XIX гасыр-ХХ йөз башында керәшен семьясына кагылышлы кайбер төшенчәләр
Керәшен семьясы – җәмгыятьнең борынгы йола-гадәт һәм традицияләрен хөрмәт итеп яши торган бер кисәкчәсе.
Зур семья берничә ул, аларның хатыннары һәм бала-чагаларыннан тора. Җитәкчесе һәм йортның хуҗасы – иң өлкән ир-ат.
Җиткән балалары булган йорт хуҗасы гадәттә кыр эшләре белән шөгыльләнмәгән, төп игътибарны йорт-утар хуҗалыгына биргән. Үсеп килүче балаларның киләчәген кайгырту да аның өстендә. Нәкъ менә ул, әлбәттә, хатыны белән киңәшеп, бала һәм оныкларын башлы-күзле итүдә төп фикерне әйткән.
Килен сайлау
Киленне сайлаган вакытта аның тышкы кыяфәте бөтенләй игътибарга алынмаган диярлек, еш кына егет белән кыз арасындагы мөнәсәбәт тә кире кагылган. Тормыш тәҗрибәсе күпкә баерак булган ата-ана үз баласының кем белән бәхетле буласын яхшырак белә, дип саналган.
Толлык
Тол калган хатынга алты атнадан да иртә кияүгә чыгарга ярамаган. Бу вакыт аралыгында ул ире йортында яшәргә тиеш.
Яңа ир тол хатын белән килгән балаларны уллыкка һәм кызлыкка алырга яки аларны кабул итмәскә дә хокуклы. Соңгы очракта хатын һәм аның яңа семьясы элекке ирдән балаларга мирас булып калган мал-мөлкәтне дә калдырырга тиеш. Мондый очракта балалар һәм мирас малы туганнар карамагына тапшырыла. Ә якын туган булмаганда, балалар авыл җәмәгате карамагында кала, халык сабыйларны, аларның мөлкәтен кайгырта торган кешене сайлый. Балигълык яшенә җиткәч, барлык мал-мөлкәт тә балаларга тапшырыла. Әгәр дә мөлкәт югалган яки тотылып беткән очракта, гаепле кеше җавапка тартылган.
Катнаш семья
Керәшеннәр арасында катнаш семья турында да әйтми мөмкин түгел. Гадәттә, керәшен авылына килеп урнашкан башка милләт вәкилләре үзләренең этномәдәни традицияләрен югалткан. Кире күренеш тә күзәтелгән: яңа җирләргә күченгән керәшеннәр, башка халыклар белән мәдәни багланышка кереп, җирле халык белән туганлашкан, үз гореф-гадәтләрен, телне оныткан. Мәлки керәшеннәре, чуашлар белән күрше яшәү сәбәпле, алар белән туганлашкан. Бу күренеш мәлкилеләрнең телендә, матди һәм рухи мәдәниятендә сизелерлек эз калдыра. Ә алардан туган балалар үзләрен керәшен дип санаган, татарча сөйләшкән.
Урыслар һәм керәшеннәр бергә яшәгән авылларда катнаш гаилә бик аз санда һәм гадәттән тыш очракта гына төзелгән. Дин уртак булса да, тел, гореф-гадәт, гомумән, менталитет башка булу урыс белән бер ятакка ятуны чикләгән.
Ир — баш
Хатыннарга чит ир-атлар каршына башны капламый һәм аяк киемен кими чыгу рөхсәт ителми. Табын артына гаилә башлыгы утырганнан соң гына ашарга рөхсәт. Икмәк һәм итне дә хуҗа кеше генә бүлгән. Иң зур һәм яхшы кисәкне өлкән угыллар ашаган. Кош итен бүлгәндә иң тәмле кисәк белән баш өлеш – йорт хуҗасына, ә арткы кисәк хатын-кызларга бирелгән.
Этнографлар керәшен гаиләсендә хатын-кызларның социаль һәм хуҗалык эшләрен хәл иткәндә шактый ирекле эш итүе турында яза. Аеруча йорт хуҗасы хатынының гаиләгә йогынтысы зур. Ул йорт эшләре, башка хатын-кызлар һәм балигъ булмаган балалар белән идарә итеп, ире вафатыннан соң да гаилә эшендә төп рольне саклап кала.
Аерылышу
Аерылышу процессы чиркәү кагыйдәләре буенча, җитәрлек мотив булганда гына башкарылырга тиеш. Аерылган хатын элекке гаиләсенә күченә. Ул үзе белән бары бирнә һәм башка шәхси әйберләрен генә алып китә. Сабыйлар ир кешенең гаиләсендә кала, кайбер очракта гына, аерылган иренең рөхсәте белән, хатын күкрәк баласын һәм кызларын алып китә алган. Улларны алып китә алмавы, аларга имана җире беркетелү белән аңлатыла булса кирәк. Аерылышу бик сирәк очракта гына күзәтелгән, гадәттә, гаилә эчендә булган конфликтны тышка чыгармаска тырышканнар.
Кунакчыллык
Керәшеннәрнең кунакчыллыгы турында аерым әйтергә кирәк. Гаиләнең матди хәле нинди булуга карамастан, теләсә нинди кунакны табынга чакырганнар. Йорт бусагасын атлап кергән кеше тәкъдимне кире кага алмый, югыйсә, бу нәсел-ыруны санга сукмау саналган. Табын артына утырырга теләмәсә, аны мәҗбүриләгәннәр. Керәшен һәркемгә, хәтта үзара мөнәсәбәт начар, күпмедер дәрәҗәдә дошманы булган кешегә дә кунакчыллык күрсәткән. Бәйрәмнәр вакытында, хәтта якын авыллардан да кешеләр, шул исәптән татарлар һәм урыслар да чакырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев