары Магнитогорский төзелешенә алынган. Әти белән әни өйләнешеп авылга кайтканнар. Бөгелмәдә ветеринарлар курсында укыганда сугыш башланып китә. Ул шул хакта ишетүгә Кәләйгә кайта. Авылда әле моны белмиләр дә икән. Коткы таратасың дип, авыл Советына чакыртып ачуланганнар. Сугышта Ленинград блокадасында була. Сапер Василий агач башында посып утырган снайперның утына эләгә. Шунда кулы чәрдәкләнә, йөзе, муены җәрәхәтләр белән чуарлана. Бер күзе 20 процент кына күрә иде. Аңсыз килеш тылга озатканнар. Кулларын Свердловский госпиталендә кискәннәр. Бер кулны пычкы белән кискәч, төшеп бер әйләндем дә. Икенчесен кистерергә менеп яттым, дип сөйли иде. Аңа ул вакытта 26 яшь булган. 1943 елның 30 мартын яраланган көн дип, бик авыр кичерә иде.
Сугыштан соң, 13-14 яшьлек малайлар белән атлы бригада ясап, урман ташырга йөрде. Ул малайларны кисәргә, төяргә, олауны ныгытырга өйрәтә иде. Тамаклары туяр дип, бер юл колхоз өчен алып кайткач, ялгыз хатыннарга, карт-карчыкларга икенче юлга урманга китәрләр иде. Әле дә хәтердә: караңгы төшкәч, ул малайларның әниләре борчылып безнең тәрәзәгә килеп шакыйлар иде. Җәй көне комбайн, ашлык көшеле сакларга төнге каравылга энем белән икебезне дә алып бара иде.
Боларны уйлап-уйлап утырам да “Әй, язмыш, язмыш ...” дип уфтанып куям. Урыннары җәннәттә булса иде газизләремнең.
Зинаида Захарованың “Кәләй авылы асыл җир икән ...” китабыннан алынды
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев